Мәктәп бетсә – авыл бетә, авыл бетсә – милләт

19 сентябрь 2011 ел 10:34

Бар кешегә дә аңлаешлы тоелган әлеге сүзләрне халыкка судта да исбатларга туры килде. Туган мәктәпләрен саклау өчен көрәштә Биектау районының Өнсә авылы халкы җиңүгә иреште. Район суды аларның мәктәбен калдырырга дигән карар чыгарды.

         Исегезгә төшерәбез, мондый эш республикабызда беренче мәртәбә каралды. Балалар саны аз булу сәбәпле (мәктәптә егерме сигез генә укучы), җирле хакимиятнең 29 августта кабул ителгән карары буенча мәктәптә башлангыч сыйныфлар гына калырга тиеш булган. Тик Биектау районы мәгариф бүлеге логикасыз эш йөрткән булып чыкты: мәктәпне ябу турындагы карарны авыл җыеныннан башка чыгару мөмкин түгел. Карар 28 июньнән гамәлгә кергән дип язылган, ә Өнсә авылы җыены 17 августта булган.

         Журналист Искәндәр Сираҗиның әйтүенә караганда, Өнсә – Әлдермеш юлы адәм рәтле түгел: “Ул бик каты бормалы, анда юлдан төшеп китәргә мөмкин. Аның киңлеге җитми. Узган елны әлеге ун чакрым аралыкта ике кеше үлгән, биш кеше тән җәрәхәтләре алган, быел тагын ике кешенең гомере шушы юлда өзелгән”.

         Юлның тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнлеген ахыр чиктә район мәгариф бүлеге дә танырга мәҗбүр булды. Сорау туа: ни өчен Биектау районы администрациясе һәм мәгариф бүлеге оптимизациянең икътисади формасын гына аклау итә? Оптимальләштерү турында карар кабул итәр алдыннан район хуҗалары нигә башка дәүләт структуралары, әйтик, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан мәгълүматлар алмый? Ни өчен иҗтимагый оешмаларның фикеренә колак салмый? Бөтендөнья татар конгрессы, яшьләр оешмалары белән элемтәдә тормый?

         Икенчедән, ни өчен мәктәпләрнең язмышын хәл иткәндә, авыл халкы белән берәү дә киңәшләшмәгән? Биектау районы мәгариф җитәкчелеге уйлап эшләнелмәгән адымнары өчен халыктан гафу үтенерме? Без әлеге һәм башка сорауларга ТР Биектау муниципаль районы башлыгы һәм районның мәгариф бүлеге җитәкчесе җавап бирүен үтенеп мөрәҗәгать иттек. Аларның җавабы белән газетабызның алдагы саннарында танышу мөмкин булыр, Инша Аллаһ.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана