Габдулла хәзрәт Әдһәмов: “Корбан гаете бездә фидакарьлек тәрбияли”

29 октябрь 2012 ел 09:09

27 октябрьдә “Казан" милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ихлас“ мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсенә - Корбан гаетенә багышланган мәҗлес - Корбан ашы уздырды.

Корбан ашы татар, Татарстан яшьләрен берләштерү, халкыбызның матур дини гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан үткәрелде.
Корбан ашын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Ихлас мөселман яшьләре хәрәкәте оештырды.
Корбан ашын Коръән аятьләре белән “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов ачып җибәрде. 
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, мөселман яшьләрен бәйрәм белән котлап, “Аллаһы Тәгалә корбаннарыбызны кабуллардан кылса иде. Ул безгә билгеле бер тәрбия бирә”, дип белдерде. Ибраһим г.с. тарихына тукталды. Аның, Аллаһы Тәгалә боерыгына буйсынып, үз баласын корбанга китерергә әзер булу фактын фидакарьлек сабагы дип бәяләде. “Моннан да зур фидакарьлек сабагы булуы мөмкин түгел. Бу фидакарьлекне бездә Корбан гаете тәрбияли”, - диде хәзрәт. 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Марс Тукаев татар конгрессының дин әһелләре белән тыгыз бәйләнештә эшләвен, әмма моңа кадәр оештырылган мәҗлесләрнең зур масштабта узмавын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: бүгенге чарага берничә йөз яшь егет һәм кыз чакырылган иде. 
Чарада катнашкан татар яшьләре арасында республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Ихлас мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары бар иде.
Мәҗлес вакытында республиканың абруйлы имамнары тарафыннан Коръән, вәгазь укудан кала, кызыклы программа тәкъдим ителде: мөнәҗәтләр, хәдисләрне, татар тарихын һәм Исламга кагылышлы фактларны белү буенча викторина да уздырылды. 
Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Тәбриз Яруллин Исламның берләштерү потенциалын кулланырга чакырды. Дингә яшьләрне дингә тарту зарурлыгын билгеләп үтте. “Без – яшьләр – милләт, дин нигезендә берләшик”, - диде Тәбриз Яруллин. 
Ихлас оешмасы вәкилләре исә, бер-беребезгә таяныч булып, максатларны тормышка ашырырга чакырды.
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов Корбан гаетенең тарихы белән таныштырды. 
Мәҗлес вакытында республиканың абруйлы имамнары тарафыннан Коръән, вәгазь укудан кала, кызыклы программа тәкъдим ителде: мөнәҗәтләр, хәдисләрне, татар тарихын һәм Исламга кагылышлы фактларны белү буенча викторина да уздырылды. Чара мул бәйрәм өстәлләре артында дәвам итте. Кичә күмәк дога кылу белән тәмамланды.

“Татар-информ”, Римма Гатина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана