Россия ислам институтында “ачык ишекләр” көне узачак

17 май 2013 ел 11:48

Тиздән мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары тәмамланып (кайбер фәннәрдән БДИ «Соңгы кыңгырау»га кадәр була, шуңа күрә чыгарылыш имтиханнары да алдан тәмамлана), югары уку йортларында урак өсте башланачак. Һәр чыгарылыш сыйныф укучысының, аеруча аларның әти-әниләренең уенда бер генә сорау – белем алуны кайда дәвам итәргә? Меңләгән югары уку йорты, йөзләгән һөнәр арасында нәкъ менә үзеңә туры килгәнне, киләчәктә тормыш алып барырга яраклысын табу бер дә җиңел эш түгел.

Казан шәһәрендә унбиш елга якын Россия ислам институты эшләп килә. Дини белем бирүче уку йорты хакында уку-укыту бүлегенең өлкән белгече, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Рим Мидхәт улы Камалов белән әңгәмә кордык.

– Рим әфәнде, сезнең югары уку йортында нинди белгечлекләр буенча укыталар?

– Бездә дүрт юнәлеш буенча белем алырга була. Бу – теология, лингвистика, икътисад һәм журналистика белгечлекләре.

– Россия ислам институтына укырга кергәндә, гадәти югары уку йортына кергәндәге кебек, БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләрме?

– Безнең һәр белгечлек буенча өч имтихан тапшырасы. Бездә дә, гадәти югары уку йортларындагы кебек үк, БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Шулай ук гадәти имтихан тапшыру ысулы да бар. Ул имтиханны абитуриентлар безнең уку йортында тапшыра.

– Ислам институты булгач, димәк, сездә дини белем бирүче укытучылар шактый. Ә менә дөньяви белем бирүче укытучылар җитәрлекме?

– Ислам институтымы ул, башка уку йортымы – белем бирү учреждениеләренең барысына да дәүләт таләпләре бертөрле. Шуңа бездә дә дөньяви белгечлекләр буенча укытучылар җитәрлек. Безнең институтның үзенчәлеге шунда: монда укырга кергән студент ислам мохитендә яши, укый һәм белгеч булып чыга. Безнең студентлар белгечлек алу өстенә, тагын ислам дине нигезләрен дә өйрәнү мөмкинлегенә ия.

– Башка уку йортларыннан килеп укытучылар бармы?

– Безнең институтта югары дәрәҗәдә белем бирерлек укытучылар шактый. Нинди дә булса фәннән белгечебез юк икән, әлбәттә, без башка югары уку йортларыннан да укытучылар чакыртабыз.

– Рим әфәнде, РИИны тәмамлаучылар нинди өлкәләрдә хезмәт куя ала?

– Безнең төп юнәлеш ул – теология. Без, беренче чиратта, дин белгечләре әзерлибез. Бу юнәлештә белем алучылар авылларда, шәһәр мәчетләрендә мулла вазыйфасын башкарырга мөмкин. Әлбәттә, фән белән дә шөгыльләнә алалар. Әлеге юнәлештә магистратурада уку мөмкинлеге дә бар.

Лингвистика буенча белем алганнар тел гыйлемен, гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләрен өйрәнә. Гарәп теле ислам дине белән турыдан-туры бәйләнгән. Коръәни-Кәрим дә гарәп телендә иңгән. Шуңа да РИИны тәмамлаган һәр белгеч гарәпчә камил белергә тиеш.

Икътисад белгечлегенә килсәк, бу юнәлештә белем алучылар теләсә нинди компаниядә икътисад буенча эшли ала. Шуның өстенә ул әле ислам икътисадының да нигезләрен белә. Шул ук хәл журналистикага да кагыла. Бездә журналистика буенча белем алган студент ислам дине нигезләрен дә тирәнтен өйрәнә.

Тагын шуны да әйтергә кирәктер, безнең студентларыбыз чит илләрдә практика үтү мөмкинлегенә дә ия.

Яшәү урыны, туклану мәсьәләсе ничегрәк тора?

– Институтның үзендә ашханә урнашкан. Анда һәр көнне җылы, хәләл ризык белән тукланырга мөмкин. Монда бәяләр кыйммәт түгел, 50-60 сумга бер дигән әбәт ашап була. Торак мәсьәләсенә килгәндә, институт янәшәсендә генә тулай торак бар. Чит шәһәрләрдән, авыллардан килүчеләр шул тулай торакта яши.

Кабул итү комиссиясенең телефоны: +7 (843) 251-01-55.
Web-адрес: e-riu.rumoeobrazovanie.ru/rosiuislam-portal.ru.

P.S.: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт адресы буенча урнашкан Россия ислам институтында 18 май көнне көндезге сәгать унбердә (11:00) Ачык ишекләр көне узачак. Рәхим итегез!

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана