Татар сәхнәсендә – Мөхлисә Бубый образы

19 декабрь 2011 ел 16:48

“Һөнәр” яшь татар режиссура фестивале вакытында театр сөючеләр хөкеменә Илгиз Зәйниев Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” дигән әсәрен сәхнәләштерде. Моңарчы Илгиз талантлы һәм өметле яшь драматург икәнен тамашачы алдында күп тапкырлар исбатлаган иде инде, дип яза www.intertat.ru сайты.

Быелгы “Һөнәр” фестивалендә егет үзен драма режиссёры буларак сынап карады. (Әлбәттә, Илгизне төрле чараларда режиссёр сыйфатында күргәләгән бар иде.) Ләкин “Үлеп яратты” спектаклендә егетне фикерле режиссёр буларак күрдек. Спектакль тулаем җылы тәэсир калдыра, милли горурлык хисенә кагылып, селкетеп куя. Тамашаның сценографиясе дә уңышлы хәл ителгән: арттагы декорацияләрдә шәүлә театры элементлары белән тулыландыру, гаять үтемле музыка, училище студентлары башкаруында борынгы татар халык җырларының берничә тавышка яңгыравы (хормейстер Марат Яхъяев), алгы планда саран гына реквизит белән дә куәтле актёрлар ансамбле туплау нәтиҗәсендә бик камил һәм отышлы куелыш килеп чыккан.

Спектакльнең героинясы Мөхлисә Бубый – тарихта беренче татар мөгаллимәләреннән санала. Бу шәхес Россия мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салган һәм беренче хатын-кыз казый буларак та мәгълүм. Ул бар тормышын яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган шәхес. “Халык дошманы” дигән яла ягылып төрмәдә җәфаланса да, тоткан кыйбласын югалтмый, иманына тугры кала алган олуг зат.

“Халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан бу чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ. Нәкъ шушы, бүгенге көн өчен әһәмиятле мәсьәлә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән “Үлеп яратты” пьесасының төп идеясен тәшкил итә. Сталин чорында мәдәниятебез коточкыч зур югалтулар кичерә: йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбият, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителә, ә аларның хезмәтләре тыела. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарих төпкелләреннән күтәрелеп тормышыбызга кайта бара һәм гүя кисәтү булып яңгырый...” – дип яза Г.Камал театрының рәсми сайты.

Мөхлисә Бубыйны Татарстанның халык артисты Дания Нурлы башкарды. Дания ханым – тамашачы мәхәббәте яулаган мөхтәрәм артистларның берсе. Аны без характерлы рольләрдә дә, калку-кодрәтле образларда да күрергә күнеккән. Яңа премьерада артист кабатланмас уены белән күңелләрдә уелып калды. Актриса күрәләтә тирән, күкрәк тавышы белән сөйли, шунлыктан аның фикере саллы һәм ышандыргыч. Дания ханым чып-чын мөгаллимәне, иманлы, зыялы татар хатынын гәүдәләндерүгә ирешкән. Артистның баш ияргә ап-ак шәл бөркәнеп чыгуында да әнә шул фикер ята иде сыман.

Мөхлисәнең асрауга алган кызы – Наҗияне театрның тагы бер талантлы артисты Миләүшә Шәйхетдинова башкарды. Миләүшә нинди образга алынса да хасиятле, үзенә генә хас алымнар белән башкарырга сәләтле, интеллектуаль актёрлардан саналырга хаклы.

Яшь актёр Эмиль Талиповның Корбанов образы да уңышлы һәм ышандыргыч килеп чыккан. Аның кеше асылын ачыкларга теләве, замана борылышларында эчке умырткаңны саклап кала алу мөмкинлеген эзләве, шулар җирлегендә Мөхлисә Бубыйга соклануы шактый тулы һәм экспрессив буяулар белән эшләнелгән иде. Аның коллегасы Дәүләтов – Илдус Габдрахмановка: “Ул синең үзеңне төрек шпионы ясарга мөмкин!” – диюе нигезсез түгел. Корбанов кеше холкын нык өйрәнгән. Аның кушаматы да “колун”. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, Аның кодрәтен һәрнәрсәдә күрә белгән мөслимәнең иман ныклыгы, какшамас тәкъвалыгы система итеген ялаучы чекистны да уйланырга мәҗбүр иткән!

Алсу Каюмовага бу спектакльдә Бубыйның шәкерте булып, хәзер аның белән бергә төрмәгә эләккән комиссар кыз Галия ролен тапшырганнар. Алсу һәр образын ярата. Аның эчкерсез, тирән уенында органика да, драматизм да җитәрлек. Яңа җәмгыять төзүгә бар калебе белән инанган (һәм шуның белән ялгышкан) Галия кызганыч та, күркәм дә. Нәкъ тормыштагыча, җәмәгать! Актёр өчен бу зур мәртәбә дип саналырга хаклы, минемчә. Афәрин, Алсу!

Ркаил Зәйдулла Ротмистр (Айрат Арсланов) авызына хәзерге заман белән кисешкән чынбарлык мизгелләрен “салган”. Бәрәкалла, ничә ел узса да, ил чынбарлыгы да әллә ни үзгәрмәгән икән ич, бары тик машиналар арткан да, тормыш технологияләре генә алга киткән. Ркаилның бу әсәре милли драматургиядә уңышлы яңалык дип аталырга хаклы. Хәер, Тукай премиясе лауреатыннан без башка нәрсә өмет итәргә хаклы да түгелдер. Әлеге “Үлеп яратты” әсәре дә драматургның “Яңа татар пьесасы – 2010” бәйгесендә Татарстан мәдәниятенең махсус бүләгенә ия булган иде.

Бәйләнер урыннарга килгәндә, пьесаның исеме “Үлеп яратты” уңышлы ук түгел кебек. Әсәр эчтәлеген белмәгән гавам халкы аны төрлечә “вариацияли”. Әсәрдән җырлап тора торган, саф татарча, күркәм яңгырашлы берәр гыйбарә, сүз я җөмлә дә табып булган булыр иде, мөгаен.

Мөршидә КЫЯМОВА

Шамил Абдюшев фотосы

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана