Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

23 июнь 2016 ел 15:26

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен, һичшиксез, кызыксындыра. Соңгы вакытта бигрәк тә хәләл ризык куллану киң тарала бара. Белгечләребез раславынча, хәләлне мөселман булмаганнар күбрәк тә куллана икән әле.


Дөньякүләм нәтиҗәләргә күз салсак, хәләл төшенчәсе мөселманнарның гына түгел, ә башка дин тотучыларның да игътибарын җәлеп итә. Хәләл ризык кулланучыларның 80 проценты башка дин, милләт кешеләре икәнлеге мәгълүм. Интернет чыганаклардан билгеле булганча, Америка югары уку йортларында белем алучыларның 60 проценты хәләл туклануга өстенлек бирә. Бу аңлашыла да, чөнки андый ризыкның энергетикасы башка, ул дөрес һәм хәерле туклану дигән сүз. Бүген Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов журналистлар белән очрашты.

Исегезгә төшереп узабыз: “Хәләл” стандарт комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында 2005 елда оешкан иде. Ул үзенең эшчәнлеген ике нигезгә таянып алып алып бара. Беренчесе Коръәни Кәрим булса, икенчесе – Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) хәзрәтләренең сөннәте. “Маидә” сүрәсендә Аллах Раббыбыз: “Хәләл һәм чиста булган ризыкларны һәм нигъмәтләрне кулланыгыз” дигән. Хәдисләрдә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Хәләл билгеле һәм харам билгеле. Алар арасында шөбһәле нигъмәтләр бар” ди. Шушы шикле әйберләрне һәм, гомумән, хәләл продукцияне контрольдә тота торган “Хәләл” стандарт комитеты Россиядә беренчеләрдән булып эшчәнлеген җәелдерде. Комитет Россиядә хәләл хезмәт күрсәтү, хәләл азык җитештерү һәм сатуны тикшерә, күзәтеп тора.

– Россиядә ислам кануннары нигезендә продукция җитештерүне җайга сала торган “Хәләл” дәүләт стандарты юк. Хәләл продукция сыйфатына бердәнбер гарантия булып ирекле «Хәләл» сертификация системасы тора. Ә хәләллек төшенчәсе Татарстанда, ислам дине кебек үк, мең елдан артык яши. Күбрәк көнкүреш дәрәҗәсендә генә яшәде. 1990 еллардан соң, дини алгарыш чорында хәләл төшенчәсенә күбрәк игътибар бирелә башлады. Халык дине, рухи кыйммәтләре белән кызыксына башлады, әлбәттә, нинди ризык куллануы да аны уйланырга мәҗбүр итте. Дөрес туклануга ислам динендә зур игътибар бирелә, – ди Марат Низамов.

«Хәләл» сүзе (гарәпчәдән – “рөхсәт ителгән”) ислам кануннары нигезендә рөхсәт ителгән яраклы гамәлләрне билгеләү өчен кулланыла. Азык-төлектә “хәләл” сүзе исламның хокукый, әхлакый-этник һәм дини нормалары нигезендә кулланырга рөхсәт ителгән продуктларны атау өчен кулланыла.
 
 “Хәләл” термины азык-төлеккә карата гына түгел, ә адәм баласының тормышының барлык өлкәләрендә дә: эштә, ял итүдә, кием, гаилә һәм эш мөнәсәбәтләрендә, төрле хезмәт (банк, медицина, кунакханә) күрсәтүдә кулланыла.

Марат хәзрәт сүзләренә караганда, башкалабыз хәләл брендына ия булырга теләгән медицина учрежденияләре дә бар.

Хәләлнең 5 терәге:

Аллаһ ризалыгы өчен. Хәләл продуктларны кулланып, кеше тыелганнардан читләшә, шуның белән Аллаһ ризалыгына ирешә.

Кешелеклелек. Хәләл сугым – хайван һәм кошларны иң кешелекле чалу юлы. Бу вакытта хайван һәм кошлар аңнарын бик тиз җуялар, авырту һәм курку тоймыйлар.

Сыйфат. Хәләл продуктларның үзенчәлеге һәм өстенлеге – югары сыйфат, чөнки продукция җитештерү өчен сыйфатлы, тикшерелгән чимал һәм махсус технологияләр кулланыла.

Файда. Хәләл кануннары буенча чалынган хайван яисә кошның каны тулысынча агып бетә, аның итендә зарарлы матдәләр булмый һәм ул файдалы була. Хәләл продуктлар составында зарарлы азык өстәмәләре һәм гены үзгәртелгән организмнар (ГМО) булмый.

Актуальлек. Бүген хәләл темасы көнүзәк темаларның берсе булып тора.  Бу дөньяда мөсселманнарның артуы, хәләл индустриясенең бик тиз үсеше һәм кулланучыларның файдалы һәм сыйфатлы продукция сатып алырга теләүләре белән бәйле.

Без еш кына хәләл – Аллаһ бренды, дияргә яратабыз. Ләкин бу брендтан явыз ният белән файдаланырга теләүчеләр дә юк түгел. Сәүдә нокталарын ялган хәләлдән арындыру хөкүмәт дәрәҗәсендә башкарырга вакыт җитмәдеме икән?


Мөршидә КЫЯМОВА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана