Мирхәт хәзрәт Җамалиев: “Үзебезне тәрбияләргә кирәк”

09 декабрь 2011 ел 15:47

Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев “Дин вә мәгыйшәт” газетасына биргән әңгәмәсендә мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштырды. Ул шулай ук районның дини тормышындагы вәзгыять, андагы проблемалар, хәл ителәсе мәсьәләләр турында да сөйләде.

– Республикабызның бүтән районнары белән чагыштырганда, Апас районы да мәхәлләләр саны буенча калышмый. Барлыгы 51 мәхәллә бар, мәчетләр дә күп. Шөкер, Аллаһ йортларына ярдәм итүчеләр шактый. Имамсыз торган авылларыбыз юк. Дөрес, дин әһелләренең күбесе өлкән яшьтә. Хәтта сиксән яшьлек имамнарыбыз да бар. Барлык мәхәлләләребезнең ун процентында мәдрәсә тәмамлаган хәзрәтләребез эшли: алар Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге, “Мөхәммәдия” кебек мәдрәсәләрдә белем алган. Аллаһка шөкер, бер генә имамнан да зарлана алмыйм. Һәрберсе хәлдән килгәнчә эшләргә тырыша. Хәзерге вакытта ун имамыбыз Казандагы Коръән курсларында белемнәрен тирәнәйтә. Дин әһелләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирәбез. Узган елларны бу юнәлештә әллә ни эшләп булмаган иде, Иншә Аллаһ, быелдан бу эшне тагын да киңрәк җәелдерергә тырышабыз, – дип башлады үз сүзен Мирхәт хәзрәт. – Мәчетләребезгә килгәндә, аларның барысы да диярлек газлаштырып бетерелгән. Илле бер мәчетнең кырыгы бүгенге көндә газ яга. Якын арада барлык мәчетләрдә дә газ булачак. Коммуналь түләүләрне вакытында түләп барабыз. Бу яктан әллә ни проблема юк. Тик бу түләүләрне түләү буенча кайвакыт кыенлыклар килеп чыга, Аллаһның рәхмәте белән анысын да чишәргә тырышабыз.

– Уку-укыту эшләре җайга салындымы? Бу юнәлештә нинди кыенлыклар бар?

– Бездә укыту эшләре дә бер җайга салынып бара. Апас Җәмигъ мәчете эшли башлаганнан бирле, бу эш тагын да җиңеләя төште. Хәзерге вакытта моңа мөхтәсибәттә уку-укыту бүлеге җитәкчесе Шаһит хәзрәт җавап бирә. Ул бик тә булдыклы, әдәпле кеше. (Хәзрәт үзе Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә укыган.) Ел саен бездә җитмешләп кеше белем ала, аларның күбесе хатын-кызлар. Узган елны егерме бишләп ир бала укып чыкты. Быел әлегә 10-12 генә бала йөри. Иншә Аллаһ, аларның саны артыр, дип уйлыйбыз. Барлык укытучыларыбыз да югары белемле. Авыл җирлекләрендә дә уку-укыту җайга салынган. Күбесендә – Чирмешән, Багыш, Йомралы, Каратун, Кече Күккүз, Морзалар кебек мәхәлләләрдә уку-укыту эшләре әйбәт кенә бара. Саннарга килгәндә, укучылар төрлесендә төрле: икедән алып ун-унбишкә кадәр шәкерте булган мәчетләр бар. Уку-укыту эше мөфтияттән бирелгән программа нигезендә алып барыла. Бары тик тәкъдим ителгән китапларны гына файдаланабыз. Хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп эшлибез, читкә тайпылганыбыз юк. Китаплар да, уку-укыту әсбаплары да шуның буенча көйләнгән, Аллаһка шөкер. Мөгаллимнәрне көнлек, айлык, перспектив планнар төзергә өйрәтәбез. Мәктәпләрдәге тәртипне үзебезгә дә кертергә тырышабыз. Бу эш инде бездә ике-өч елдан артык бара. Кыенлыклар булса да, тырышабыз.

– Халык белән ни рәвешле эшлисез? Имамнар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканы юкмы?

– Халык белән эшләүгә килгәндә, аеруча зур активлыкны дини бәйрәмнәрдә күрсәтергә тырышабыз. Апас муниципаль районы хакимияте дә бу мәсьәләләр буенча зур ярдәм күрсәтә. Ифтар табыннары, корбан ашлары администрация тарафыннан катгый рәвештә әмер итеп куела. Ул һәрбер оешма-хуҗалыкта да үткәрелә. Мәчетләребез дә бу юнәлештә зур эш алып бара. Гает көннәрендә кеше күп җыела, бернинди дә ыгы-зыгы булганы юк. Халык хөтбә-вәгазьләрне тыныч, әдәпле генә тыңлап утыра. Сораулар да темасына карата гына бирелә. Аллаһка шөкер, без шундый тәртип булдыра алуга ирештек. Чөнки алдагы елларда бездә фетнәләр дә чыгып алган иде.

Авылларга да йөрергә тырышабыз, елына бөтенесен дә әйләнеп чыгабыз. Мөхтәсиб буларак, мин үзем генә түгел, ярдәмчеләрем дә чыккалый, әйтик, Җәмигъ мәчеттән Рәшит хәзрәт тә йөри. (Ул шулай ук атна саен Йомралы авылында дәресләр дә бирә.) Шаһит хәзрәт һәм башка югары белемле имамнарыбыз да авылларга йөри. Дингә ихластан бирелгән Гамиров Азат абый бар, ул авылларга барып намаз, җомга укыту тәртипләрен өйрәтеп йөрде. Җәй көннәрендә ул туган авылына барып имам да булып тора. Апасның үзендә дә бер-берсенә ярдәмләшеп эшли торган хәзрәтләребез шактый. Коръән укыту, мәет күмү йолаларын башкарганда да бер-беребезгә булышабыз.

– Мөхтәсибәттә тагын нинди оештыру эшләре алып барасыз?

– Мөхтәсибәтебездә быелдан яшьләр белән эшләү бүлеге дә булдырдык. Һәрбер мәхәлләдә ревизия комиссиясе бар. Аларның әгъзалары утырыш беркетмәсе белән беркетелгән. Район халкы белән аңлашып эшлибез. Зур фетнәләр чыкканы юк. Булган проблемаларны вакытында чишәргә тырышабыз. Яшьләр килгәч, олы имамнардан үз урыннарын бушатуларын сорыйбыз. Кайбер имамнар бик китәргә ашыкмый. Без аларны белем дәрәҗәсенә карап түгел, саулык-сәламәтлекләренә карап азат итәбез. Аннан соң, мәзһәбебезгә каршы булган дин әһелләрен тәрбияләргә тырышабыз. Хәзер халык грамоталы. Радио-телевидение, массакүләм мәгълүмат чараларыннан информация ала. Ул диндәге вәзгыятьне аз гына булса да чамалый. Һәм имамның авызыннан чыккан сүзне ул башкасы белән чагыштырып карый. Шуннан соң үз фикерен әйтә. Шуңа күрә динне төптән, аны фәнни нигезләп аңлатып бирә алырлык хәзрәтләр кирәк безгә. Мәдрәсә, институт бетергән имамнар кирәк. Белемле имамнар килгәч, аларны өлкән хәзрәтләребез урынына билгелибез. Ләкин куып чыгармыйбыз, алар шунда кала, ярдәмче булалар. Аксакаллар шурасы оештырып, шуларга әгъза итеп куябыз.

– Яшьләр белән эш ничек бара?

– Яшьләр белән эшләүгә килгәндә, бу юнәлештә проблемалар бар әле. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, яшьләр белән эшләп бетермибез. Яшьләребез килә, алар белән эшләргә тырышабыз. Җәмигъ мәчеттә узучы җомга намазына баштагы чорда ун-унике генә кеше килгән булса, хәзер илледән артык кеше җыела. Дөресен әйтергә кирәк: анда яшьләр күбрәк. Район үзәгендә ике мәчет бар. Иске мәчеттә дә яшьләр күренә башлады. Аларга өндәү җитми. Киләчәктә яхшылап яшьләр белән бергә эшлисе иде. Хәзер яңа технологияләр, интернет заманасы. Сайтларга мәкаләләр, тәрҗемәләр биреп барасы, блоклар ачасы иде. Шул юнәлештә эш алып барырга ниятлибез, яшьләр кирәк. Олы яшьтәгеләр компьютер белән барысын да эшләп бетерә алмый. Яшьләрне шуңа тартабыз. Өстәвенә, соңгы вакытта мәктәпләр белән эшләүгә тагын да зур ихтыяҗ туды. Террорчылык, экстремизмга каршы профилактика эшен киң җәелдерәбез. Кайберәүләр интернетта булган кирәксез сайтларга кереп, ваһһабчылык рухындагы темаларны күреп, шуның белән адашып китә. Бездә дә булды шуның ишеләр. Алар белән без сөйләшеп, көрәшеп карадык та, Аллаһның рәхмәте белән алар китәргә мәҗбүр булды. Чөнки алар халык арасында шундый фикерне тарату гына түгел, биредәге “урын” өчен дәгъват кыла башладылар. Без аларның фикерләрен тыңлап, әлегә алар белән эшләү ярамас, дип торабыз. Андыйларга: “Бар, монда йөрмәгез”, – дип әйтмибез, чөнки алар да мөселманнар. Фикерләрен тыңлап, дөрес юлга бастырырга тырышабыз. Иншә Аллаһ, киләчәктә үзләре дә аңлап килерләр. Чөнки басым көчле. Ул юнәлешләр бездә генә түгел, республикабызның башка районнарында да бар. Илендә дә бетмәгән әле ул. Әлеге яшьләр, бәлки, динебезне фундаменталь тотарга тырышалардыр, әмма безгә үзебезне тәрбияләргә кирәк. Авыл-районнарыбызда һәр кешегә якын килеп эшләргә кирәк. Чит җиргә чыгып китеп, анда дәгъват кылып йөрү – минемчә, ул әлегә артык нәрсә. Безнең үзебездә дә кешеләр җитәрлек. Гыйлеме бар икән, имам-мөхтәсиб белән сөйләшеп, уртак тел табып, халык арасына барып, тематиканы үзебезнең мәзһәбкә көйләп эшләсен. Җиһадка, кораллы көрәшкә чакырырга кирәкми. Халыкның болай да башы каткан, аны хәлифәт төзергә чакырасы юк. Гади генә хикмәт кирәк. Шул рәвешле дәгъват кылсалар, без каршы түгел.

– Сездәге ул кешеләр “ваһһабчылык” дигәнне аңлап эш итәме? Дәүләт структуралары, мөфтият бу хакта хәбәрдармы, ярдәм итәләрме?

– Дөньяда “ваһһабчылык” дигән сүз барлыкка килде. Радикаль агымнарга бирешүчеләрне моның белән чагыштыру дөрестерме-юктырмы, хәзер анысын тикшереп тормыйм. Ләкин боларга каршы без катгый рәвештә эш алып барабыз. Полиция, участковыйлар һәрчак безнең янәшәдә. Мәчетләргә килеп, ниндидер дәгъват белән йөрүчеләрне Авыл Советлары да күзәтә. Без мондыйларны тыябыз. Алар иң беренче чиратта мөхтәсибәткә килергә тиеш. Фикерен аңлатып, путёвкасын алып, имамнарга график буенча җибәреп, шул рәвешле чыгып йөрсәләр генә рөхсәт бар. Легаль булмаган юлларны сайлап эшләп йөрүчеләрне – тагын бер кабатлап әйтәм – тыябыз. Безнең хакимият башлыгы да ул тискәре нәрсәләргә каршы. Хакимият башлыгы: “Хәзрәт, сез ул мәсьәләдә бик тә уяу булыгыз, ярдәм итәрбез”, – дип тора. Без тынычлык яклы. Экстремизм буенча районда җыеннар үткәрдек. Шундый ук җыеннар безнең мәктәпләрдә дә узды. Аннан соң безнең районның башкарма комитетында Антитеррор дигән комиссия бар, мин үзем шунда әгъза булып торам. Киңәшеп, аралашып, фикерләшеп торабыз. Нәтиҗәле эшлибез. Эчке эшләр бүлеге белән дә элемтәдә торабыз. Мондый күренешләрне күзәтеп торырга тырышабыз. Әмма, барыбер булгалый. Каян да булса килеп чыккалыйлар. Алар күпсанлы түгел, вакытында туктата алабыз. Мөфтияттә дә безне якын кабул итәләр, читкә тибәрмиләр. Ләкин мактанырга иртәрәк әле, эшлисе эшләребез бик күп. Шуларны эшләргә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә иде. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз безгә һәрдаим ярдәм итеп тора, мөрәҗәгатьләребезне кире какмый.

– Киләчәктә кайсы юнәлешләр буенча ныклап эш алып барырга ниятлисез?   

– Киләчәктә Апас районындагы барлык яшьләрнең – 35-40 яшькә кадәр булган бөтен кешенең исемлеген алып, зур чара (форум, конференция, мәҗлес) үткәрмәкче булабыз. “Дин вә мәгыйшәт” газетасының 23 сентябрь санында (№ 6) Җәлил хәзрәт Фазлыевның балалар бакчалары, мәктәпләр белән эшләү турында мәкаләсе басылган иде, без аны бик зур нәсихәт буларак кабул иттек. Шул мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барып, программалар төзеп эшләргә ниятлибез. Безнең Апас мөхтәсибәтендә Мөслимәләр берлеге эшләп килә, аңа Самалианова Дания ханым җитәкчелек итә. Аның ярдәме белән район газетасы аша ай саен бездә “Ислам нуры” газетасы чыгып килә һәм югарыда санап кителгән мәсьәләләрне хәл итүдә аның да ярдәме зур булыр, дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана