“Халкыбыз дини безнең”

07 сентябрь 2011 ел 14:33

Балык бистәсе район халкы элек-электән динебезне үз итеп, аның кануннарын төгәл үтәп яшәгән. Авылларда бүген 45 мәчетнең көйле эшләве  шуның ачык мисалы булып исәпләнә. Базар икътисады шартларында мәчетләр ничек яши соң? Алар авыл халкы һәм балалар арасында нинди эшләр алып бара? Район имам-мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдиновтан шулар хакында кызыксындык.

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Быел район үзәге мәчетенә имам-хатыйб  итеп сайлануыма тугыз ел тулды. Шушы вакыт эчендә күңелгә ятышлы күләмле эшләр башкарылды. Иң сөендергәне: халкыбыз һәм аеруча яшьләр иманга тартылдылар, дин нигезләре белән  кызыксындылар.  Мисал өчен, 1998 елда  Балык бистәсе мәчетенә  җомга намазына 18-20 кеше йөргән булса, бүгенге көндә бу сан күпкә артты. Мәчетебездә һәр җомгада 160-180 кеше килеп  гыйбадәт кыла. Арада өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә күп булуы – сөенечле хәл. Чөнки гыйбадәт йортына йөргән әлеге егетләр  бервакытта да начар юлга басмаячак. Аларның кеше рәнҗетмәүләренә, бозыклыклар кылмавына иманым камил.

–                   Бүген берәүне дә үгетләп кенә мәчеткә, дингә тартып булмый бит. Сез моңа ничек ирешәсез соң?

– Күп нәрсә гаиләнең имин, тыныч, тәртипле булуына бәйле. Безнең мәчет каршысында 15 елга якын инде яшьләребезгә әхлак тәрбиясе бирү, дин нигезләренә өйрәтү түгәрәкләре эшләп килә. Бу авыр һәм җаваплы хезмәтне Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап кайткан мөгаллимәләребез Наилә Садретдинова, Рокыя  Фәсхетдинова, Раушания Мөхәммәтгалимова, Фәнис Нуриәхмәтов намус белән башкара. Аларның һәркайсы 18-20 балага дәрес бирә. Белгәнебезчә, укучыларны дөньяви белемнәреннән соң кабат мәчеткә җәлеп итү бер дә җиңел эш түгел. Әлеге мөгаллимнәребез  балалар белән  бик файдалы һәм кирәкле эш алып бара. Аларның үз хезмәтләрен белеп, җан-тәннәре белән эшләве нәтиҗәсендә сәбәпсез килми калучылар да сирәк була. Мәчеткә йөрүче балалар һәм мөгаллимәләрнең тәкъдим-фикерләрен искә алып, мәчет янәшәсендә йорт җиткездек. Анда бүген менә дигән спортзал эшли. Мәчет каршында оештырылган түгәрәккә йөргән бик күп егет һәм кызлар урта мәктәптән соң  үкенмәслек һөнәр сайлыйлар. Алты егетебез Россия ислам университетын тәмамлады. Бүген дә берничә егет һәм кыз анда белем ала. Әнә шуның нәтиҗәсе буларак, район үзәге һәм авыл мәчетләренә яшьләр дә бик теләп йөри.

– Балалар белән  эшләү авылларда  ничегрәк тора? Шул хакта да берничә сүз әйтсәгез иде?

– Районыбызның иң эре торак пунктларының берсе булган Котлы Бөкәштә күп еллардан бирле инде әхлак тәрбиясе түгәрәге уңышлы эшли. Бай тәҗрибәле мөгаллимәбез Рәмзия Нуретдинованың хезмәтен бүген күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Аның түгәрәгенә йөргән балалар районда гына түгел, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә актив катнашалар һәм җиңү яулыйлар. Узган ел Чаллы шәһәрендә  Коръән уку бәйгесендә дә алар җиңүче булды.  Дини түгәрәкләргә йөрүче балалар белән районыбызда күп төрле мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр оештырыла. Җиде ел инде район үзәге мәчетендә лагерьлар эшли. Аның соңгы көнендә балалар белән ямьле Сабантуй бәйрәме үткәрелә.  Әлеге бәйрәмдә район хакимияте хезмәткәрләре дә актив катнашалар.

– Сәүдахан хәзрәт, районда 45 мәчет бар, дидегез. Шулардан кайсылары халык белән нәтиҗәле эшли?

– Барлык мәчетләрдә дә  дини бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне төгәл үтәп зур эшләр башкарыла. Быел унбер авыл мәчетендә халыкның  матди ярдәме белән балалар лагерьлары эшләде. Анда алар ике мәртәбә кайнар аш белән тәэмин ителделәр. Ә инде соңгы көндә Сабантуй оештырылды. Күңелле уеннар, спорт бәйгеләре үткәрелде. Мондый чараларны Яңавыл имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт Хисаметдинов аеруча оста башкара. Иске Арыштан Ринат хәзрәт Абдуллин, Тәберле Чаллыдан Мансур хәзрәт Сафин, Ыргадан Салихҗан хәзрәт Әхмәтшин, Корноухово авылыннан Таһир хәзрәт  Хәлиуллин эшчәнлекләрен бүген мактау сүзләре белән генә телгә алырга мөмкин. Алар авыл кешеләре һәм яшүсмерләр арасында зур күләмле тәрбияви эш алып баралар. Авыл имамнарының эш-гамәлләре күпкырлы. Авыл мәчетен тәртиптә тоту, халыкка дини тәрбия бирү белән бергә алар гореф-гадәтләребезне уңышлы дәвам иттерәләр. Никах уку, сабыйга исем  кушу чаралары да олылап оештырыла. 

– Сәүдахан хәзрәт, әңгәмәбезне йомгаклап, изге Рамазан аенда башкарган кайбер эшләр һәм алда торган бурычлар хакында да әйтеп үтсәгез иде?

– Әйе, һәрбер авыл мәчетендә һәркөнне диярлек ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Халкыбыз дини безнең. Ата-бабаларыбызның данлы эшләрен уңышлы дәвам иттерәбез. Һәр йортта диярлек авыл кешеләре ураза тоталар. Бу чарада яшьләр дә актив катнаша. Белгәнебезчә, безнең динебез чисталыкка, әдәпкә, тәртипкә өйрәтә. Намазга баскан егетләр-кызлар бервакытта да җинаять кылмас. Соңгы елларда инде гомер-гомергә башка милләт вәкилләре яшәгән төбәкләрдә дә мәчетләр калкып чыга. Һәр иртәдә барлык җиһанга изге азан тавышы яңгырый.

Идрис Аметов

Балык бистәсе районы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

                                             

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана