Ислам - мәгълүмат кырында

09 июнь 2012 ел 13:28

8 июньдә Бөтенроссия татар дин әһелләренең Казанда узучы форумы кысаларында “Мәгълүмат кырында Ислам” секциясе эшләде. Дини массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы сөйләшүдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, журналистлар һәм башкалар катнашты.

Әлеге чарада мөселманнарга информацон сәясәттә актив катнашып кына Россия ислам имиджын ныгытып булуы хакында әйтелде. Моның өчен медиа пронстранствода алдан уйланылган ныклы информацион сәясәт кирәк. Шуңа заман таләбен истә тотып, ислам мәгълүмат чараларын үстерергә һәм мөселманнарга дөньяви мәгълүмат чаралары эшендә актив катнашырга кирәклегенә басым ясалды. Яңа ачылачак “ТНВ Планета” каналында һәм “Татар иле” порталында дини мәгълүматка киңрәк урын бирү кирәклеге әйтелде.

Чыгыш ясаучылар мөселманнар өчен интернет кырында татар телле мәгълүмат чараларының бик аз булуына тукталды. Күп сандагы диния нәзарәтләре эшчәнлекләрен татар телендә алып бармавы әйтелде. Искәрмә буларак, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ике телле рәсми сайты күпләргә үрнәк булып тора. Гомумән, мәгълүмат кырында нәзарәтнең эшчәнлеге даимилеге һәм оперативлыгы белән аерылуы хакында билгеләп үтелде.

Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рус һәм татар телләрендә “Умма”, “Дин вә мәгыйшәт” газетлары атна саен дөнья күрә. Алар икесе ике газета – битләр саны, эчтәлек, бизәлеш төрле. “Дин вә мәгыйшәт” газетасы күбрәк милли-дини яшәешебезне, дини вакыйгаларны яктырта. Ул- тарихи басманың дәвамы. Бүгенге көндә 1917 елгы инкыйлабка кадәрге татар милли зыялыларының эшчәнлеген дәвам иттерелеп, бу басмада даими рәвештә хәзерге заман галимнәренең, дин белгечләренең мәкаләләре дөнья күрә.

“Умма” дини тормышны рус телендә яктыртучы фәнни-популяр газета буларак чыгарыла. Ул бик күп социаль институтлар белән элемтәдә тора, фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар уздыруда актив катнаша, шулай ук газета редакциясе үз укучылары катнашында «түгәрәк өстәл” кебек чаралар да үткәрә.

Гомумән, бу матбугат чаралары динне укучыларга көчләп тагу максатын алга куймый, алар өчен иң мөһиме – укучы үзе уйлансын, дин хакында фикерләрен тупласын.

“Умма” һәм “Дин вә мәгыйшәт” Татарстан газет-журналлар каталогына кертелгән, һәр почтада язылырга мөмкин. Бу газетлар һәркайсы 5 мең тираж белән басыла, абунәчеләргә, дини оешмаларга, мәчетләргә таратыла.

Интернет дини мәгълүмат чыганаклары басма газетлардан шактый аерыла. Мәгълүматны таратуның иң заманча, кулай, тиз ысулы санала. ТР мөселманнары Диния нәзарәте басма газетлардан тыш интернет кырында үз мәгълүмат чараларын булдырды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты dumrt.ru да һәр көн уртача 4-5 хәбәр һәм мәкалә эленә. Бүгенге көндә әлеге сайтка айга уртача 70 тән артык татарча, 80 нән артык рус телендә хәбәр урнаштырыла. Шулай ук, нәзарәтнең эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр, фоторепортажлар, видео-аудио язмалар оператив рәвештә тәкъдим ителә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт һәм мәгълүмат бүлеге

 

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана