Хаҗиларга дини, уңайлы һәм... милли кием кирәк

02 март 2012 ел 14:22

Хаҗ – Исламда рухи һәм матди әзерлек таләп итә торган бишенче фарыз гамәл. Мөгаен, кемдер икенче бер кешенең хаҗга барырга рухи әзерлек дәрәҗәсен төгәл генә билгели алмас, ә менә матди якны чамаларга була. Әйтик, бүгенге көндә хаҗга ким дигәндә 70 мең сум акчасы булганнар бара ала, чөнки иң очсыз юллама бәясе шул чама тора, дип яза www.intertat.ru сайты.

Матди як дигәндә, хаҗ кылырга җыенган кешенең юлына, анда баргач яшәренә, ашарына акчасы җитәрлек булу мөһим. Әлеге чыгымнар белән бергә кием мәсьәләсе дә баш калкыта. Хаҗилар изге сәфәр вакытында ничек киенә соң? Татарстан хаҗилары башкалардан аерыламы?

Изге сәфәргә киендер!

ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хаҗиларның өс киемнәренә кагылышлы мәсьәләләрне бизнесменнар, дизайнерлар ярдәмендә табарга уйлады. Төгәлрәге, алар Татарстан (татар дип әйтсәң дә дөрес булыр) хаҗиларының бердәм хаҗ киемен булдырырга ниятли. Шул нияттән, мөфтият хаҗ киеменә конкурс үткәрә. Ул ике этапта узачак. 20 мартка кадәр дизайнер-модельерлар хаҗ костюмнары эскизларын тәкъдим итәргә тиеш. Аннары апрель урталарына әлеге эскизлар буенча кием үрнәген тегәчәкләр.

Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Радик Гафуров сүзләренә караганда, җиңүчеләрне рухи кыйммәткә ия бүләк көтә. Шулай ук кием дизайнерының авторлык хокукы теркәләчәк һәм сатудан кергән керемнең билгеле бер өлеше аңа биреләчәк.

Хаҗи костюмнарына кагылышлы беренче утырышка ассоциация татар милли товарлары белән сәүдә итүче дистәләгән бизнесмен һәм дизайнерны җыйды. Аларның күбесендә хаҗ киеменә кагылышлы конкурс кызыксыну уяткан. Сөйләшүнең рәсми өлеше башланганчы ук, бу теманы үзара кызып китеп тикшерделәр, телефон номерлары алыштылар.

Яшь кенә булуына карамастан, мөселман киемнәре дизайнеры, Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) студенткасы Энҗе Галәветдинованың хаҗ киемен тегү тәҗрибәсе бар икән инде. Үткән ел "Идел-хаҗ" оешмасы "Ниса" компаниясенә хаҗ киемнәрен тегәргә заказ биргән булган. Энҗе менә шул компания өчен хаҗ киеме эскизларын эшләгән.

“Узган ел "Идел-хаҗ" өчен җиде йөзләп хатын-кызга табигый тукымадан халат, туника, чалбар, ә ирләргә – күлмәк белән чалбар тегелде", – диде дизайнер. Бу юлы ул башка ателье исеменнән килгән. Конкурста катнашырга теләген яшермичә, инде күңелендә берничә төрле хаҗ киеме эскизы йөртүен дә әйтте.

Аның янәшәсендәге күн читекләр, милли бүләкләр җитештерүче "Гранд Мастер-Р" оешмасының хуҗабикәсе Регина Рәхмәтуллина исә хаҗиларга аяк киемнәре тегәргә кызыга. "Без инде өч ел читекләр, милли аяк киемнәре тегәбез. Алар бик уңайлы, көн дә кия торган итеп эшләнелә. Читекләребезне бик теләп алалар, чит илләргә алып китәләр. Күптән түгел Ирина ханым Миллерга (“Газпром” башлыгының хатыны – ред. искәрмәсе) бүләккә эшләттеләр. Менә хаҗиларга да аяк киемнәре тегеп карыйсыбыз килә, шуңа да бу очрашуга килдем", – диде ул. Моңа кадәр хаҗиларга махсус аяк киемнәре әзерләгәнебез юк иде. Шуңа күрә, читекчеләрдән яңа төр аяк киеме уйлап табу таләп ителмәсә дә, шактый үзенчәлекле эшләр башкару көтелә.

Эшкуарларның конкурста катнашырга теләкләре зур, әмма аларны хаҗ киемнәренә кагылышлы мәгълүмат булмау аптырашта калдырган. Сөйләшү барышында бизнесменнарның дини киемгә кагылышлы сорауларына Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Радик Гафуров һәм шулай ук очрашуда катнашкан башка хаҗилар җавап бирде. Шуларның кайберләренә тукталып үтәбез.

Хаҗилар киеме конкурсы ни өчен үткәрелә?

Илдус хәзрәт Фәиз, иң беренче чиратта, эшкуарларны үзара итагать сакларга һәм бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тырышырга чакырды. "Хаҗ кылу Исламда мәҗбүри һәм ул бик авыр башкарыла торган гамәл. Монда кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте дә сынала. Хаҗга барганда, кеше бар нәрсәгә әзер булырга тиеш. Минем уйлавымча, Татарстан хаҗиларына әзерләнгән киемне башка төбәк татарларына да тәкъдим итәргә булыр", – диде ул.

Радик әфәнде: "Хаҗга әзерләнгәндә һәрвакыт: "Үзең белән нәрсә алырга? Нинди киемнәр кияргә?" – дигән гадәти сораулар борчый. Хаҗ кыла торган урыннарда табигать шартлары безнекеннән аерыла. Күп вакыт җәяүләп йөрергә туры килә. Төнлә исә чүлдә куналар, анда салкынча була. Шуңа күрә, хаҗи киеме шактый зур әһәмияткә ия. Башка илләрдән килүчеләр расланган бер төсле киемнәрдән йөри. Мәсәлән, төрекләрне алыйк. Беренчедән, ул күркәм күренә, икенчедән, бу – Төркия мөселманнарының бердәмлеген күрсәтә. Костюмнары милли үзенчәлекләрне кулланып, уңайлы итеп тегелгән. Башка илләрдән килүче хаҗиларның да үз киемнәре бар. Россиядә республикабыз Исламны кабул итү вакыты буенча да, аны таратуда да лидер, безгә хаҗиларыбызның бердәм хаҗ костюмы комплектын булдырырга вакыт җитте", – диде.

Хаҗ костюмы комплекты дигәндә, хатын-кызлар һәм ир-атлар күлмәге, чалбар, ихрам тукымасы, баш һәм аяк киеме, билбау, сумка, хәтта чүлдә ятып йоклар өчен җәймә дә күз алдында тотыла.

Хаҗ киеме теккәндә нинди таләпләр куела?

"Хаҗи киеме ислам дине кануннарына туры килергә һәм шул ук вакытта аның бәясе дә кеше күтәрә алырлык булырга тиеш. Бу – бер җирдән килгәннәр бер-берсен ерактан ук шул киемнәре аша таный алсын өчен кирәк", – дип ассызыклады Илдус хәзрәт. Шулай ук, ул ир-атларның ихрам киемнәре энә-җеп белән тегелгән булмаска тиеш икәнлекне дә искәртте.
 

Радик әфәнде, үз чиратында, хаҗилар киемендә халкыбызның милли йөзен чагылдырырга чакырды. Бу уңайдан, татар милли бизәкләренә, Татарстан байрагына мөрәҗәгать итәргә була. Ә менә туграны дини киемгә төшерерга ярамый, чөнки анда барс – җәнлек рәсеме сурәтләнгән.

Әлбәттә, хаҗ кылу болай да очсыз тормый. Шуңа күрә кием бәясе күпләр өчен зур роль уйнарга мөмкин. Кайбер хаҗилар киемне ике вариантта: очсызрак һәм аннан бераз кыйммәтрәк булган тукымадан тегеп карарга киңәш итә. Шул ук вакытта, ул ясалма тукымадан тегелмәсә яхшы, чөнки хаҗга төрле яшьтәге кешеләр бара. Кием аларның сәламәтлегенә зыян китерерлек булырга тиеш түгел. Әле аның документларны, акчаларны караклардан, хаҗ кылу ыгы-зыгысында төшеп калып югалудан да саклавы зарур.

Очрашуда катнашкан хаҗияләр күлмәкләрнең җиңен төймә белән эләктермәле итмәскә, киң итеп тегәргә киңәш итте. Җиңне тәһарәт алганда һаман саен төймәләп тору читен диләр. Үткән ел хаҗга баруны оештырган бер туристик оператор саткан киемне ирләр, Мәккәгә баргач, кия алмаган. Чөнки намаз укыганда ул арттан ачылып китә торган итеп тегелгән. Моннан тыш, аның җиңе кыска булу да хаҗиларга ошап бетмәгән. "Татар ир-атлары, безнең бабайлар терсәктән төшеп торган җиңле күлмәк кигәннәр бит. Хаҗда ачык терсәкле күлмәк киеп йөрү урынсыз", – дип аңлатты моны хаҗилар.

Айзирәк ГӘРӘЕВА

www.intertat.ru

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана