Фоат хәзрәт: «Хәләл җитештерү белән һәркем таныша ала»

17 июль 2012 ел 09:16

Соңгы вакытта кошчылык фабрикалары хәләл продукция җитештерүгә күбрәк игътибар итә башлады. Чөнки аңа ихтыяҗ бар. Әмма әле бер, әле икенче фабриканың продукциясенең хәләллеген шик астына алган хәбәрләр дә ешрак тарала. Моны үзара конкуренциянең бер элементы итеп карарга буладыр.

Мин, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының экспертиза бүлеге җитәкчесе буларак, бу уңайдан шуларны белдерер идем. Әгәр кемдер теге яки бу продукциянең хәләллеген шик астына ала икән, бүгенге көндә аның шәригать таләпләренә җавап бирүен-бирмәвен тикшерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Моның өчен Хәләл комитетының яки җитештерүче предприятиенең сайтына керергә һәм җитештерү технологиясе белән якыннан танышырга була. Әйтик, мин моны “Чаллы-Бройлер” мисалында күрсәтергә телим. Ошбу җәмгыять тавык итеннән хәләл продукция җитештерүгә 2004 нче елны тотынды. Һәм аны 40 тонна күләмендә эшләп чыгарды. Былтыр бу сан 5650 тонна тәшкил итте. Ягъни үсеш 150 мәртәбә. “Чаллы-Бройлер”да хәләл тавык ите, 20 төргә якын колбасалар, делекатеслар, вакуум саклагычта ысланган ризыклар эшләп чыгарыла. Җәмгыять хәзерге вакытта хәләл продукция җитештерүнең масималь куәтенә чыкты. Аны алга таба күбәйтү өчен яңа куәтләр таләп ителә. Биредә бүгенге көннең иң яхшы технологиясе кулланыла, күп процесслар, шул исәптән температура реҗимы автоматлаштырылган, компьютерлаштырылган.

Шунсы да бик мөһим: фабриканың ишекләре Хәләл комитеты белгечләре өчен һәрвакыт ачык – пропускларыбыз бар, керәбез, тикшерәбез. Биредә хәләл продукция өчен чебиләр Аллаһы исемен әйтеп кулдан суела. Бу эш һәр көнне иртәнге 05.30 сәгатьтә башлана, 8.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Җиһазларның чисталыгы берничә контроль аша уза. Сую линиясендә суючылардан тыш контролерлар тора. Алар җаны чыгып бетмәгән тавкларны читкә алып куялар. Җаннары тәмам чыкканнан соң гына аларны яңадан линиягә кайтаралар. Сую белән пешекләү арасы 3,5 минут вакытны үз эченә ала. Зуррак һәм хәлләрәк чебечләр булганда алар бу вакыт эчендә җан биреп өлгермәскә дә мөмкин. Шуңа күрә һәрбер чебеч кул белән капшап тереклек сыйфатының бармы-юкмы икәнлеге тикшерелә. Бу эш җаннары чыгып бетмәгән тавыклар пешекли торган суда тончыгып үлмәсеннәр өчен башкарыла.

Шуны да әйтим, “Чаллы-Бройлер” бүгенге көндә хәләл җитештерү өчен кулдан суюны башкарган бердәнбер фабрика булып кала. Күптән түгел Германиядән яңа җиһазлар тәкъдим итү буенча вәкил килде. Аны озатып йөрергә туры килде. “Чаллы-Бройлер”да булгач бу вәкил конвейрда кулдан чалуның беренче мәртәбә күргәнлеген белдерде. Чөнки Европаның, Американың хәләл продукция җитештерүчеләре механик пычаклар кулланалар.

Былтырның 7 июлендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы рәисе, баш казые, төбәк казыйлары “Чаллы-Бройлер” җәмгыятендә булып хәләл продукция җитештерү һәм саклау технологияләре белән якыннан таныштылар. Аларның фикере бер булды: җәмгыятьтә җитештерелгән продукция тулысынча шәригать таләпләренә җавап бирә.

“Чаллы-Бройлер” һәр елны Казанда һәм Мәскәүдә уза торган Хәләл-Экспо күргәзмәләрендә актив катнашып килә. Быел да ул алардан дипломнар алып кайтты. Шуңа күрә фабриканы чит илләрдә дә торган саен күбрәк беләләр һәм уңай бәялиләр. (Укучы дөрес аңласын: минем ниятем “Чаллы-Бройлер” продукциясенә реклама ясау түгел. Фәкать бер фабрика үрнәгендә хәләл җитештерүне күрсәтәсем килде).

Бүгенге көндә сәүдәгә хәләл чебешләр “Приосколье”дан, Турбаслыдан да килә. Алар өчен Мөфтиләр Шурасы, Башкортостан мөселманнары каршындагы Хәләл комитетлары җавап бирә. Мин үзебезнең Комитет карамагындагы фабрикалар буенча гына сүз алып барам. Болар – алда аталган җәмгыятьтән тыш, Питрәч, Акаш (Мари-Эл), Равис (Челәбе өлкәсе) кошчылык фабрикалары. Аларда җитештерелгән хәләл продукция һәрвакыт контроль астында, бернинди дә шик тудырмый.

Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл Комитетының экспертиза бүлеге җитәкчесе

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана