Россия Сүриягә карата БМОдагы кеше хокуклары буенча шура чыгарган резолюцияне хупламады

12 декабрь 2011 ел 10:41

2 декабрь кичендә Берләшкән милләтләр оешмасындагы (БМО) кеше хокуклары буенча шура, “даими рәвештә һәм җитди булган кеше хокукларын бозу”да гаепләп, Сүриягә карата резолюция чыгарды. Сүз җәзалап үтерүләр, суд карарыннан башка кешеләрне кулга алулар, җәберләүләр, көчләүләр турында бара. Бу хакта "Эхо Москвы" хәбәр итә.

Шул ук вакытта дүрт ил – Россия, Кытай, Куба һәм Эквадор резолюцияне хупламады. Россия дипломаты биргән аңлатмаларга караганда, документ "бер яклы гына килеп чыккан һәм ул сәясиләштерелгән". Моннан тыш, Мәскәүдә исә резолюция Сүриянең эчке эшләренә тыгылуга һәм аның хәзерге хакимиятен бәреп төшерүгә китерер дип шикләнәләр.

БМОдагы Сүрия вәкиле Файсаль Хаббаз Хамуи резолюцияне сәясиләштерелгән һәм ул Сүрия белән мөнәсәбәтләрне туктатуга китерә торган дип атады. Дипломат БМОга кергән илләрне резолюциягә каршы чыгырга чакырды.

Аңа хәтле Сүрия властенә карата тыюлар Гарәп илләре лигасы, АКШ, Европа берлеге (Евросоюз) һәм күрше Төркия тарафыннан кертелгән иде.

Исегезгә төшерәбез: Сүриядәге киеренкелек моннан сигез ай элек, гарәп илләрендәге  вакыйгалар ныклап куера башлагач, җитди төс алган иде. Коралланган һәм читтән идарә ителүче оппозиция, Президент Башар Асадның отставкага китүен һәм илдә реформалар үткәрүне таләп итеп, урамнарга чыкты. Хөкүмәт исә аны хәрби көч ярдәмендә бастыра башлады. Нәтиҗәдә, бу ике яктан да зур югалтуларга китерде.

Рәсемдә: БМОдагы кеше хокуклары буенча шура Сүриягә карата резолюция чыгарды. 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана