Әлмәттә балалар өчен җәйге ислам курслары үтә

20 июнь 2012 ел 14:01

Быелгы җәй башы балалар өчен җәйге ислам курсларын оештыруда бик уңай вакыт булды. Әлмәт районының мәчет-мәдрәсәләрендә берничә җәйге ислам курслары уңышлы тәмамланып, үзләренә тагын да күбрәк балаларны җәлеп иттеләр. Июнь аенда шәһәрнең Үзәк мәчетендә, Иске Әлмәттәге 1 нче мәхәлләдә, Урсаладагы 8 нче мәхәлләдә («Нурсала» мәчете), Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегендә 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен ислам динен өйрәтү буенча курслар булып узды.

Укыту эшләрен Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре алып барды. Көндезге курслар 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Биредә төш алдыннан балалар дин гыйлемнәрен өйрәнделәр, төштән соң алар кызыклы уеннарда катнаштылар, шәһәр паркында ял иттеләр, экскурсияләргә, роллердромга йөрделәр.

Шуны әйтәсе килә, кайбер мәчетләр өчен балалар өчен җәйге курслар үткәрү яхшы традициягә әйләнеп бара. Мәсәлән, Әлмәтнең Үзәк мәчете һәм Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлеге барлыкка килгән вакыттан ук балалар өчен шундый чаралар үткәргәннәр һәм хәзер бу җәйге курслар аларның йөзек кашы булып тора.

1 нче мәхәллә - Әлмәтнең иң иске мәчетләренең берсе. Элекке елларда ул матур исем йөрткән – Яшел мәчет. Бүгенге көндә көндә ул бик уңышлы эшләп килә, ә балалар өчен җәйге ислам курслары биредә 2007 нче елдан бирле оештырыла. «Нурсала» мәчете исә балаларны укыту-тәрбияләү эшләре белән 2010 нчы елдан башлап шөгыльләнә.

Кыска гына вакытка мәчет заллары, укыту бүлмәләре тынып калды. Шау-гөр килеп, көлеп йөрүче балалар яңа белемнәр алып, әдәп-әхлакка өйрәнеп өйләренә таралышты. Ләкин моның белән генә бетмәде, мәчет-мәдрәсәләрдә курслар дәвам итә. «Нурсала» мәчетендә ир балалар өчен яңа курслар башланып китте, алар 15тән 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Мактама бистәсенең «Марс» мәчете дә балалар өчен ишекләрен ачты: кыз балалар өчен курслар 16 нчы июньнән алып 25 нче июньгә кадәр, ир балалар өчен 2 нче июльдән 11 июльгә кадәр узачак.

Шулай ук кечкенә мөселманнарны кунакка Техснаб бистәсендә урнашкан 7 нче мәхәллә мәчете чакыра. Биредә ир балалар өчен курслар 20 июньнән 6 июльгә кадәр оештырылачак.

Әлбәттә, Әлмәт ислам мәдрәсәсе дә артта калмый. 18 июньдә кызлар бүлегендә 10-15 яшьлек кыз балалар өчен Коръәнне өйрәнү буенча курслар башланып китте. Бу курслар июльнең 15нә кадәр дәвам итәчәк дип игълан ителде. Шулай ук 6 августтан 19 августка кадәр биредә 15-25 яшьлек кызлар өчен Коръәнне өйрәнү буенча курслар оештырылачак.

Язгы чәчүләр үтте, ашлыклар утыртылды, мул уңышны көтәсе калды. Икмәкне тырышып утырткан кебек, җәйге ислам курсларында да балаларга белем орлыклары салалар, дини тәрбия бирәләр. Нинди уңыш җыясыбыз нәкъ менә балаларыбызны ничек итеп тәрбияләүдән тора ич! Аллаһ насыйп итсә, уңышыбыз мул булыр!

Айрат ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт муниципаль районы Советының Дини һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана