“Бәхетле” Теләче...

18 гыйнвар 2012 ел 16:46

Хатын-кыз кайда гына яшәмәсен, нинди генә өлкәдә эшләмәсен аннан һәрвакыт җылылык, наз, нур бөркелеп тора. Бу зур хөрмәткә лаек булган гүзәл затларыбыз бәхете турында без тагын “Хатын-кыз бәхете ”курсларында фикер алыштык.  Мөселман яшьләре берлеге моңа кадәр әлеге курсларны Казанда үткәргән иде. Бик  зур уңыш һәм  актуальлек белән узган вакыйганың нәтиҗәсе тирә-як районнарга да таралыра өлгерде.Бу юлы инде мәркәзебез Казанда түгел, ә аннан ерак булмаган районнарның берсенә,  Теләчегә юл  тоттык. Кышкы юллар, нәкъ Теләче халкы кебек ак һәм ихлас күңелле. Әлеге курслар 3нче гыйнвардан алып 15 гыйнварга кадәр дәвам итте. Килеп төшү белән безне ачык күңелле кешеләр, зур мәһабәт мәдәният сарае каршы алды. Бу көннәр дәвамында районна яшәгән туташлар ,ханымнар өчен “исламда хатын-кыз”, “Хатын-кыз гаиләдә, ире белән, бала тәрбияләгәндә” кебек темаларга лекцияләр һәм  аш-су осталагы, косметология, хна белән бизәнү буенча мастер класслар,сәламәтлек ягыннан табип киңәшләре тыңладылар. Көтелгәнгә караганда халык шактый күп җыелды.

Ике ел элек  районга яңа мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев кайта, ул кайту белән халык чыннан да җанланып китә. Яшьләр дингә тартыла башлый һәм мәчетләрдә сафларның саны арта. “”Чөнки хәзрәт чыннан да ихлас, гади һәм хәрбер кеше белән үз итеп, дуслар ча сөйләшә дип өстәп куйды” безне мәдәният йорты китапханәсендә каршы алган Резедә апа Дәүлиева. Соңгы йомаклау кичәсендә, Мөселман яшьләре берлеге  шулай Теләче халкы өчен кызыклы тамаша, Татарча Квн һәм уеннар тәкъдим итте. Әйтергә кирәк чын күңелдән, халык рәхәтләнеп ял итте, ә соңында мәдәният йортының икенче катында,хаҗәт намазы укып, теләкләр теләгәннән соң яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Кайтып китәр алдыннан берничә кешенең фикере белән кызыксындым, оештырылган курслар район халкына ошадымы микән соң, җитезсез яклары булдымы?:

Мәдәният йорты директоры Әнисә Туктамышева : үзем мәдәният өлкәсендә эшләгәч кайвакыт уйлый идем, ничек шулай була микән соң ул диндә, аек бәйрмәмнәр күңел ачулар. Ә карасаң ислам динендә дә матур ял итеп була икән.Чыннан да бүген халык рухи азык алып кайтып китте,ул аңа бик сусаган иде.

Регина Туктамышева- Казанда Мәрҗәни мәчетендә эшли:

Монда яшәмәгәч, атна уртасында булган лекцияләргә бик килә алмадым, ә менә соңгы килгәне, миңа калса иң кирәклесе иде, чөнки туташларга аш-су серләреннең ишеген ачкан, тәмле Кытай роллыларын ясарга өйрәттеләр. барлык яшьтәге ханымнар һәм туташлар өчен бу курслар бик тә файдалы булды дип уйлыйм.

Балалар йортыннан алы ике баланы тәрбия кылучы Миңниса апа: - И җаным, кирәкле курслар булмаса, ике баламны кочаклап монда килер идеммени, тагын килегез, тагын сөйләгез, ә без рәхәтләнеп тыңларбыз”

Нәтиҗәдә озак сөйләшеп фикер алышып, халык кичке 9 тирәсендә таралышты.  Ә без саубуллашып юлга кузгалдык. Күңелдә бары якты хисләр, уйлар, чыннанда нинди ихлас, чиста күңелле, иманлы минем халкым. Нәтиҗәсе чыннан да булыр дип уйлыйм ислам дине белән таныш булмаган кешеләрдә.,ислам турында матур итеп хөрмәт белән сөйләшәләр, ә бу иң мөһиме , димәк алар тәүге адымнарын ясадылар. Дәвамлы булсын иде, Йә, Раббым бары дәвамлы булсын...

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана