Диния нәзарәте: 2011 елда

05 гыйнвар 2012 ел 13:45

Татарстан мөселманнарының 13 апрельдә үткән чираттан тыш V корылтаенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең көнүзәк мәсьәләләре яктыртылды. Сигез ай ярым вакыт эчендә шактый гына нәтиҗәле эшләр башкарылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, имам-мөхтәсибләр, казыйлар, республикабыз имамнары белән бергәлектә, куелган максатларга ирешелде.

Идеологик эшчәнлек көчәйтелде: Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең, мөхтәсибәт һәм мәхәлләләрнең Уставлары Россия Федерациясенең законнар җыелмасы белән яраклаштырылды. Эшчәнлек Коръән һәм Сөннәткә, хәнәфи мәзһәбенә туры китерелеп башкарылды. Мөфтиятнең оештыру документларына кертелгән үзгәрешләр Россиянең Татарстан буенча Юстиция министрлыгы идарәсендә теркәлде. Мөхтәсибәтләр һәм мәхәлләләрнең оештыру документларына кертелгән үзгәрешләрне теркәү өчен, Диния нәзарәте Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы идарәсенә гаризалар әзерләү һәм җыеп бирүне контрольдә тота һәм тиешле дәрәҗәдә башкарып килә. 2011 елның 1 декабренә өч йөзләп мәхәллә тикшерү үтте.

Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре яңа штатлы расписание булдырды. Россия Федерациясенең “Хезмәт турында”гы Кодексы нигезендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләренең һәм имам-мөхтәсибләрнең шәхси эшләре җыелды һәм рәсмиләштерелде. Аттестация үткәрү өчен, Татарстан районнарының имам-хатыйблары арасында анкета тутыртылды, шуның нигезендә республикабыз имам-хатыйбларын барлаган электрон база төзелде.

Дини экстремизм, ксенофобия һәм исламофобиягә каршы тиешле чаралар күрелде: “Ислам террорчылыкка каршы” дип исемләнгән конференция, “Ислам – тынычлык дине” дип аталган митинглар үткәрелде, “Экстремизмга юл юк!” айлыгы кысаларында мөселман уку йортларында, мәчет-мәхәлләләрдә вәгазьләр укылды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы республикабызда таратыла торган дини әдәбиятның хәнәфи мәзһәбенә туры килү-килмәвенә ачыклык кертте һәм тиешле карарлар чыгарды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле эш башкарылды. Диния нәзарәтенең яңа сайты – www.dumrt.ru булдырылды. Россиядә беренчеләрдән булып, атналык мөселман газеталары – рус телендә “Умма” һәм татар телендә “Дин вә мәгыйшәт” газеталары дөнья күрә башлады. Социаль челтәрләрдә мониторинг үткәреп, мөфтиятнең эшчәнлеген яктырту һәм киң массага җиткерү өчен махсус кешеләр билгеләнде. Телевидениедә дин әһелләре ешрак чыгыш ясый башлады. 2012 елда “Tatar radiosi” һәм “Яңа гасыр” радиоларында тапшырулар әзерләү күздә тотыла.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук мәгариф-агарту эшләренә дә зур урын биреп килә. Түгәрәк өстәлләр, конференция, төрле иҗтимагый чаралар оештырып, аларга Татарстаннан һәм Россиядән генә түгел, БДБ илләреннән дә зыялылар, фән эшлеклеләре, дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар җәлеп ителде.

2011 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте әзерләнде. Ел дәвамында “Алтын урта” клубы актив эшләп килде, Болгарда I Проектлар мәктәбе үтте. Декабрьдә “Мөселман яшьләре берлеге” төбәкара иҗтимагый оешмасы теркәлде. Чит илләрдә укучы студентлар да игътибарсыз калмады. Каникул көннәрендә алар белән очрашу оештырылды, киләчәктә аларны Татарстанда эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен чишү буенча да фикер алышынды.

Сентябрь аеннан Казанда имамнарның квалификацияләрен күтәрү үзәге эшли башлады, күп кенә район имамнары әлеге курсларда белемнәрен дә камилләштерүгә иреште. Хәнәфи мәзһәбенә туры килә торган уку-укыту программалары әзерләнде, мәдрәсә һәм мәчет каршындагы курслар өчен һәм мөселман лагерьларын үткәрү буенча яңа программалар әзерләнде.

Диния нәзарәтендә нәшрият бүлеге оештырылды. Бүлек хезмәткәрләре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Муса Бигиев кебек XX йөз дин тәгълиматчыларының хезмәтләрен җентекләп тикшереп, бүгенге көнгә яраклаштырып бастыру эшләрен башлады. Шулай ук нәшрият бүлеге дини әдәбият бастыру, аудиокитаплар, вәгазьләр әзерләүгә дә игътибарын юнәлтеп килә. Киләчәктә һәр мөхтәсибәт каршында Китапханә фонды оештырылачак.

Төзәтү колонияләрендәге мөселманнар да әлеге китаплардан файдалана алачак. Татарстанның җәзаларны үтәтү буенча Федераль хезмәте (УФСИН) белән элемтәдә тору бүлеге, колонияләрнең һәм төрмәләрнең җитәкчелеге белән, төзәтү учреждениеләре мәчетләрен ваһһаби китаплардан “чистартты”. Колонияләрдә тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар билгеләнде, Ураза һәм Корбан гаетләрендә төзәтү учреждениеләрендә бәйрәм чаралары оештырылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге “Апрель” тернәкләндерү үзәген үз канаты астына алды. Ятимнәр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чаралар үткәрелде, авыру балаларны дәвалауга да даими рәвештә хәйрия акцияләре оештырып киленде.

Финанс эшчәнлеге үз эшен берничә юнәлештә алып бара. Имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар хезмәт хакы ала башлады, якын киләчәктә мәдрәсә укытучыларына да хезмәт хакы түләү хәл ителәчәк. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Уставының икътисад эшчәнлегенә өстәмәләр кертелде. Диния нәзарәтенең милке торгызылды һәм милеккә хокук бирә торган кирәкле документлар үз көченә кайтартылды. Киләчәктә имамнарның финанс мәсьәләләрен һәм матди проблемаларын чишү максатыннан, вакыф милке торгызылды. Мөфтият каршында Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештырылды, аларның ярдәме белән I Республикакүләм ифтар ашы узды.

Үткәрелгән барлык чаралар да физик һәм юридик затларның иганә акчаларына, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә булышлык фонды ярдәмендә үткәрелде. Шул акчалар хисабына хезмәт хакы түләнде, коммуналь чыгымнар капланды, Диния нәзарәте бинасында ремонт эшләре башкарылды, җәйге лагерь, түгәрәк өстәл, конференция, җыен, конкурслар, Татарстан мөселманнарының чираттан тыш V корылтае, хәйрия акцияләре оештырылды. Казан шәһәренең Тукай урамында урнашкан 3 нче йортта вакыф үзәге ачылды.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана