Бездә көн дә – ифтар мәҗлесе

22 август 2011 ел 12:12

Безнең “Болгар” мәчетендә шактый еллар (мәчет оешканнан бирле дип әйтеп була инде) авыз ачу мәҗлесләре оештырыла. Мәчет хисабыннан да, мөмкинчелеге булган кардәшләребез дә ярдәм итәләр.

Бу – җәмәгатькә, авыр хәлдәгеләргә, мохтаҗларга, эшләү сәбәпле, өйләренә кайтып авыз ачырга вакытлары булмаучыларга булышу йөзеннән оештырылган ифтарлар. Быел да Рамазан ае күркәм генә башланып китте. Җәмәгатьнең куп булуы, ифтарга кешеләрнең күп килүе безне шатландыра, куандыра. Ел саен ифтарга  безгә хәләл кафе ризыклар пешереп алып килә, үзебез дә пешерәбез. Аллаһы Тәгаләнең фарыз уразасы авыр вакытка туры килде. Озак вакыт тотабыз җәй көнендә. Ә ифтар мәҗлесләрен оештыру кешеләргә дә бер шатлык, үзебезгә дә бер әҗер-савап булыр, дип уйлыйм мин. Мәҗлесләргә утыздан алып алтмышка кадәр кеше килә. Мәчеткщ Советлар вакытында ук, узган гасырның 89-90 елларында ук нигез салынган. Шул вакыттан бирле мәхәллә халкы тырышлыгы белән, җәмәгать белән бергәләп салынган бер мәчет бу. Монда мәхәллә халкы күп йөри, башка милләттәге дин кардәшләребез дә йөри, шулай да үзебезнең татар халкының даими йөрүе дә бермә-бер шатландыра.

Үзләре теләк белдереп, төрле көнне төрле кеше авыз ачтыра. Шулай итеп, килешеп эшләнә.

Вәгазьләрне компакт дискка яздырып тарату, халык белән тыгыз эшләү, җәй көннәрендә булып уза торган мөселман лагерьларын оештыру, укыту процессында катнашу, дини бәйрәмнәрне җәмәгать белән бердәм  уздыру, догалар кылу – бу безнең ел әйләнәсе үтә торган, бер калыпка салынган традицияләр.

Вәгазьләр  фәкать татар телендә үтә, халык белән аралашу да, уку-укыту процессы да татар телендә уза. Җомга намазында гына түгел, өйлә намазында да килгән халыкка вәгазь сөйләнелә. Болар барысы да бездән генә тора димәс идек, монда бирегә йөри торган татар телен камил рәвештә белүче бабайларыбыз-әбиләребезнең хезмәте бик зур. Алар татар телендә аралаша һәм татар телендә аралашканны ярата. Элек-электән килгән безнең мәзһәбне бергә алып барабаз, безне күреп, яшьләр дә безгә кушылалар.

Аллаһы Тәгалә ураза тотучыларга көч-куәт бирсен, сабырлык, түземлек белән, шатлык-куаныч белән тотып бетерергә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсен. Инде Аллаһ Раббыбыз күңелләребезгә иман дигән байлыкны урнаштырган икән, шул иман дигән байлык ихласлык белән кушылып, мөселманнар арасында дус-тату мөнәсәбәт, үзебезнең тоткан мәсләгебез Әбү Хәнифә мәсләге юнәлешендә алып барсак иде. Аллаһы Тәгалә разый булырлык гамәл-гыйбадәтләребез, изге эшләребез дөнья тормышында күп булса иде дигән теләктә калам.

Марсель хәзрәт Сабиров,

Казанның “Болгар” мәчете имамы

 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана