Мөселман журналисты Кодексы

25 апрель 2013 ел 16:13

4 апрельдә Казанда төрле төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән электрон мәгълүмат чараларында эшләүче мөселман журналистларын җыйган «Ислам-online» конференциясе үткәрелде. Конференциядә өстәмәләр һәм тәкъдимнәр белән Мөселман журналисты Кодексы кабул ителде. 

Мөселман журналисты Кодексы

Кодексның төп бурычы - җәмәгатьчелеккә һәм мөселманнар өммәтенә  Ислам кыйммәтләрен тарату максатыннан мөселман журналистлар эшчәнлегенең төп юнәлешләрен аныклау. Шулай ук бу Кодекс мөселман журналисты принциплары бозылган очракларны ачыклауга ярдәм итә ала. Кодекста язылганнар Мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары  ассоциациясенә кергән ММЧ вәкилләренә кагыла. 

Мөселман журналисты кодексы принциплары

1 нче матдә. Мөселман журналистының рухи-әхлакый җаваплылыгы

Мөселман журналист һәр гамәлен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкара, шуңа күрә аның эше Исламның этик һәм  хокукый кануннарына туры килергә тиеш. Ягъни, Изге Коръәнгә һәм Пәйгамбәр (сгв) сөннәтенә.

Мөселман журналист һәрвакыт үз ниятләре һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә каршында җаваплы икәнен истә тотарга тиеш. Шуның өчен дә ул начар, ямьсез гамәлләр кылудан качарга тиеш.

2 нче матдә. Мөселман журналистының социаль җаваплылыгы

Мөселман журналист үз иленең, төбәгенең законнарын хөрмәт итәргә, гражданнарның хокукларын саклауга булышлык итәргә тиеш.

Мөселман журналистикасы халыклар һәм төрле дин вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытуга, мәдәни диалог булдыруга булышлык итәргә тиеш.

3 нче матдә.  Хакыйкыйлык һәм объективлык

Мөселман журналист җәмәгатьчелек хөкеменә җиткергән мәгълүмат объектив, гражданнарның ышанычлы мәгълүмат алырга хокукына тәңгәл килгән, бозылмаган булырга тиеш.

Журналист гомуми иминлеккә каршы килүче шәхси ихтыяҗларны якларга һәм плагиат  белән шөгыльләнергә тиеш түгел.

4 нче матдә. Намуслылык, гаделлек, шәхескә карата ихтирам

Мөселман журналистының намуслылыгы фактларны җентекләп тикшерүеннән, тарату өчен төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларны төгәл күчерүдән, файдаланудан гыйбарәт. Ялгышлык җибәрелгән очракта журналист аны төзәтү өчен тиз арада чаралар күрергә, кире кагарга, гафу үтенергә һәм зарар күрүчегә рухи зыянны капларга тиеш.

Мөселман журналист җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим иткән информация объектив булырга, кешеләрнең төгәл мәгълүмат алу хокукын бозмаска тиеш.

Мөселман журналист шәхес абруена, намусына карата хөрмәтле булырга тиеш. 

Мөселман журналист һөнәри игътибарын юнәлткән кешеләрне хөрмәт итә, алар белән аралашканда үзен әдәпле тота. Тикшерелмәгән мәгълүматләрне, төрле сүзләрне таратырга, башкаларның абруен төшерә торган сүзләр әйтергә тиеш түгел.

5 нче матдә. Гомумкешелек кыйммәтләрен хөрмәт итү

Мөселман журналист эшчәнлеге җәмгыятьтә агрессия барлыкка килүгә каршы торырга һәм тынычлыкны саклауга юнәлдерелгән булырга тиеш.

Мөселман журналист үз эшендә толерантлык, гуманизм, демократия принципларын сакларга тиеш.

Көч куллануга, рәхимсезлеккә чакыручы материаллар бастыру рөхсәт ителми.

6 нчы матдә. Һөнәри бердәмлек

Мөселман журналист һөнәри бердәмлеккә омтылырга, хезмәттәшләренең авторлык хокукларын бозмыйча аларның фикерләрен хөрмәт итәргә тиеш. Хезмәттәшләренең иҗади сәләтләрен, белемнәрен, осталыгын үстерүгә ярдәм итә, кыен хәлгә тарыганнарына ярдәм кулы суза.  Мөселман журналист журналист һөнәренең дәрәҗәсен кайгыртырга тиеш, журналистика авторитетына зыян китерүче гамәлләргә юл куймый. 

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана