Рөстәм Миңнеханов Кытайдагы татар мәчетендә булды

16 апрель 2014 ел 14:10

15 апрельдә Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгур автономияле районы үзәге Өремче шәһәренең иң эре һәм иске мәчетләренең берсендә булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Өремче - уйгурлар, татарлар, гомумән, мөселманнарның традицион яшәү урыны ул. Татар мәчете Өремчедә иң олы тарихлысы санала. Ул ХIX гасырда, 1897 елда, татар диаспорасы акчасына салынган. XX гасыр башында мәчет 3 мең квадрат метр мәйданны биләгән дини комплекска әйләнгән. Бу шәһәрдәге иң зур мәчетләрнең берсе, һәм анда меңнән артык кеше сыя ала.

Мәчеттә Рөстәм Миңнеханов Өремчедә яшәүче татарлар белән очрашты. Аңа шәһәрдә ислам йолалары ничек саклануы һәм дәвам итүе турында сөйләделәр.

"Безгә монда булу, сезнең белән очрашу, бу мәчетне күрү - зур шатлык", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Өремче татарларына, дип яза "Татар-информ".

 

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику (гг. Урумчи, Пекин, Гонконг). Фото Марсель Бадыкшин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана