Табигатьне матурлыкка күмеп тын гына кар ява. Кар бөртекләре җиргә кунар-кунмас бөтерелә-бөтерелә очып китәләр дә, янәдән тын гына җиргә төшә, уч төбенә, бит очларына куна, чәчләргә сарыла. Йөрәк кайнарлыгына түзә алмыйча, мизгел эчендә эреп юкка да чыгалар… Әйе, моннан 20, 30, 40 ел элек тә кар бөртекләре чәчләренә сарыла иде аның, тик аерма бары шунда гына – бүген бу карның аклыгы чәчләренә чал булып куна…
Әйе, елларны санаган кебек тын гына кар ява… Карлы сукмактан атлый-атлый да ул, артына борылып карый. Ә кар астында, еллар артында, күпме хис-кичереш, никадәр шатлык-сөенеч, борчу-мәшәкать, сикәлтәләр, үрләр, өметләр… Әмма гомернең көзе, кышына җиттек бит дип елап, сыктап утыра торганнардан түгел ул, җитмеш яшенә якынаеп килсә дә, йөрәге һаман унсигездәге кебек, эшлисе эшләр, ниятләгән изге гамәлләр, тормышка ашырасы планнар да байтак шул әле. Ә иң мөһиме – бәхетле ул! Аның Саклаучысы, Яклаучысы, Хикмәт иясе булган Аллаһ Раббысы бар!
Бүгенге мәкаләмнең герое әнә шундый тынгысыз йөрәкле, искиткеч дини гыйлемле, тик тормас, сокланырлык кеше – Арча станциясе мәчете имам-хатыйбы Хәлим хәзрәт Кәримов. Хәлим абый миңа күптәннән таныш, ә менә очрашып сөйләшкәннән соң ул бөтенләй башка яктан ачылды миңа. Аңа карата хөрмәтем, соклану хисем тагын да артты. Әйе, җитмеше тулганда институт тәмамлап, бакалавр дәрәҗәсенә ирешкән кешегә ничек сокланмыйсың, ди! Чү, ул турыда бераз соңрак…
Тирә-якта һөнәрчелеге – салам кирпечләре һәм читекләре белән дан тоткан, заманында гөрләп торган милли аяк киемнәре фабрикасы булган Колачы авылыннан ул. Туган көне документта 1948нче елның 1нче гыйнвары дип билгеләнгән. «Чынлыкта, әнием Сания сөйли иде, арпа урагы өстендә тудың, басудан кайттым да, 2 сәгать авыртып таптым сине, ди иде. Шулай итеп тормышымның башы да хикмәт белән башланып киткән: Аллаһ Тәгалә туган көнемне яшергән», – дип сүзен башлады Хәлим абый.
Әтисе Кәрим абзый Ленинград блокадасында катнаша, «Гомер юлы» дип исем кушылган Ладоганы ике мәртәбә кичеп исән-сау әйләнеп кайта. Сугыш вакытындагы коточкыч хәлләрне күңеле белән сызланып бәян итә иде әти: «Бер күсе – 50 сум тора иде бит», – дип сөйли иде ул».
Хәлим абыйның үзенең дә күзләренә яшь килде. Әнә шундый тел белән әйтеп, сүз белән язып бетерә алмаслык вакыйгалар шаһиты булган, исән-сау әйләнеп кайткан Кәрим абзыйны тиздән авыл Советы рәисе итеп билгелиләр, шул ара эчендә Сәвит Кәрим дигән кушамат та тагыла үзенә.
– Әти авыл Советы рәисе булса да, тормышыбыз артык аерылып тормады, башкалар кичкән авырлыкны без дә күрдек, – дип дәвам итә Хәлим хәзрәт. – Олы бала булгач (гаиләдә малайлардан берүзем, 3 сеңлем бар), каешлы чалбарны да 14 яшьтән кидем, уфалла арбасы белән печән алып кайту да эләкте үземә. Көнгә 2 арба печән алып кайту норма иде, өченчесен алып кайтсаң, мактаулы эш, премиягә – 1 йомырка.
Бала вакытыннан тагын бер вакыйга хәтерендә уелып калган аның. «Ул вакытларда, совет чоры бит инде, мәчеткә, намазга бару юк, гаетне дә качып кына, зиратта укыйлар. Әнием: «Улым, җаным, бар балам, әтиеңә ярамый инде, син булсаң да барып кайт гаеткә»,– дип чиста киемнәр киендереп озатып җибәрә иде. Гаеттә булган өчен мәктәпкә баргач эләгә тагын, ачуланалар… Нишлисең бит…»
Тиздән вак авыл Советлары бетерелеп, үзәкләре эрерәк авылларга күчерелә. Колачыда да авыл Советы бетерелә, әмма үзенең укымышлылыгы белән аерылып торган Кәрим абзыйга эш табыла, милли аяк киемнәре артелендә кадрлар бүлеге мөдире булып эшли башлый. Хәлим дә Колачыда башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннан Урта Сәрдә мәктәбендә укый, 8нче сыйныфны Казан шәһәре мәктәбендә тәмамлап, Казанда һөнәр училищесында белем ала. Аннан инде армия сафлары – Калуга, Егорьевск шәһәрләре. «Кайда гына булсам да, авыл үзенә тартты. Кайттым. Үзебезнең фабрикада слесарь-көйләүче булып эшкә урнаштым».
Заманында гөрләп торган фабрика турында горурланып, яратып сөйли Хәлим абый. 1929нчы елда Тукай артеле булып оешкан, 1941нче елның мартында Труд артеле итеп үзгәртелгән. «Ул вакытта сугыштан кайткан итекләрне ремонтлаганнар. Итек эчләреннән аяклар, аяк бармаклары чыга иде, дип сөйли торган иде өлкәннәр. 1970нче елларда исә артель фабрика булып үзгәртелде, 2 смена эшләгән гөрләп торган чаклары! Тирә-яклардан яшьләр килә иде безгә эшләргә! Заманында Надежда Крупскаяга, Индира Гандига читекләр бүләк иткән фабрика бит ул! Соңыннан шул бүләкне бик яратып, сокланып, рәхмәтләр әйтеп хатлар да язганнар әле алар. 1972нче елда фабриканы Арчага күчерделәр. Ярты авыл халкы да Арчага күченде ул вакытта. Арча милли аяк киемнәре фабрикасы итеп үзгәртелде. Колачыда булганда да, Арчага күченгәч тә тырышып, хезмәтемне яратып эшләдем мин. Мактау тактасында да «эленеп» тордым, министрлык грамоталарына да лаек булдым. Әмма елга бер-ике мәртәбә «выговорсыз» булмый иде. Туры сүзлелегем дә булгандыр, сүз дә юк, башка сәбәпләре дә бар иде», – дип сөйли ул фабриканың гөрләп торган чакларын хәтерендә яңартып.
Әмма тормыш җай гына акмый, сикәлтәләре, авырлыклары да була. Беренче гаиләсе таркала, 90нчы елларның үзгәртеп корулары башлангач, 2000нче елда фабрика да ябыла. «Раббыбыз Аллаһның рәхмәтендә яшәгәнлеген кеше үзе дә аңлап бетермәскә мөмкин, әмма Ул күп бәлаләрдән саклый, яклый икән», ди героем. Әйе, Аллаһның рәхмәте киң, кеше күзенә күренмәгән, акыл белән аңлап булмаган хикмәтләр бар бит! Нәрсә этәргеч булгандыр, Хәлим абый үзе дә белми, аптырый, әмма үзлегеннән, беркем өйрәтмичә, гарәп язуын өйрәнә башлый ул. «Төнге өчләр була, уянам да, сәгатьләр буе гарәп хәрефләрен язам, укыйм, өйрәнәм. Шулай бервакыт бер китап артында игълан күреп алдым: Казандагы «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәгә укырга чакырганнар. Ул вакытта намаз юк, тәһарәт юк, бернәрсә дә белмим. Бардым, читтән торып уку бүлегенә алдылар. Тик шуннан күп тә үтмәде, тагын да хикмәтлерәк вакыйга булды: станциядә мәчет төзелеп беткән иде, уйламастан-нитмәстән шунда имам итеп сайладылар да куйдылар мине!»
Әнә шулай җиң сызганып эшкә керешә хәзрәт. Шулай шул, балаң туса, исем кушарга да, улың өйләнәм дисә, никах укытырга да, якыныңны соңгы юлга озатырга кирәк булса да хәзрәт янына йөгерәсең. Тик дин бит моның белән генә чикләнми, гыйлем кирәк халыкка, мәдрәсә кирәк! «Мәдрәсәне салдырырга ниятләгәндә, акча аз иде, Аллаһның ярдәме булды: иганәчеләр дә, халык та бик булышты. Шөкер, мәдрәсәле дә булдык!» – дип догаларын, шөкераналарын кыла ул. Көтмәгәндә тагын бер вазифа өстәлә аңа «Изгеләр» мәчетенә тә имам-хатыйб итеп билгелиләр! Өстәвенә, туган авылы Колачыдагы мәчеткә дә еш чакырып торалар. Вакыт уза барган саен артучы гыйлеме дә, Илдус Фәиз, Габделхак Саматов кебек шәхесләр белән еш очрашу да аңа көч-куәт өсти, җилкендереп тора, бу эшләрне башкарырга ярдәм итә, янәдән-янә үрләр яуларга да булыша.
«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәне «Шәригать гыйлеме нигезләре» белгечлеге буенча тәмамлап, имам-хатыйб һәм гарәп теле укытучысы булып чыга, тик бу белем генә аз кебек тоела аңа: «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлегенә укырга керә. Аны да уңышлы гына тәмамлый. Әмма, пәйгамбәребезнең «Бишектән ләхеткә кадәр гыйлем ал», – дигән хәдисен җелегенә кадәр сеңдергән Хәлим хәзрәтне бу гына туктатмый, ул дөньяви диплом бирүче Россия ислам институтына, дини тәгълимат нигезләре факультетына юл тота. «Баштарак авыр булды инде, мин бит өлкән яшьтә, янәшәмдә яшьләр, дөньяви фәлсәфә кебек фәннәрне төшемдә дә күрмәгән хәтта», – ди хәзрәт. Әмма гыйлемгә омтылышы, үҗәтлеге, тырышлыгы, үз-үзенә таләпчәнлеге бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Укырга кергән вакытта 82 кеше булсалар, диплом яклаган көнгә нибары 29 студент кала. Кулында дөньяви дипломы да булган бакалавр дәрәҗәсенә ирешкән Хәлим абый кебек җитмешенче дистәне тутырып килгән имамнар тагын бар микән?! Мөгаен, юктыр. Булса да, меңгә бер генәдер.
Бу юлларны яздым да уйга баттым: гадәти авыл кешесендә белемгә, гыйлем эстәүгә омтылыш каян килә соң? Бактың исә, бу мәхәббәт җепләре Хәлим абыйның әби-бабайларына, нәсел-нәсәбәсенә барып тоташа икән. «Әнием ягы әби-бабайлар бик дини булганнар, хәзерге халәтем шуларның догалары нәтиҗәседер, күрәсең», – дип еш кабатласа да, Хәлим абый үзе дә белмәгәндер: нәселендә диндарлыгы белән генә түгел, белеме, язу-сызуны белүе белән аерылып торган кешеләр дә булган икән! Бүгенге көндә Колачы авылы кешеләре турында китап язу һәм чыгару нияте белән янып йөрүче, үзе дә тумышы белән шул авылдан булган Наил Газиз улы Габдрахманов белән сөйләшәбез. «Хәлим абыйның әнисе Сания апаның бабасы 1843нче елгы Шәрәфетдин Баязит улы – патша армиясе солдаты булган, рус-төрек сугышында катнашкан. Яраланып кайткан, әнә шул ялга кайткан вакытында, 35 яшендә, никах укыла аңа. Метрика кенәгәсенә аның никахын теркәгәндә, аның турында: «Ранен булып, крест алып кунак булып кайткан Шәрәфетдин Баязит улы…», дип языла. Шаһит булып килгән кешеләр арасында Кылачы авылының старостасы Шәмсетдин Сабит улы да катнашкан, диелә анда. Авыл старосталары алай никахларда шаһит булып бик сирәк катнашкан, Шәрәфетдиннең бүләккә «крест» алып кайтуы бу авыл өчен дә зур дәрәҗә булган, күрәсең. Белүебезчә, солдатта булган кешеләрне махсус укытканнар, язу танытканнар, аларга белем биргәннәр. Димәк, Шәрәфетдин белемле кеше булып чыга. Шулай ук әтисе ягыннан Хәлим абыйның бабасы Хәбибулла Хәйрулла улы да юнкер булып хезмәт иткән. Димәк, ул да укымышлы кеше булган дигән сүз», – дип сөйләде ул.
Ә шулай да, үзлегеңнән, синнән беркем дә бернәрсә дә таләп итмәгәндә, нәрсәдер өйрәнүне үҗәт, таләпчән кешеләр генә булдыра аладыр, мөгаен.
– Бик таләпчән ул, – дип сөйли аның турында мөгаллимәләр шурасы рәисе, мөхтәсибәтнең укыту бүлеге мөдире Рая апа Фәтхуллина да. – Үз-үзенә дә таләпчән, башкаларга да, кайчакларда «кыздырып» та ала ул. Хәзрәтебезнең бик хәерле бер сыйфаты бар – гыйлемен кешегә күрсәтеп, мактанып йөрми ул, дин буенча сораулары булганнарга нигезле җавап бирә. Әнә шуның белән дә башкаларга үрнәк ул. Ә иң мөһиме: динебезне, гыйлемен киләчәк буыннарга тапшыру өчен зур тырышлык куя – дин дәресләрен оештыра, балаларга чәй өстәлләре әзерли, ел саен дини лагерьлар оештыра, Коръән уку төркемнәре эшләп килә… Бу мәдрәсәдә генә түгел, «Изгеләр» мәчете мәдрәсәсендә дә шул ук эшләрне башкара! Зират «хуҗасы» да ул, аның да үз мәшәкатьләре – җыештырып, карап торасы, дигәндәй…
Әйе, Аллаһ Тәгалә шундый тынгысыз тормыш бүләк иткән Хәлим абыйга. Янәшәсендә терәге булган хәләле Гөлшат абыстай, «әти» дип өзелеп торган балалар, һәрчак ярдәм итәргә әзер сеңелләре Фидәлия, Рәсимә, Вәсимә, туганнары, менә дигән кода-кодагыйлары, яратып башкарган хезмәте бар. Барына канәгать булып, югына көенмичә, бәхетле була белүче кеше ул. Раббысына мең шөкерләр әйтә, догаларын кыла: «Аллаһ мине күп нәрсәдән саклады, егылырга ирек бирмәде, миңа гыйлем бирде. Кайвакытта күзләрдән яшь килә: уйлап карасаң, «Мөхәммәдия» тәмамлаган әбиләргә гыйлем бирәм бит! Бервакытта да Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзәргә ярамый икән. Безгә мәңгелек булып тоелган галәм дә Аның каршында тузан бөртеге генә, ул кайчан да булса бер бетәчәк. Күчәсе урыныбыз хакында уйланырга кирәк»…
…Тын гына кар ява… Ә ул аклык эченнән атлый да атлый… Керфекләрдә, чәчләрдә аклык… Йөзендә нур, күңелендә пакълык, ак уйлар, тормышка ашырыласы изге ниятләр, алда әле эшләнәсе күпме эшләр. Мәчеткә намазга ашыга ул. Азан әйтеп, намазын укыр да, Раббысына мактаулар әйтеп, догаларын кылыр. Аннан мәдрәсәгә, шәкертләр янына, гыйлем вә мәгърифәт өләшмәккә… Сокланулы карашым белән озатып калдым аны, мин дә догаларымны кылдым: Раббым, бу изге бәндәңә көч-куәт, хәерле бәрәкәт бир, ярдәмеңнән ташлама! Амин…
Рәсилә ГАРИФУЛЛИНА