Мөслимә һәм ислам дине

15 сентябрь 2011 ел 20:39

Яулык ябарга карар кылгач та, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Кемдер Мәскәүдәге хәлләрне, яулыклы кызларны террорчылар белән тиңләүләрен, яулыклы кызларга кырын карауларын төрттерсә, кемдер эш табу проблемасы, кемдер тормыштан ерагаю, читләшү булачагы белән куркытты. Алай гына да түгел, матбугатта да еш язып торалар: имеш, яулыклы кызларга җәмәгать транспортында да усал карыйлар, урамда үтеп барышлый теләсә ни әйтеп китәргә дә мөмкиннәр. Адым саен, шикләнеп, документларыңны тикшерергә мөмкиннәр, дусларың читләшәчәк, йомык тормышта калачаксың, имештер.

Ни кызганыч, бүген безнең әти-әниләр, абый-апалар, эне-сеңелләр исламны әнә шулай күзаллый, диннән һәм мөселманнардан курка. Террор галәмәтләреннән соң исламга карата тискәре мөнәсәбәт дулкыны килү дә эзсез калмады.

Ләкин, җәмәгать, тирәнрәк уйлап карасак, гаеп үзебездә дә бар. Ислам диненең яктылыкка, белемле, актив, югары әдәпле, ачык йөзле, киң күңелле булуга чакырганын үзебез дә еш кына онытып җибәрәбез. Яулыклы кызларыбыз кара киемнәр киеп, аяк асларына карап, башларын иеп йөргән вакытта, мөселман егетләребез һәр нәрсәдә ширек, бидгать эзләп интеккәндә, янәшәдәге дусларыбызда ислам диненә карата нинди мөнәсәбәт туарга тиеш соң?

Ак яулык, алсу күлмәк киеп, ачык йөз белән атлап барган мөселман кызын күргәч, җәмәгать исламның кара киемнәргә төренеп йөрергә кушмавын, киресенчә, ачык-якты булырга дәшүен аңлар, әйләнә-тирәдәге кешеләргә ярдәмгә ашыгучы, ачык йөзле мөселман егетләрен күреп, башкалар динебез турында да яхшыны гына уйлар иде.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Мөселман кешесенең һәр гамәле һәм тышкы кыяфәте, сүзләре дә дәгъвәт икәнен онытмыйк. Дәгъвәтебез уңай, исламга карата позитив фикерләр уятырлык булса иде.

Матур итеп яулыгын бәйләгән, пөхтә итеп киенгән мөселман кызларын күргәч – шундый булырга телим, дип хыяллана идем. Аллага шөкер, хиҗап кигәч дусларым да кимемәде, кырын караучыларны да күрмәдем, сүгеп-ачуланып узучыларны да очратмадым. Транспортта да төбәлмиләр, урамда да бәйләнмиләр. Әгәр культуралы итеп киенсәң, үзеңне әдәпле, итәгатьле тотсаң, нигә бәйләнергә тиешләр соң әле?

Барысы да үзебездән тора: адымнарыбыз ышанычлы, күңелләребез киң, йөзләребез ачык, киемнәребез пөхтә-матур, белемебез бай, эшләребез файдалы-мәгънәле булсын. Шул вакытта беркем дә ислам дине ябык тормышка, караңгылыкка илтә дип әйтмәс, динебезгә каршы килгән террор галәмәтләрен кылучы гөнаһлы бәндәләр белән безнең арада охшашлык тапмас, күңеленә шик кермәс, хакыйкатьне аңлар, Инша Аллаһ.

 

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА,

КФУ студенты

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана