Кол Шәриф оныкларының бишенче бәйгесе

17 май 2012 ел 12:08

Чаллы мөхтәсибәтенең актив булышлыгында шәһәрдә моннан биш ел элек “Кол Шәриф оныклары” хәрәкәте туды. Анда катнашучылар ел дәвамында берничә этап аша узалар. Алар бәйге рәвешендә оештырыла. Ел саен ошбу хәрәкәткә яңа балалар тартыла тора. Быелгы бәйгеләрдә 80 малай катнашкан. Аларның 20 се ярымфиналга, ә 6 сы финалга үткән. 16 майда шушы егетләр арасыннан иң яхшысын сайлап алу бәйгесе булды. Ул шәһәрнең “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында  күп санлы тамашачылар катнашында барды. Милли киемнәрдә 6 егет – 84нче Гали Акыш лицееннан 6 “б” сыйныфы укучысы Раил Сәхәбиев, шул ук лицейдан 8 “а” укучылары Илдар Котдусов һәм Радик Гафиятуллин, 8 “б”дән Артур Хөсәенов, 2нче татар гимназиясенең 7 “а” укучысы  Булат Шәмсуров, 8 “а”дан Рөстәм Хөснуллин   сәхнәгә чыктылар. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла егетләрне җылы тәбрикләде, аларның милләтебез өчен  чын шәхесләр булып үсүен теләде.   Һәм шундук  сынамышлар башланды. Иң башта егетләр татар халык мәкальләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Аннары Габдулла Тукайның: “И туган тел, и матур тел, әткәм, әнкәмнең теле..”дигән юлларга кушып үзләре дә ошбу темага шигырь юллары иҗат иттеләр. Шуннан соң викторина сорауларына җавап бирү, машина форсункасын сүтеп җыю бәйгесе булды. Егетләргә һәр дөрес җавап, җиңү өчен баллар өстәлә торды. Жюри эшләгән арада егетләр иҗат иткән видеосюжетлар, “Кол Шәриф оныклары” бәйгесендә катнашучыларның спорт ярышлары күрсәтелде. Егетләр әниләренә бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Аны бик җылы сүзләр белән тамашачылар алдында әниләренә тапшырдылар. Һәм менә жюри эшен тәмамлый. Хәрәкәткә нигез салучы, бүгенге көндә дә аны җитәкләүче Фәрит хәзрәт Мөдәррис бәйгедә катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын, аларның бер-берсеннән берничә балл белән генә аерылуын хәбәр итте. Әмма өстен бер балл да җиңүгә китерә. Һәм биредә нәк шулай булды да: көндәшләреннән берничә баллга гына өстен чыгып 13 яшьлек Раил Сәхәбиев абсолют җиңүче итеп табылды һәм бәйгенең иң дәрәҗәле призына – велосипедка лаек булды. 

   Бәйгене тамаша итәргә егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары килгән иде. Без Раилнең әнисе Гүзәл ханым һәм бабасы Миннефәрит ага белән сөйләштек һәм җиңүче турында өстәмә мәгълүматлар алдык. Аларның әйтүенчә, Раил лицейда 4 һәм 5 билгеләренә генә укый икән. Каратэ белән җитди шөгыльләнә, Рәсәй  беренчелеге буенча  ярышларда катнаша. Былтыр көзен Казанда узган турнирда өченче призлы урынны яулаган. Һәм шулар белән бергә, Раил биш вакыт намаз укырга да вакыт таба. Менә нинди алар “Кол Шәриф оныклары” хәрәкәтендә катнашучылар.

   Рәсемнәрдә: финалда катнашучы егетләр

 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана