Мәчеттә үз телебездә сөйләмәсәк, татар теле онытылачак - Татарстан мөфтие

06 август 2016 ел 17:45

Киләсе атнада Диния нәзарәтендә узачак пленумда Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татар телендә генә алып бару мәсьәләсе каралачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.

Камил хәзрәт сүзләренчә, төгәл нәтиҗә пленумда хәзрәтләр үзара фикерләшкәннән соң билгеле булачак.

“Казанда бары өч мәчеттә генә вәгазьләр татарча алып укыла. Без русчага каршы түгел, без татар теле яклы. Мәчетләребездә гарәп һәм татар теле генә булырга тиеш. Мәчеттә үз телебездә сөйләмәсәк, татар теле онытылачак. Без Чечняда күп тапкыр булдык. Кунаклар килсә дә, кем килсә дә анда чечен телендә генә сөйлиләр. Таҗик, үзбәк милләтеннән булган кешеләр анда да бик күп. Шуңа карамастан, чеченча сөйләшәләр. Дагыстанда 36 милләт булса, мисал өчен, Сепараторный районда Шамил мәчетендә җомга аварча гына алып барыла. Махачкада Сәфәр мәчете бар, анда кумык телендә сөйләшәләр. Үзәк мәчеттә русча. Безнең мәчетләрдә татарча сөйләүне кертү минем фикер генә түгел", – дип белдерде мөфти.

Камил хәзрәт, җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару хупланса, әлеге хөкем барлык мәчетләргә карата да кулланачагын әйтте. “Берничә мәчеткә русча алып баруны рөхсәт итсәк, ничә процент билгеләргә дигән мәсьәлә килеп туа. Җомгада вәгазь тыңлау фарыз түгел. Җомганың фарызлары билгеле. Ул да булса, ике рәкагать намаз өчен киләсең бит. Хөтбә гарәп телендә генә булырга тиеш. Җомгада вәгазьне аңлау шарты юк, аңламасаң да, җомгаң кабул була. Моның өчен борчылырга кирәкми.Мәчеткә йөрүчеләр арасында урыс милләтеннән булганнар бик аз. Моңа күпчелек татар телен белмәгән татарларыбыз каршы килә. Алар телне өйрәтсен өчен мәчетләребездә бушлай татар теле дәресләре алып барылачак, өйрәнсеннәр. Сүз җомга вәгазьләре турында гына бара. Өстәмә дәресләр кирәк булса, рус, инглиз телендә дә оештырырга мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне дә, җомгадан соң имам белән аерым рус телендә сөйләшә аласыз.”

Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләрнең элек тә татар телен саклап калу урыны булуын әйтте: “Мәчетләр татар телен саклаучы оазис шикелле. Казан урамнарында сөйләшә алмасак, мәчетләрдә үзебезнең гореф-гадәт буенча гыйбадәт кыла алмасак, милләтебез дә калмаячак.” 

Казан, 4 август, «Татар-информ», Мәрьям Насыйрова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана