KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

20 май 2016 ел 12:55

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл косметика, хәләл медицина, хәләл туризм дигән төшенчәләр дә ешрак яңгырый башлады.  Бүген Россиянең һәм чит илнең хәләл базары лидерлары  шәригать кануннарына туры килгән ризык һәм хезмәтләр турындагы ялгыш фикерләрне фаш итте.

Хәләл индустриясенең инвестицион һәм инновацион мөмкинлекләре турындагы сөйләшү «KazanSummit 2016» VIII Халыкара икътисади саммит кысаларында узды.

– Мең ел элек мөселман кардәшләребез безнең җиргә исламны алып килә. Әби-бабаларыбыз элек-электән  динебезнең чисталыгын саклаган. Бу шул исәптән туклануда да чагылыш тапты. Хәләл азык җитештерү гадәтләре  Россиянең башка халыклары кухнясына да үз йогынтысын ясады, – дип белдерде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Хәләл продукцияне бүгенге көндә мөселманнар гына түгел, башка дин һәм милләт вәкилләре дә бик яратып куллана. Алар бу төр ризыкның югары сыйфатлы булуы өчен сайлый. Марат Әхмәтов сүзләренчә дә, хәләл – ул ислам продукты гына булып кына калмыйча, брендка әверелде.

Инде берничә елдан “Хәләл” дөнья базары 1,6 триллион доллар  тәшкил итәчәк, ди белгечләр. Ә 2025 елга дөньяда хәләл продуктларының өлеше барлык җитештерелгән продукциянең кимендә 20 процентын тәшкил итәр дип фаразланыла. Россиядә дә соңгы дистә елда хәләл продукция яңадан-яңа киңлекләр яулый. Татарстанда  да чиста, сыйфатлы ризыкка өстенлек бирүчеләр күбәя. Ихтыяҗ арткан саен әлеге стандартлар буенча эшләүче җитештерүчеләр дә арта, «Хәләл» бренды белән туклану урыннары, кибетләр ачыла.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта хәләл ризык җитештерүдә мөселман булмаган илләр дә актив. Бразилия, Австралия, Сингапур, Кытай, Бөекбритания һәм АКШ кебек илләрнең хәләл индустрияне үстерүе әлеге тармакның инвестицион һәм инновацион яктан кызыктыргыч булуын дәлилли, ди мөфти.

– Хәләл  – экологик чиста, сәламәт, югары сыйфатлы, сатып алучыларның күңеленә хуш килердәй продукция. Сыйфатны җитди контрольдә тоту һәм җитештерелгән продукциянең бай ассортименты Россия һәм БДБ илләре гражданнары арасында популярлыгын арттырырга ярдәм итә. Хәзерге вакытта Россиядә кулланылган хәләл продукциянең яртысыннан артыгы мөселман түгел халыкларга туры килә, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ислам илләренең Стандартлаштыру һәм метрология институты генераль секретаре ярдәмчесе Лотфи бән Сәид сүзләренчә дә, хәләл өлешенең халыкара базарда үсеше юкка түгел. Әлеге төр продукция шәригать нормаларын гына түгел, иминлек таләпләрен дә үти. Шуңа да хәләлнең төгәл стандартлары кирәк, стандартлар унификацияләнергә тиеш, дип белдерде ул.

Татарстанда 2005 елдан башлап “Хәләл” стандарты буенча комитет эшли. Ул әлеге төр продукцияне җитештерү һәм сату шартларын булдырды. Комитет хәләл продукция базарын өйрәнү буенча актив эш алып бара, хәләл продукциягә ихтыяҗны күзәтә, чит илдән импорт рәвешендә кергән продукциянең сыйфатын контрольда тота.

Әмма, әйткәнебезчә, «хәләл» термины бүген ризыкка карата гына кулланылмый. Медицинада да хәләл стандартларга таянып эш итү ихтыяҗы арта бара. Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклауда хәләл стандартлары бик нечкә, зур саклык таләп итә торган тема.

– Без әле бу юнәлештә беренче адымнарыбызны гына ясыйбыз. Шуңа да бик сак булырга кирәк. Бер яктан бездә гамәлдә булган кануннар кысаларында эш итәргә тиеш, икенче яктан ислам кануннары таләпләре – без урталык табарга тиеш, – диде министрлык вәкиле.

Республика балалар хастаханәсе беренчеләрдән булып хәләл стандартларын кертә башлады. Әлеге сәламәтлек саклау оешмасының баш табибы Рафаэль Шәвәлив сүзләренчә, моңа кадәр зур әзерлек чоры булган. Модернизация үткәрелгәннән соң гына чын мәгънәдә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге туды, ди ул.

Белгечләр квалификациясе дәрәҗәсе һәм күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты буенча Татарстан халыкара хезмәттәшлеккә әзер, дип билгели табиблар. Безнең белгечләр Европа, Америка, Израильдә стажировкалар үткән. Мөселман илләреннән килгән пациентларга да ислам кануны буенча медицина ярдәме күрсәтү тәҗрибәсе бар инде. Хәләл медицина препаратлары һәм эшләнмәләре җитештерү процессы да җайлана бара.

«Татхимфармпрепараты» компаниясе, әйтик, быелдан хәләл шов-хирургия материаллары җитештерә башлаган. Ул Россиядә хәләл кетгут эшләүче бердәнбер җитештерүче.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә хәләл стандартларын куллану медицина туризмын үстерүгә дә уңай йогынты ясаячак, дип белдерә белгечләр.

intertat.ru

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана