"Хатын-кызлар дөньяны бизи" түгәрәк өстәл резолюциясе

03 апрель 2013 ел 16:28

2013 ел 3 апрель көнне Татарстан Диния назәрәтенең гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасының  “Хатын-кызлар дөньяны бизи” дип аталган түгәрәк өстәл утырышында кабул ителгән резолюция.

Бүген җəмгыятебездə барган процесслар һəм үзгəрешлəр, бездəн, ягъни Россиядə һəм Татарстанда яшəүче мөселманнардан, шулай ук башка дин һəм миллəт вəкиллəреннəн үзебезнең килəчəгебез өчен борчылуны, миллəт язмышында диннең тоткан урыны хакында тирəнрəк уйлануны, җəмгыять алдында торган мөһим проблемаларны хəл итү өчен эшчəнлегебезне активлаштыруны талəп итə.

Без бүген Татарстанда Ислам яңарышы яңа баскычка күтəрелде, динебез яңадан рухи дөньябызга əйлəнеп кайтты һəм җəмгыять тормышында үз урынын тапты дип килəчəккə зур өметлəр баглый алсак та, əле чишелмəгəн мəсьəлəлəр дə җитəрлек. Алар арасында иң мөһимнəреннəн:

-     җəмгыятебезнең əхлакый хəлатенең шактый түбəн булуы;

-     яшь буынны килəчəк тормышка əзерлəүдə дини һəм югары əхлакый нормаларга нигезлəнгəн тəрбия системасының булмавы;

-     уку-укыту системасының бүгенгə кадəр туктаусыз үзгəртеп корулар кичереп, безнең мəнфəгатьлəребезне канəгатьлəндерүдəн һаман да читлəшə баруы;

-     татар гаилəсенең, бигрəк тə шəһəрлəрдə, һаман да кризис хəлендə булып, дини һəм əхлакый кыйбласын билгелəүдə уңай якка əкрен үзгəрүе;

-     дəүлəтебез тормышында мөслимəлəрнең дини ихтыяҗларын канəгатьлəндереп, аларны җəмгыятьнең тулы хокуклы вəкиллəре дип санау өчен хокукый, сəяси һəм социаль шартларның җитмəве.

Бу проблеманың əһəмиятен аңлап, бүген, һичшиксез, бу өлкəдə җитди адымнар эшлəү вакыты җиткəнлеген тану мөһим.

Фикер төрлелегенə таянган демократик җəмгыятьтə, яшьлəрне əхлаксызлыкка этəрə торган барлык чараларны да тыю мөмкин булмаганлыгын танып, бүген югары əхлак нормаларын пропагандалау чараларын киңəйтүне өстенлекле юнəлеш дип тану урынлы булыр.

Аның өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим:

-   масса-күлəм чараларында динебезнең нигезен дөрес аңлатучы тапшыруларның һəм материалларның санын аттыру һəм булганнарының сыйфатын яхшырту;

-   мəгариф системасында дини тəрбиянең урынын билгелəүнең əһəмиятен танып, бу өлкəдə дəүлəт белəн конструктив эш алып бару һəм конкрет тəкъдимнəр белəн чыгу;

-   киң җəмəгатьчелеккə мəдəниятнең асылын дин тəшкил иткəнлеген игътибар үзəгендə тотып, рухи тəрбияне дə югары əхлакый нормаларга таянып алып барылырга тиешлелеген төшендерү;

-   Ислам диненең асылын бозуга юнəлдерелгəн акциялəргə вакытында тиешле дəрəҗəдə җавап биреп, динебезнең тынычлык дине икəнлеген пропагандалау;

-   яшьлəр арасында Ислам диненə мөнəсəбəтне уңай якка үзгəртү өчен аның мəгърифəтне һəм гыйлемне бик югары бəялəгəнен даими ассызыклау.

Түбәндәгеләрне беренчел чиратта эшләргә кирәк дип саныйбыз:

1.            Шәһәрләрдә, районнарда, авылларда «Хәерле гаилә» дип аталган үзәкләр булдыру.

2.            Республикабызда яшәүче татар мөселман хатын-кызлары өчен милли кием җитештерү процессын башлап җибәрергә – Татарстан Республикасы икътисад министрына хат юллау.

3.            Башкалабызның милли йөзен саклап калуны, сабантуйларда, милли бәйрәмнәребездә, югары уку йортларында исерткечләр сатуны тыю һәм әдәп-әхлак кануннарына каршы килгән реклама-игъланнар кую тыелган урыннар булдыруны сорап Казан шәһәре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә.

4.            Милли үзаңыбызның мөһим өлеше булган телебезне саклауны максат итеп куярга тиешбез:

–              мәчет-мәдрәсәләрдә, дини уку йортларында татар телен актив кулланышка кертү;

–              татар гаиләләрендә туган телдә сөйләшүне максат итеп кую һәм пропаганда алып бару.

Дини һəм əхлакый тəрбиянең бүген иң мөһим проблемаларның берсе икəнлеген тану, тискəре күренешлəрне кискен тəнкыйть итү белəн беррəттəн, актив эшчəнлекне киң җəелдерүне дə əһəмиятле булуын беренче планга куя. Бу юнəлештə эшчəнлегебезнең тиешле дəрəҗəдə булмавын танып, киң җəмəгатьчелекнең игътибарын барыбызны да борчыган бу проблемаларга юнəлтү бүген безнең мөһим бурычларыбызның берсе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана