Ислам террорчылыкка каршы!

09 сентябрь 2011 ел 15:10

5 сентябрь көнне башкалабыздагы С.Сәйдәшев һәйкәле янындагы мәйданда “Ислам террорчылыкка каршы” дип исемләнгән митинг үткәрелде. Татарстан Диния нәзарәте Мөселман яшьләре берлеге белән бергәләп уздырган бу әһле ислам өчен мөһим чарада биш йөздән артык кеше, шул исәптән Казандагы, республикабыз районнарындагы дин әһелләре катнашты.

         Ислам диненең төп нигезе (мөселманны мөселман иттереп күрсәтә торган әйбер) – ул да булса пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә: “Мөселман шундый булырга тиеш: аның кулыннан да, теленнән дә, хәрәкәтләреннән дә мөселманнар һәм башка кешеләр имин булырга тиеш”. Әгәр дә төрле-төрле җинаятьләрне, ниндидер милләткә (конфессиягә) яисә ниндидер дингә бәйләп күрсәтәләр икән, бу, әлбәттә, шушы милләтне (конфессияне) мыскыл итү дигән сүз. Кечкенә генә бер җинаять булса да, бүгенге көндә аны ислам диненә яисә мөселманнарга бәйләү бара. Юк! Мөселманнар бервакытта да кешегә зарар китерергә дигән фикерне алга куймады. Мондый фикер аларның башларына да килмәде. Бәлки, мөселманлыктан ерак булган кешеләр шушындый әшәкелекләрне эшләгәндер. Бәлки наданлык яисә авыру белән кылынгандыр бу. Монда аның ниндидер амбициясен тормышка ашыра алмау да сәбәп булырга мөмкин. Әмма Аллаһы Тәгаләнең дине ярдәмендә илебез мөселманнары һәрвакытта да иминлектә, төзеклектә, прогресста, ягъни алгарышта булды. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә төрле-төрле җинаятьләрне кылу сәбәпле бу дөньядан киткәннәрнең рухларын шат кылса иде. (Безнең кавемгә исә төрле-төрле шушындый җинаятьләрдә катнашкан кешеләрне туры юлга бастыр, дип һәрдаим догада булу насыйп булса иде).  

Террорчылык – ул дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җимерелүенә китерә торган иң зур җинаятьләрнең берсе, кешеләрне куркыту, газаплау булып тора.

 Бер генә дин дә кешене рәнҗетергә, кимсетергә, үтерергә өндәми. Барлык диннәрдә дә бу гамәлләр зур гөнаһ булып санала. Аллаһ Раббыбыз, кешеләрне хисап кылучы «Мин» ди һәм беркемнең дә бүтәннәрне кимсетергә, аны җәзаларга хакы юк. Кеше үтерү, аны хурлау, мәсхәрәләү – ул Аллаһы Тәгаләгә, аның хөкемнәренә каршы бару. Берәүнең дә үз-үзен үтерергә хакы юк. Бу эшләрне башкарган бәндә имансыз була һәм аның урыны – Аллаһның мәңгелек газабы. Аллаһы Тәгалә Корьәни-Кәримнең «Әнгәм» сүрәсенең 151 нче аятендә: «Аллаһ дөньяга яраткан бәндәләрне үтермәгез, җәберләмәгез», – диде.

Бесланда гөнаһсыз сабыйларның каны коелуы безнең өчен файдага түгел, аның белән дәрәҗәбезне дә үстерә алмыйбыз. Без аның исламга каршы оештырылган ялган һәм яла икәнлеген күрсәтергә тиешбез. Бу сүзләрем аклану түгел. Ә шулай да башкаларның канын коючыларны һич кенә дә мөселман дип атарга тел әйләнми. Андый бәндәләр мөселман да була алмый. Киресенчә, хак мөселман кешеләр арасында җылы мөнәсәбәт булдырырга омтыла, чөнки ул Аллаһның ризалыгын алу өчен тырыша. Мөселманнар кулыннан кан-кардәшләр генә түгел, башка халыклар да имин, сау-сәламәт булырга тиешләр. Дөрес, әһле ислам беркайчан да кешеләргә зыян салу уе белән йөрмәде. Әгәр дә без Аллаһы Тәгалә риза булмый торган гамәлләр кылсак, Аның җәзасына, башка халыкларның начар мөнәсәбәтенә юлыгуыбыз ихтимал.

         Безнең һәрбер адымыбыз, һәрбер сөйләгән сүзебез һәрвакытта да кешеләргә файда китерергә тиеш. Бездән Аллаһы Тәгалә риза булырга тиеш. Әлбәттә, җинаятьләрдән Аллаһы Тәгалә риза түгел! Әлбәттә, кешене мыскыллаудан Аллаһы Тәгалә риза түгел! Әлбәттә, кешенең малына, канына, җанына кул сузудан Аллаһы Тәгалә риза түгел! Ислам дине андыйга чакырмый. Ислам дине – берләшеп, бергә булып, Аллаһы Тәгалә риза булырлык гамәлләрне бу дөньяда кылырга чакыра. Аллаһы Тәгалә риза булса, Адәм балалары да риза булыр. Аллаһы Тәгалә шул вакытта риза булмас, Адәм балалары риза булмаган очракта. Әгәр дә без Аллаһы Тәгалә риза булмаслык дәрәҗәдә эшләр эшлибез икән, димәк, Аллаһы Тәгалә дә риза булмас. 

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти                                                                                                                                            Илдус хәзрәт ФӘИЗ 

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана