Әлмәттә кунакта

03 ноябрь 2011 ел 09:54

27 октябрь көнне Голәмәләр шурасы рәисе, Россия ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм хәзрәт Батров белән Әлмәт якларына юл тоттык. Әлмәткә беренче генә баруым. Матбугат битләрендә дини сәясәте өчен еш тәнкыйтьләнгән бу шәһәргә барыр алдыннан күңелдә ниндидер хафалану да туган иде. Чыннан да, Әлмәттә вәзгыять катлаулымы, мөхтәсибәтнең яңа идарәсе нинди шартларда эшли икән һ.б.?

 Иң беренче эш итеп, Җәмигъ мәчет бинасында урнашкан егетләр мәдрәсәсе шәкертләре белән очраштык. Шәкертләргә Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте, гамәлдәге яшьләр оешмалары һәм яңа оешкан Мөселман яшьләре берлеге турында сөйләдек. Әбү Хәнифә турында китап язган Рөстәм хәзрәт дин әһеленең тормыш юлы, олуг галим нигез салган мәзһәбнең үзенчәлекләре, аның хезмәтләре һәм мирасының төп кыйммәтләре турында сөйләде, шәкертләрне шулай ук Голәмәләр шурасы эшчәнлеге белән дә таныштырды. Килгән кунакларны тыңлаганнан соң шәкертләр Рөстәм хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды. Аларны бигрәк тә Голәмәләр шурасына сайлану мәсьәләләре кызыксындырды, шәкертләр шулай ук Россия ислам университеты эшчәнлеге, киләчәктә укуларын дәвам иттерүгә бәйле сорауларын да бирде. Биредәге күп кенә студентлар Рөстәм хәзрәт белән “Яңа гасыр” телеканалы (“Актуальный ислам” тапшыруы) аша таныш булган. Гомумән алганда, укучылар үзләрен актив тотты.

Шәкертләр белән очрашудан без бик канәгать калдык һәм үз фикерләребезне мәдрәсә җитәкчесе Энҗе Хәсәншинага җиткердек. Энҗе ханым исә биредәге вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрүен һәм уку елы башында мәдрәсәнең эчке тәртип кагыйдәләре белән килешмәгән студентларның үз теләкләре белән китүен әйтте.

Өйлә намазын Җәмигъ мәчеттә укыганнан сон, мәчет картлары белән очраштык. Алар да безгә бирелгән күп кенә сораулары аша Диния нәзарәтенең традицион рухи кыйммәтләрне торгызуга, хәнәфи мәзһәбен кайтаруга юнәлтелгән эшчәнлеген хуплаулады. Кайбер мөселман яшьләрендә олы буынга һәм гореф-гадәтләргә карата тиешле хөрмәт булмауга борчылулары турында да фикерләр яңгырады. Күптән түгел генә Казанда узган мөселман кинофестивале турында да сораулар булды, әлеге фестивальнең  исеме җисеменә туры килми, дигән нәтиҗә ясалды.

Администрациядә узган кыска вакытлы очрашудан соң, кызлар мәдрәсәсенә юл тоттык. Кызлар сораулар бирү буенча хәтта егетләрне дә уздырды. Аларны күбрәк иҗтимагый өлкәгә караган сораулар кызыксындырды. Мисал өчен, яулыклы кызларның эшкә урнашу проблемасы, үз өстеңдә эшләү, сәләтеңне үстерү, мөслимәләрнең ялын оештыру кебек мәсьәләләр... Әлеге сораулар, чыннан да, көн кадагында. Бу өлкәдә эшлисе эшләр күп һәм әлеге проблемаларны чишү өчен кызларның үзләренә дә зур көч куярга туры киләчәк. Рөстәм хәзрәт аларга, РИУдагы кебек, мәдрәсәдә дә дебатлар турниры үткәрергә киңәш итте. 

Гомумән, Әлмәткә бару, шәкертләр белән очрашу бездә бары тик уңай фикерләр генә калдырды. Күп эш башкарылган. Ә киләсе адым, минемчә, барлык мөселман уку йортларының уку-укыту программаларын бер калыпка салу булырга тиештер. Болай эшләгәндә, Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре үз белемнәрен РИУ кебек башка вузларның югары курсларында дәвам иттерә алачак.

Без киләчәктә тагын да ныклы элемтәдә торып, бергә-бергә төрле проектлар, акцияләр үткәрү турында да сүз алып бардык. Кыска гына вакыт эчендә район мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов һәм югарыда телгә алынган ике мәдрәсә җитәкчесе Энҗе Хәсәншина ару-талуны белмичә күп эшләр эшләгән. Әлмәттә яңа дини оешма төзеп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең төп казанышы булган берләшүне, республикабыздагы дини бердәмлекне җимереп, Аллаһы Тәгаләнең: “Һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп төрле юлларга китмәгез!” аятенә (Коръәни-Кәримнең “әл-Гыймран” сүрәсендәге 103 нче аять) каршы барудан да курыкмыйча, сәяси уеннарга кереп киткән җитәкчеләрдән аермалы буларак, бу ике кеше ислам өммәтен үстерү, җәмгыятьтә бердәмлек, татулык һәм иминлек урнашсын өчен үз көчләрен жәлләми. Аларга эшләрендә зурдан-зур уңышлар теләп, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез, дигән өметтә калам.   

Айнур Солтанов,

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана