Буш башак түгелме син?

09 май 2012 ел 12:03

Башак тулган саен җиргә иелә бара. Буш башаклар гына башларын горур, тәкәббер тоталар. Белемле, гыйлем алган кешеләрнең дә күпчелеге бу дөньяның күпкырлылыгына, шул ук вакытта камиллегенә сокланып, аны яратучы Аллаһы Тәгаләгә башларын ияләр. «Гыйлем ияләре утырып та, ятып та, басып та Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге хакында, ул яраткан әйберләр турында фикер йөртерләр», диелә Коръән Кәримдә.

Бер ханым ерак Себердән үк башкалабыз Казандагы абруйлы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә килеп белем ала. Читтән торып укырга килү өчен бер атна вакыты юлга китә. Өч көн поезд белән килә, читтән торып уку бүлегендә ун көн дәвамында имтиханнарын тапшырганнан соң, өч тәүлек вакыты кайтыр юлда уза. Аның, Раббыбыз ризалыгына ирешергә теләп, ара ераклыгына, авырлыкларга карамастан, белем алырга теләгәненә сокланмый мөмкин түгел.
 
Икенче бер ханым шул ук мәдрәсәдән ерак түгел генә яши, эше дә шул тирәдә генә.Укырга,белем алырга менә дигән шартлар бар. Ләкин йөрәгендә дини белем алуга омтылыш бөтенләй дә юк. Инде үзебезне дә шушы хатын урынына куеп карыйк. Аның кебек без дә буш башакны хәтерләтмибезме икән?
 
Буш башак булмас өчен иң элек үзеңне табу кирәк шул. Үзеңне табу, ягъни Сине яратучы турында уйлау, фикерләү. Кемдер, бәлки, иң элек Аллаһны табарга кирәк дияр. Ләкин үзеңне тапмый торып, җанны чистартып, иманга урын булдырмый, начар гадәтләрдән арынмый торып, Аллаһны табу мөмкин түгелдер.
 
Җаһилият чорында, ягъни ислам дине кабул ителгәнче гарәпләр кулларыннан төшкән чыбыркыларын да иелеп алмаганнар, аяк киемнәренең чишелгән бауларын да бөгелеп бәйләмәгәннәр. Чөнки баш ию хурлык саналган. Чиктән тыш горур, тәкәбберлеге хәттин ашкан милләт бүгенге көндә биш тапкыр намаз укып, сәҗдә кылып яши. Әгәр буш башак булып калсалар, алар да күптән юкка чыккан булырлар иде. Чөнки Раббыбызга җир йөзенә азгын, буйсынмас халык урынына икенче кавемне китерү бер дә авыр түгел.
Тагын бер гыйбрәтле мисал китерәсем килә. Бер туташ ислам дине кануннары буенча яшәгән әнисенең вәгазьләренә карамый, аңа каршы барып, христиан динендә булган рус егетенә кияүгә чыга. Янәсе, искелектән арынып, намаз укымый, ураза тотмый гына супер заманча яшәргә тели. Ләкин Ходайның рәхмәтеннән дә, ләгънәтеннән дә качып булмый шул. Күп тә үтми рус кияү әбисе, ягъни хатынының әнисе белән «Әссәламегаләйкүм!» дип исәнләшә башлый. Әбисенең зыялылыгына, пөхтәлегенә, укымышлылыгына соклана. Бу гүзәл сыйфатларның ислам дине кушканча яшәүдән икәнлеген йөрәге белән аңлап, үзе дә, әти-әниләренә каршы барып булса да, ислам динен кабул итеп намазга баса. Машинасындагы тавык тәпиен алып ташлап, Коръән аятьләрен яңгырата башлый. Супер заманча яшәү нияте белән руска кияүгә чыккан әлеге туташка барыбер намаз укырга, дини кануннарны үтәп яшәргә туры киләчәк. Әгәр иреннән аерыласы килмәсә инде. Аллаһы, гүя миннән качып котыла алмассың, диптер, шундый башка сыймас гыйбрәтләрен дә күрсәтә.
 
Җеназа намазы укып, зиратка күтәреп алып киткәндә, мәрхүм бик каты итеп кычкырыр ди. Ләкин аның тавышын тере кешеләр дә, җеннәр дә ишетмиләр. Ә менә башка тере җан ияләре, ягъни этләр, мәчеләр ишетәләр икән. Күрше авылда мәеткә җеназа намазы укыганнан соң, бер песи, усал эт күргәндәй, сыртларын кабарткан. Икенче бер авылда җеназа намазыннан соң бер маэмайның койрыгын кысып, чиный-чиный чабып китүен күргәннәр. Этләрне-мәчеләрне куркытырлык итеп ни дип кычкырды икән әлеге мәрхүмнәр? Буш башак булмас өчен башка бик күп гыйбрәтләр дә бар. 
 
Изге җанлы әби-бабаларыбыз ачлы-туклы көн күрсәләр дә, Аллаһы Тәгаләне олылап, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәләр дә: «Үләселәр бар бит әле, Аллаһ каршында җавап тотасылар бар», – дип куркып яшәгәннәр. Чөнки бу дөньяда безнең һәрберебезнең иң әче әйбер – җан бирү әчесен татыйсыбыз бар. Ислам диненең нигезен өйрәнү һәр мөселманга фарыз, шуны онытмыйк, буш башак булмыйк.
 
Фаил ГЫЙМАДОВ, "Шәһри Казан"

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана