Ноябрь аенда ничек ял итәчәкбез?

21 октябрь 2011 ел 10:33

РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, узган елдагы кебек үк, 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – ял көне булачак.

“Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында”гы ТР Законы нигезендә өстә­мә бәйрәм көннәре билгеләнде. Болар: 6 ноябрь – ТР Конституциясе кабул ителгән көн һәм Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм традицияләр буенча Корбан бәйрәме башлануга туры килгән көн ТР Президенты Указы белән билгеләнә. Әлеге Закон нигезендә 2011 нче елның 1 нче августында кабул ителгән ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның “Мөселман бәйрәмнәрен үткәрү турында”гы Указында 2011 нче елның 6 нчы ноябре – Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн, дип билгеләнгән.

Быел 6 нчы ноябрь (эш көне булмаган бәйрәм көн) – ТР Конституциясе кабул ителгән көн һәм Корбан бәйрәме – ял көненә – якшәмбегә туры килде. РФ Хезмәт Кодексының югарыда күрсәтелгән маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көне ял көненә туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң килә торган эш көненә күчерелә. Шунлыктан, 6 нчы ноябрьнең якшәмбе ялы дүшәмбегә – 7 нче ноябрьгә күчереләчәк.

Шулай итеп, быел Татарстанда 4 нче һәм 6 нчы ноябрь көннәре эш көне булмаган бәйрәм көннәре, ә 7 нче ноябрь – ял көне булып саналачак, дип хәбәр итә tatar-inform.ru сайты.  

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренә караганда, 5 ноябрь – шимбә көн – алты көнлек эш графигы нигезендә эшләүчеләр өчен эш көне булачак. Әлеге көн – бәйрәм алды көне, шуңа күрә эш сәгате бер сәгатькә кыскартылачак. 

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана