Дәвамлы булсын!

12 апрель 2013 ел 09:31

7 апрель көнне Мәрҗани мәчетендә инде уналтынчы тапкыр "Сөембикә сеңелләре һәм энеләре" дип аталган зур чара уздырылды. Мондый кичәләрдә үткән елларны биш йөзләп бала катнашкан булса, аларның саны быел да ким булмады.

Чараның максаты – балаларның белемен генә тикшереп калмыйча, җәмгыятебез һәм динебез өчен файдалы шәхесләр тәрбияләүдән гыйбарәт иде.

Быел да Татарстанның бик күп район-авылларыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә балалар катнашты. Ярыш сәгать тугызда (9.00) башланырга тиеш булса да, күпләр иртәдән үк җыелды.

Чара башланганчы Самарадан өлкәсеннән (Камышлы районы Иске Ярмәк авылы) килгән кызлар белән әңгәмә корып алдым. Рүзилә, Алинә, Эльмира, Алисә, Гүзәл, Илүзә. Аларга 16-17 яшь тирәсе. Кызлар бу бәйгедә беренче ел гына катнашмый – дүрт ел рәттән киләләр икән инде, ә ярыш турында аны оештыручы Әлмира ападан ишетеп белгәннәр. Узган елны араларында җиңү яулаучылар да булган, җиңмәсәк тә күңелебезне төшермибез, иң мөһиме катнашу, ди алар. Коръән сүрәләрен мәчеткә йөреп өйрәнгәннәр.

Әлки районы Карга авылыннан Гөлсинә Әнвәр кызы (татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бәйгегә алты бала алып килгән. Бу балалар “Милли җәүһәрләр” түгәрәгенә йөри һәм мәчеттә яшь хәзрәт Ирек Сәлахиевтан дәрес ала икән.

Быелгы ярыш та гөрләп барды, балалар сорауларга җавап бирде, Коръән укыды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Сөмбел ШӘРИФӘ, КФУ студенты

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана