Аллаһы Тәгалә гыйлеме белән сугарылган кешегә мулла диләр...

19 май 2012 ел 16:54

19 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә икенче тапкыр рәсми рәвештә имам-хатыйблык  шәһадәтнамәләре тапшырылды. Имам-хатыйблыкны раслаучы әлеге документларны беренчеләрдән булып 12 майда Алабуга, Лаеш, Кама Тамагы районнары дин әһелләре алган иде. Бу юлы Казанга мөфти Илдус хәзрәт Фәиз  кулыннан шәһадәтнамәләр алырга Норлат, Тәтеш районы муллалары килде.

Илдус хәзрәт имамнарны шәһадәтнамә алулары белән котлады һәм һәрберсенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Коръән-Кәриминең “Казан басмасы”н бүләк итеп тапшырды.

“Адәм баласы дөньяга килгәннән алып, киткәнчегә кадәр муллага мөрәҗәгать итә. Аллаһы Тәгалә гыйлеме белән сугарылган кешегә мулла диләр. 90 нчы еллардан башлап имам дигән төшенчә керә, имам - намазда басып торучы дип, өйрәтә башладылар. Ләкин безнең мәчет имамы ул - мулла кеше һәм имам-хатыйп булгач, намазда алда басып торучы гына түгел, гомумән, халыкны әйдәп, үзе артыннан ияртеп баручы кеше дип аңларга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, Аллаһы Тәгалә белән гади халык арасын тоташтыра торган чылбырның бер боҗрасы. Гади халыкка арадашчы кирәк түгел диләр. Әмма Коръән укый белмиләр - безне чакыртып китерәләр. Бала туса да, якыннарыбыз мәрхүм булса да дога кыла алмый һаман безгә мөрәҗәгать итәләр, чөнки гамәлләребезне Аллаһы Тәгаләгә белән ничектер тоташтырырга кирәк. Дини белем бирергә дә мулла кирәк. Арадашчы булмыйча, кем булсын соң ул?! Милләтебезне саклау юнәлешендә дә бергәләп эшлибез” – диде.

Шулай ук ул Норлат һәм Тәтеш районнары мөхтәсибләренең активлыгын, тырышып эшләүләрен билгеләп үтте. Моннан тыш алда җәй эшләре – мәчетләр каршында балалар лагерьларен оештыру кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте. “Ничек тә мөмкинлектән чыгып, балалар белән эшләргә, халыкта әдәп- әхлак тәрбияләргә тырышыгыз. Мәчетләргә очраклы гына рәвештә генә бармагыз. Хәтта беркем бармаганда да, үзегез генә булса да намаз укырга йөрегез. Динне дә, дин белән бергә милләтне саклау да безнең өстә”, - диде.

Шәһадәтнамә тапшыру тантанасына ике районнан 50 дән артык мулла килгән иде. Уналтынчы ел Тәтеш мөхтәсибе булып эшләүче Инсаф хәзрәт Җәләлетдин районнарындагы дини тормыш турында: “Аллага шөкер, районыбызда 15 мәчетебез бар. Мәчетләр каршында мәдрәсәләребез эшләп килә. Анда яшь хәзрәтләр һәм мөслимәләребез мөгаллимлек эшен алып бара. Шулай ук бөтен мәхәлләләрдә дә диярлек укулар бара. Әлегә хәтле, Илдус хәзрәт әйткәнчә, эшләребезне нәзарәт белән бергә башкарып килдек. Алга таба да бергә исламыбызга хезмәт итәргә насыйп итсен. Нәзарәткә рәхмәтемне әйтәсем килә. Чөнки нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә җавапны бирергә, ярдәм итәргә тырышалар, Аллаһының рәхмәте булсын. Инде халык белән эшләүче имамнарыбызга Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен”, - диде.

Шулай ук ул безне беренче тапкыр имам-хатыйблыкка шәһадәтнамә алган “Кадрия” мәчете яшь имам- хатыйбы Фәиз хәзрәт белән таныштырды. Фәиз Әһлиуллин әле беренче ел гына имам булып эшли икән. Тәүге тапкыр  шахадәтнамә алуын үзе өчен зур мөһим бер вакыйга итеп кабул итүен әйтте. “Миңа мәчеттә эшләү авыр түгел, чөнки күңелем шуңар тартып тора. Шуңа күрә бөтен көчемне дин юлында эшләүгә сарыф итәргә тырышам”, -  диде Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган яшь имам.

Диния нәзарәтендә район муллаларына имам-хатыйблыкка  шәһадәтнамәләр тапшыру киләсе атналарда да дәвам итәчәк.

Айзирәк Гәрәева,

дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана