ТАТАР УНИВЕРСИТЕТЫ (Революциягә кадәрге татар мәдрәсәләренең татар филологлары тәрбияләүдәге роле)

09 декабрь 2011 ел 15:42

Мәгълүм булганча, 1920 нче еллардан алып XX гасырның утызынчы ел урталарына кадәр әдәбият белеме фәне, татар теле гыйлеме һ.б. гуманитар юнәлешләр нык үсеш ала. Мондый зур үсешкә нинди факторлар сәбәпче булган соң? Әлеге һәм башка сорауларга күптән түгел Казанда узган «Обновленческие движения в исламе» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциянең татар әдәбияты һәм мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган секциясендә КФУдагы Филология һәм сәнгать институты профессоры Эльмира Галиеваның чыгышында җавап табарга мөмкин иде.   

Шушы чорда татар фәнен үстерүгә әдәбият галимнәреннән Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Габдрахман Сәгъди, Җамалетдин Вәлиди, Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Гомәр Толымбай һ.б.; тел галимнәреннән Гыймадетдин Нугайбәк, Галимҗан Шәрәф, Хуҗа Бәдигый, Гыйбад Алпаров, Вәли Хангильдин, Нигъмәтулла Хәкимов һ.б. зур өлеш керткән. Әлеге галимнәрнең исемнәрен без бик зур хөрмәт белән, олылап телгә алабыз һәм әйтергә кирәк, шул заман хәрәкәтенә, яңа заман фәне, иҗтимагый тормышы хәрәкәтенә алар 1917 елгы революциягә кадәрге татар мәдрәсәләрендә алган белемнәре белән килеп кушылган. Кайберләре хәтта югары уку йортларында да, мәсәлән, Газиз Гобәйдуллинның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән соң Казан император университетында, аның тарих-филология факультетында укуын беләбез. Югарыда санап кителгән филолог галимнәребездән Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти һ.б. күренекле затлар “Галия” мәдрәсәсендә укыган. Җамалетдин Вәлиди – Казан губернасы Вятка өязендәге Бубый авылы мәдрәсәсендә белем алган. Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Шәрәф, Хуҗа Бәдигый – Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Алар мәдрәсәләрдә алган дини һәм дөньяви белемнәрен яңа заман культурасы, яңа заман фән-мәгариф үсеше, аның проблемалары белән үрә алган. Моның өчен булачак галимнәргә мәдрәсәләрдә алган тәрбия һәм белем зур ярдәм иткән.

Шушы мәдрәсәләрдә алган дини белемнәр планында алар тагын нинди дөньяви фәннәрне үзләштерә алган, аны ничек, ни рәвешле үзләштергәннәр? Яңа заман белеме күренешләрен дини һәм дөньяви белемнәр яссылыгында ничек күргәннәр?..

Бүгенге көн укучысы өчен әлеге сораулар зур кызыксыну уята торгандыр дип уйлыйбыз. Сезнең игътибарыгызга филология фәннәре докторы Э.Р.Галиеваның чыгышын тәкъдим итәбез.

Эльмира Рәкыйп кызы XX йөздәге 20-30 нчы елларның әдәбият үсешен, татар әдәбияты галимнәренең эшчәнлекләрен өйрәнеп, шул турыда зур хезмәт бастырып чыгарган автор буларак, проблеманың шушы аспектына да игътибар итеп килә икән. Тикшереләчәк фәнни мәсьәләләр галимәнең «Татар әдәбият белемендә культура-тарих мәктәбе» дип аталган монографиянең (Казан: Фән, 2002) дәвамы булыр, дип көтелә. Конференциядә Э.Р.Галиева санап чыккан филолог галимнәрнең биографияләре, эшчәнлекләре, мәгълүм булган мәдрәсәләр материаллары үрнәгендә аларның ни рәвешле галим булып формалашулары һәм шул мәдрәсәләрнең роле ничек булганлыгы турында күзәтү бирде.

– Тик, кызганыч, менә шушы мәдрәсәләрдә бирелгән дини һәм дөньяви белемнәрнең симбиозы мәсьәләсе әле татар фәнендә өйрәнелмәгән, хезмәтләр язылмаган. Мәсьәлә җентекле өйрәнүне таләп итә, – дип башлады үз сүзен профессор Э.Галиева. – Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: дини һәм дөньяви белемнәр симбиоз факторы ул чордагы татар мәдәнияте өчен генә түгел, ул, гомумән, башка халыклар культурасы өчен дә типик күренеш булган. Әйтик, русларда семинарияләрдән университетларга килгәннәр.  

Татар мәдрәсәләре XIX гасыр ахырлары – XX гасыр башларыннан алып 1917 елгы инкыйлабка кадәр яшәп, эшләп килгән. Равил Әмирханов хезмәтләрендә әйтелгәнчә, “Галия”, “Мөхәммәдия”, Иж-Бубый мәдрәсәләрендә бик төпле дини белем бирелү белән бәррәттән, гимназия курсына караган дөньяви предметларны укытуны да күздә тоткан, яңа типтагы, җәдиди юнәлештәге уку йортлары булган. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турында Равил Әмирханов: «Чын мәгънәсендә, Октябрьгә кадәрге “татар университеты” дип атарга мөмкин», – ди. Ә менә Иж-Бубый мәдрәсәсе турында ул чорда ук рус интеллегенциясе, татар зыялылары арасында “мөселманнар академиясе” дип йөртелү турында язалар. Үз вакытында Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнгән академик Мансур Хәсәнов әдип белем алган “Галия” мәдрәсәсен “милли институт дәрәҗәсендәге мәшһүр уку йортларының берсе” дип атаган иде. Халык арасында шушы “Галия” мәдрәсәсе турында “халык университеты тибындагы уку йорты” дигән исем дә йөри. Нәрсә генә дисәк тә, без санап узган мәдрәсәләр үз вакыты өчен шактый төпле белем биргән, системалы, күпкырлы шәхес тәрбияли торган уку йортлары булган. Аларның уку-укыту программалары шушы мәдрәсәләрнең яшәве, эшләве дәвамында камилләшә барган. Тагын шундый фикер бар: иң алдынгы мәдрәсәләрнең, әйтик, шул ук “Галия”, “Мөхәммәдия”, Иж-Бубый мәдрәсәләрендәге уку программалары шул чор Россиядәге гимназияләр, реаль училищелар һәм Казан татар укытучылар мәктәбе программаларына бик якын торган, шундагы предметларның спектры белән бик якын булган. Шуңа күрә Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Җамалетдин Вәлидигә туганы Садри Җәләл белән Казан татар укытучылар мәктәбенә кереп уку кыенлыклар тудырмаган. Татар мәдрәсәләрендә дини белем бирүнең мәгърифәтчел принциплары хакында да ассызыклап үтәсем килә. Революциягә кадәрге татар мәдрәсәләренең төп максаты – ислам дине юнәлешендәге белем бирү, әдәпле, грамоталы шәхесләр әзерләү булган. Төп белем һәм культура чыганагы ислам динендә булган. Татар мәдрәсәләрендә дини белем бирүне мәгърифәтлелек, гуманлылык планында карау кирәктер. Дини предметлар рухи, гуманистик башлангыч биргән. Утыз Имәни: «Мәгърифәтле, гыйлемле булу – Коръәнне белү ул», – дигән. Белем алуны татар зыялылары ике аспектта: туры мәгънәсендә мәгариф (образование) һәм рухилыкны тәрбияләү (воспитание духовности) яссылыгында кабул иткән. XX йөзнең егерменче еллар әдәби хәрәкәтендә актив катнашкан күренекле тәнкыйтьчеләр – Галимҗан Нигъмәти һәм Җамалетдин Вәлиди турында сүз алып барганда, без аларны әхлакый йөзләрен җуймаган галим-әдәбиятчылар буларак карый алабыз. Бүгенге көндә дә аларның әдәпле шәхес булулары турында язалар. Бу, барыннан да бигрәк, мәдрәсәләрдән килгән тәрбия нәтиҗәсе булгандыр инде. Әлеге тәнкыйтьчеләр үзләренең каләмдәшләрен нахакка кыйнамаган, әдәби судларда катнашып намусларын сатмаган. Боларның һәммәсе дә мәдрәсә тәрбиясенә барып тоташа, алар дини әхлак нигезләрен гомерлек маяк итеп алган. Алай гына да түгел, татар мәдрәсәләрендә дини предметлар белән дөньяви фәннәрнең киң спектрлы укытылуы шәкертләрдә актив фикерләү сәләтен үстергән, өйрәнелә торган предметларга карата иҗади мөнәсәбәт тәрбияләгән. Менә бу соңрак галим булып китәчәк шәкертләргә, татар галимнәре формалашуга җитди этәргеч ясаган. Мәдрәсәләрдә бик әзерлекле укытучылар укыткан. “Галия”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә Мисыр, Сүрия, Төркия, Россия, Көнбатыш Европа уку йортларында белем эстәгән укытучы кадрлар эшләгән. Әйтик, Иж-Бубый мәдрәсәсенә нигез салган Бубыйларның берсе – Нигъмәтулла Бубый Мисырның Каһирә шәһәрендәге “әл-Әзһар” университетында, икенчесе – Габдулла Бубый Төркиядә укыган. “Галия”не җитәкләгән Зыя Камали, “Мөхәммәдия”гә нигез салган Галимҗан Баруди шулай ук үз вакыты өчен гаять зур гыйлем иясе булган. Алар үз укучыларында фикерләү сәләте булдыруга, аны үстерүгә аеруча зур игътибар биргән. Мәдрәсәләрдә шәкертләрнең фикер үсешенә зур этәргеч биргән мантыйк (логика) предметы укытылу зур игътибарга лаек. Шунысы үзенчәлекле: бу фән “Галия”дә, “Мөхәммәдия”дә һәм шулай ук “Бубый”да “моназарә” (искусство дискутирования) дигән махсус фән буларак та укытылган. Шәкертләрне полемика логикасына һәм аны алып бару логикасына өйрәткәннәр. Ә бу исә булачак әдәбиятчыларга хас сыйфатларны тәрбияләү өчен хезмәт иткән. Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Җамалетдин Вәлиди, Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим һ.б. галимнәр узган гасырның 20-30 нчы елларында татар әдәбияты, татар теле, татар тарихы фәннәренең формалашуында һәм үсешендә мөһим роль уйнаган. Аларда фәнни фикер активлыгы өстенлек иткән. Бубый мәдрәсәсендә алган белемнәре Җамалетдин Вәлидигә “Вакыт” газетасында, “Шура”, “Аң” журналларында эшчәнлек алып барырга зур мөмкинлек биргән һәм ул иҗтимагый һәм эстетик фикер үсешендә дә актив катнашкан. Заманында күренекле уку йортларыннан саналган “Хөсәения” мәдрәсәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча мөгаллимлек итү өчен дә аның Иж-Бубыйда алган белемнәре нигез булып торган. “Галия” мәдрәсәсендә алган белемнәре белән Галимҗан Нигъмәти укуын XX йөзнең егерменче елларында Мәскәү дәүләт журналистика институтында, аннан шул ук Россия башкаласында КУТВта (Коммунистический университет трудящихся Востока) дәвам иттерә. Аның алган белемнәре яңа заман Россия уку йорты югарылыгына күтәрелерлек җирлек бирә алган. Һәм аның “Галия”дә үзләштерелгән предметлары – рус теле һәм әдәбияты, Россия тарихы, гомуми тарих, география, фәлсәфә, хокук, мантыйк (логика) һ.б. буенча алган белем әзерлеге югары уку йорты программаларындагы рус теле һәм әдәбияты, Көнбатыш әдәбиятлары тарихы, Россия тарихы, Көнбатыш тарихы (история Запада), сәяси-икътисади география, физик география, тарихи материализм, хокук, логика һ.б. предметларны өйрәнүгә зур этәргеч бирә. (Бу фәннәр XX гасырның егерменче елларына караган укыту программалары материалларыннан алынды.) Революциягә кадәрге алдынгы мәдрәсәләрдәге уку-укыту программаларына кергән Коръән нигезләре, Көнчыгыш фәлсәфәсе, тарих предметларын төптән, нигезле үзләштерү Газиз Гобәйдуллин, Гомәр Толымбай, Галимҗан Нигъмәтиләр өчен соңыннан Мәскәүдәге Кызыл профессура институтында укыганда шулай ук ярдәм иткән. Әле санап үтелгән галимнәр XX йөзнең егерменче еллары башларында Казанда Көнчыгыш педагогия институты оештырылгач, татар әдәбияты, татар теле, татар тарихы, шәрык әдәбияты һ.б. предметларны укытуга алыналар.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: әүвәл мәдрәсәләрдә укып, аннан югары уку йортларында белем алу безнең галимнәребезгә дини һәм дөньяви белемнәрне синтезлау мөмкинлеге бирә. Мәдрәсәләрдә һәм Россия, совет чоры югары уку йортлары программаларында охшаш моментлар булуы (изоморфизм) ачыклана. Шушы дини һәм дөньяви фәннәр симбиозы татар галимнәренең эшчәнлекләрендә дә, гыйльми хезмәтләрендә дә чагылыш таба.

Әлеге һәм башка мәсьәләләрне татар фәнендә тагын да ныклап өйрәнү таләп ителә.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана