Җәлил хәзрәт мәктәбе

08 август 2016 ел 09:52

Татарстанда, гомумән, татар-мөселман өммәтендә Җәлил хәзрәт турында ишетмәгән, аны белмәгән кеше сирәктер. Мин дә, китапларын укыган, вәгазьләрен тыңлаган кеше буларак, аны шактый яхшы беләм дип йөри идем. Көннәрдән бер көнне ул Дәүләт Советындагы эш бүлмәмә килеп кереп, әңгәмә кора башлагач, мин башта бераз аптырап та калган идем.

Чөнки аннан Китап сүзе, илаһи сүз көтәм, ә ул бөтенләй башка нәрсәләр – бүгенге авылның хәле, илнең икътисадый чатаклыклары, милләт язмышы турында сөйли. Аннары пәйгамбәребез хәдисләре белән сөйләгәннәренә нәтиҗә ясап куя. Гүяки минем каршымда халкыбыз ихтирамын яулаган зирәк акыллы имам һәм республикабызның баш казые белән янәшә бер пот тоз ашаган тәҗрибәле сәясәтче, икътисад белгече утыра. Сөйләшә торгач, бу фаразларым да дөрес булып чыкты, моңа кадәр ул, чыннан да, озак еллар Балтач районының баш икътисадчысы хезмәтләрен дә башкарган икән.

Җәлил хәзрәт бу юлы Казанга үз туган авылы Бөрбашта мәктәп салу мәшәкатьләре белән килгән иде. Әлеге мәсьәлә буенча ул бик күп җитәкчеләргә, хәтта Президентка да мөрәҗәгать иткән. Дәүләт Советыннан яклау булырга тиеш дип, миңа да хат калдырды. Андый мөрәҗәгатьләр бик күп килгәнгә күрә, минем өчен бу гайре табигый хәл түгел иде. Ә гайре табигый дигәне – Җәлил хәзрәтнең бу эшкә төптән уйлап, зур мәгънә салып тотынуында. Республикабызда меңләгән мәктәпләр бар, әкренләп, яңалары да салына тора. “Укытуын укытабыз, ә балаларыбызның рухи дөньясы нигә шулай ярлы да әхлак дәрәҗәсе ник түбән икән соң? Тәрбиясез, итагатьсез баланың, үсеп җиткәч, ил-көнгә, милләткә игелекле гамәлләр кыла алуына өметләнәсезме сез? Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге матур булуына ышанасызмы? – диде дә, җавап та көтмичә, – ышанмавыгызны белеп торам, шулай булгач, ни өчен бөтен мәктәпләрдә дә әхлак дәресләре кертмисез?” – дип, миңа күтәрелеп, сынап карады. Дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, мин башны гына кагып куйдым. Бу – Җәлил хәзрәтнең минем өчен беренче дәресе иде...

Шушы көннән, шушы очрашудан соң мин Җәлил хәзрәткә башка күзләр белән карый башладым. Аның китапларын яңадан укып чыктым, ул сөйләгәндә, һәр сүзенең тирән мәгънәсенә төшенергә тырышып, игътибар беләнрәк тыңлый торган булдым. Аның бер китабындагы: “Үз гыйлемен башкаларга өйрәтмәгән кеше – сыртына китап төягән ишәк кебек”, – дигән сүзләрне хәтта көндәлегемә дә язып куйдым.

Үземнең депутатлык хезмәтем һәм күңел кушуым буенча, миңа дин әһелләре белән шактый еш очрашырга, дини җыеннарда катнашырга туры килә. Аллаһ сүзен күңелгә иңдерерлек белемле хәзрәтләрне дә, әле яңа “әлифне таяктан аерырга” өйрәнеп килгән, әмма бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, атеизм чорында да иманнарын саклап кала алган авыл муллаларын да яхшы беләм. Җәлил хәзрәт исә аларның берсенә дә охшамаган, аның һәр гамәле, һәр фикере, һәр вәгазе үзенчә. Ул, бик күпләрдән аермалы буларак, илаһият гыйлемен фани дөнья гыйлеме һәм тормыш тәҗрибәсе белән бергә үреп, акылга да, йөрәккә дә үтеп керерлек итеп аңлата белә. Аның күңелендә Китап акылы белән халык зирәклеге бергә кушылып, “Җәлил хәзрәт” дигән уникаль-кабатланмас шәхес, феномен барлыкка килгән.

Мин аның халык белән берничә мизгел эчендә уртак тел табып, үзенең авызына каратып тора алу сәләтенә әле дә шаккатып бетә алмыйм. Түбән Кама районындагы туган авылым Ташлыкта яңа мәчет ачканда Җәлил хәзрәт сөйләгән сүзләрне авылдашларым әле дә еш искә төшерә. Югыйсә ул тантанада бик зур җитәкчеләр, танылган шәхесләр дә катнашып, озын-озак нотыклар тотканнар иде. Алары нишләптер онытылган... Ә Җәлил хәзрәт зурдан купмыйча, тавышын күтәрмичә салмак кына сүз башлады да бүгенге авылны, халкыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен ниләр эшләү, җәмгыятьне сәламәтләндерү өчен дини тәрбия бирү кирәклеге хакында тәфсилләп, дәлилләп сөйләп китте. Ул куллар болгый-болгый һаваланып та сөйләми, үз туганнары, үз авылдашлары белән очрашкандай гап-гади итеп әңгәмә кора. Шуңадыр да аны йотлыгып тыңлыйлар, иң мөһиме, аның һәр сүзенә ихлас ышаналар иде.

Мәчет ачу тантанасы тәмамлангач, Җәлил хәзрәт, кайбер “важный нәчәлникләр” сыман, тиз генә китеп барырга ашыкмады, түгәрәк чәй өстәле янында авылдашлар белән озаклап әңгәмә корды. Аларның хәл-әхвәлләрен сорашты, туган-тумачалары, балалары, оныклары, хәтта күпме мал-туар асраулары хакында белеште. Авылыбызның төзеклегенә, яңа төзелгән мәдәният йорты, китапханә, мәчет өчен үзенең дә куануын әйтеп, тапкыр сүзләре, мәзәкләре белән барчабызның күңелен дә күтәрде. “Сезнең Ташлык халкы хәйләкәр дә инде, авылда бер депутат үстергәнсез дә хәзер шуның аша бөтен мәсьәләләрегезне хәл итеп ятасыз”, – дип минем тарафка да төрттереп куйды. Шунда бер агай аннан: “Җәлил хәзрәт, Сез һәрчак мәзәкләр кыстыра-кыстыра шаяртып сөйләшергә яратасыз, шуңа күрә халык үзегезне якын итә, ярата. Ә дин әһеленә мәзәк сөйләү, шаярту ярыймы? – дип сорап куйды. “Нишләп ярамасын, мәзәк сөйләүнең, шаяруның бер гөнаһы да юк, адәм баласы үзе дә ике кеше шаяруыннан барлыкка килә ләбаса”, – дип, ул халыкны тагын бер кат көлдереп тә алды... Монысы Җәлил хәзрәтнең минем өчен икенче дәресе иде.

Хәзрәт белән тагын бер очрашуым Балтач мәктәбендә булды. Ул анда Туфан ага Миңнуллин белән икебезне үзе оештырган “Әхлак дәресе”ндә катнашырга чакырган иде. Монысында инде без Җәлил хәзрәтнең тәҗрибәле дин әһеле генә түгел, ә оста педагог-мөгаллим булуын да күрдек. Ул мәгариф җитәкчеләре, укытучылар белән генә түгел, ә укучы балалар белән дә уртак тел тапкан, аларның күңеленә ачкыч ярата алган. Бу мәктәптә йөзләренә иман нуры иңгән балаларны күргәч, миңа милләтебезнең киләчәге дә яктырып, нурлырак булып күренә башлады. Әлеге очрашу укучылар өчен генә түгел, Туфан ага белән миңа да бик мәгънәле дәрес булды.

Ә инде Җәлил хәзрәт үзе йөреп, үзе тырышып, бик күп биек бусагаларны таптап дөньяга китергән Бөрбаш мәктәбендәге очрашу минем өчен тагын бер ачышка әверелде. Яңа салынган мәктәпнең яктысы бөтен авылны иман нурына күмгән, андагы урамнарга, йортларга гына түгел, кешеләрнең күңелләренә дә нур өстәгән сыман иде. Җәлил хәзрәтнең шәхси үрнәге, әкренләп, авылдагы башка гаиләләргә дә күчкән, ә Бөрбаш авылындагы әхлак дәресләре, әхлак тәрбиясе тора-бара башка авылларга, башка мәктәпләргә дә таралган. Соңгы елларда без, икътисадый яктан үсеш алган, мул тормышлы татар авыллары тәҗрибәсен өйрәнү өчен, Чуашстанга, Пенза өлкәсенә йөрергә гадәтләндек. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребезнең тәҗрибәсен өйрәнү, халкыбызны мул тормышлы итәргә тырышу, матди байлыкка омтылу бик әйбәт. Әмма дөньяда рухи байлык дигән бәһасез нигъмәт тә бар бит әле. Җәлил хәзрәтнең “әхлак дәресләре”, гомумән, бар кылган гамәле – халкыбызның нәкъ менә шул күңел байлыгын, рухи байлыгын ишәйтү, яшь буынга югары әхлак тәрбиясе бирү бит. Аның бу тәҗрибәсен республикабызның һәм Россиянең барлык татар авылларында тарату чарасын күрсәк, милләтебезнең рухи сәламәтлеге ныгыр, гомере озынаер иде. Монысы – әлегә матур хыял гына. Ә хыялны гамәлгә ашыру үзебездән, дәүләт җитәкчеләреннән тора.

Мин һәр очрашкан саен, үзем өчен Җәлил хәзрәтнең яңа сыйфатларын ача барам, яңа игелекле гамәлләрен күреп куанам, гүя аның мәктәбендә сабак алам. Аның һәр вәгазе минем өчен, һәммәбез өчен тирән мәгънәле, гыйбрәтле әхлак дәресе кебек. “Ходай Тәгалә үзенең зирәк акыллы, йөгерек телле, миһербанлы ошбу бәндәсен халкыбызга иман нуры тарату, куәт өстәү, юл күрсәтү өчен махсус җибәргәндер”, – дип эчтән генә сөенеп куям.

Дөнья гаме, тормыш яме –
Җирдәме ул, күктәме?
Җирне күккә тоташтыра

Җәлил хәзрәт мәктәбе.


www.baltaci.ru

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана