Гыйлем үскәндә тынычлык арта

31 май 2012 ел 17:21

31 майда авыл муллалары чираттагы тапкыр Казанга, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләрен алырга килде. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз бу юлы имам-хатыйблык вазифасын раслый торган әлеге документны Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан районы имамнарына тапшырды. Чарада мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район мөхтәсибләре катнашты.  

Илдус хәзрәт шәһадәтнамә тапшыра башлаганчы авылларда дини эшчәнлек алып баручы имамнар белән аралашты һәм аларга дини вәзгыятькә карата фикерләрен җиткерде. “Бирегә, Казанга шәһадәтнамәләр алырга дәшү ул, бары сезгә хөрмәт күрсәтү, рәхмәт әйтү һәм динебез юлында бергәләп эшләргә, тырышырга өндәү булып тора”, - диде ул.  

Мөфти нәзарәтнең конференцияләр залын тутырып утырган ак чалмалы, түбәтәйле муллаларыбыз алдында чыгыш ясаганда, гыйлемлелеккә, үзара хөрмәт белән эшләүгә аерым игътибар юнәлтте.

“Муллалар үзара килешеп эшләгәндә, дини уку-укыту системасы һәм барлык дини эшчәнлек уртак булганда, дини-әхлакый тәрбия алып барылганда илдә гыйлем, тынычлык арта бара. Ни өчен сугыш, фетнә чыгаралар соң? Әлбәттә, үсеш булмасын өчен. Кеше ыгы-зыгыга игътибар иткән вакытта белем алмый, бер-берсенә ярсый. Пәйгамбәребез (сгв) ярсу – шайтаннан, ди. Ярсыган, ачуланган, кешеләр бер-берсенә тел тидергән вакытта үсеш юк. Наданлык тарала, аңлашылмаучанлык китә. Галимнәр күбәйгәндә, тынычлык булганда ислам өммәте алга барачак”, - дигән сүзләрен җиткерде.

Инде мәгълүм балганча, 31 майда РИУ да ислам вузларында белем алучы студентларның олимпиадасы һәм шушында җыелган вуз ректорлары катнашында Россия ислам мәгарифе советы утырышы үткәрелде. Илдус хәзрәт шул хакта искә төшереп: “Аллага шөкер, бик шатланып әйтәм, остазларымның берсе дип санаган Рафыйк Мөхәммәтшин бөтен ислам уку йортлары советы рәисе итеп сайланды. Бу совет Мәскәүдән Казанга күчте. Элек-электән Казан кайнап торган гыйлем учагы саналган. Коръәннең беренче басмасын татарлар нәшер итүе белән дә горурланабыз”, - диде ул. Моннан тыш мөфти хаҗ мәсьәләләренә тукталды.  Нәзарәт бары тик ТР МДН Хаҗ программасы өчен җаваплы икәнне ассызыклады.

Соңгы вакытта татарлар арасында ыгы-зыгы тудырган “Саклаучы” һәйкәленә кагылышлы вәзгыятьне дә аңлатып узды. “Аллага шөкер, һәйкәл кую турында ишеткәч тә иң беренче булып Марат Илшатович белән Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать иттек. 2 сәгать сөйләшеп утырдык, әле шау-шу купканчы ук  аңлаштык, килештек. Бу уңайдан Президентыбыз да, Дәүләт Советы рәисе дә үз фикерләрен әйтте.  Бу мәсьәләне һаман куерталар, 10 июньдә яки  30 августта куялар икән диләр. Гади халык арасында коткы таратырга кирәкми. Акыл белән, хикмәт белән яшик, буш сүздән кирәкмәгән проблема, мәшәкать чыгарырга кирәкмәс. Безнең халык ислам белән яшәгән. Без - татар мөселманнары. Болгар дип аталганмы, төркиме, татармы, тарихыбыздан күренгәнчә, татарлар ислам дине белән барган, үскән”, - диде ул.

Мөфти вәгазеннән соң Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт үз фикерләрен җиткерде. “Беренче шәхадәтнамәне 90нчы елны алган идем, - диде ул. - Бүген менә эшлик дигәндә аяк чалучы юк бит, Аллага шөкер. Укытыйм дисәң дә бөтен мөмкинлекләр бар. Дин тотарга ирек булганнан соң хәзер менә 25 еллап вакыт үтеп китте. Әле безнең 70 ел динсезлек тәрбиясе алган бабайларны, әбиләрне мәчеткә китерү җиңел түгел. Шуңа күрә, гади авыл имамы буларак әйтәм, бер киртә юк, бер -беребезне хөрмәт итәргә, хезмәтен күрергә өйрәнергә генә кирәк”.

Җәлил хәзрәт чыгышыннан соң Бөгелмә мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүз алды. Ул мөфти Илдус хәзрәткә Бөгелмә районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Иршат Измайловның “Рәхмәт хаты”н тапшырды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган “Сабыйга” хәйрия акциясе кысаларында әлеге хастаханәдәге яңа туган сабыйларга ярдәм күрсәтелде. Менә шул уңайдан мөхтәсиб хастаханә табибларының рәхмәтен җиткерде.

Нәзарәткә килеп шәһадәтнамә алу авыл имамнары өчен мөфти белән турыдан-туры очрашырга, үзара фикер алышырга, шулай ук Казанны күреп, башкала мәчетләрендә булып китәргә бер җай булып тора. 

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН нең дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана