Пәйгамбәрләр – кешелекнең иң күркәм вәкилләре

05 август 2011 ел 15:54

 Мөселман бәндәсе Аллаһ Тәгаләнең илчеләре булуына ышана. Раббыбыз вәгазьләү, кешеләрне дөньяви вә дини эшләрдән нәрсә кылырга ярый һәм ярамый икәнен аңлатыр өчен кайбер ир-атларны илче-пәйгамбәр итеп җибәргән. Аларның бурычы хак динне тарату яки аның турында һәрдаим искәртеп тору. Алар — кешеләр арасында хакыйкатьне таратучылар. Пәйгамбәрләр — кешелекнең иң күркәм вәкилләре.

Иман — ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вәсәлләм Аллаһ Раббыбыз турында хәбәр иткәннәргә ышану. Иман үз эченә төп алты өлешне ала: Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның илчеләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдиргә ышану.

Һәр пәйгамбәр үз кавеме һәм үз чоры өчен җибәрелә. Бу — Аллаһның рәхмәт-шәфәгате, ә соңгы пәйгамбәр, ахырзаман пәйгамбәре турында Раббыбыз әйтә: «Әй, Мөхәммәд! Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрдек». Әгәр дә Мөхәммәд с. булмаса, без пәйгамбәрләр турында хакыйкатьне белмәс идек. Эш шунда, аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында хикмәтләргә күп ялган-уйдырмалар кертелгән һәм еш кына ул әсәрләргә пәйгамбәрләрнең яхшылыклары, сафлыгы, мәрхәмәтлелеге һәм гөнаһсызлыгы турында берни дә әйтелмәгән. Мәсәлән, яһүдиләрнең китапларыннан без пәйгамбәрнең хәмер эчүен һәм кызлары белән гөнаһ кылуын укыйбыз. Яки пәйгамбәр баш хәрби җитәкчене, ул булмаганда аның хатыны янына йөрер өчен, сугышка җибәрә. Яисә моны хәбәр итәләр: өлкән яшьтәге нәби яшь, сылу мөшрик кызга өйләнә һәм үзе дә потка табына башлый. Боларны укыйбыз да, гаҗәпләнәбез. Бу нәрсәләрнең пәйгамбәрләр турында, димәк, Аллаһ турында да ялган икәне ап-ачык. Вә һичшиксез, андый уйдырмаларны язучылар алардан билгеле бер файда күргәннәр. Мондый «биографияләр» аннары носараларның текстларына күчәләр һәм күп урыннарда башка, хәтта капма-каршы мәгънә алалар. Мәсәлән, носаралар пәйгамбәрләре Гайсәне г-м шулкадәр хөрмәтли башлыйлар ки, хәтта аны Аллаһның угълы дип игълан итәләр! Ләкин бу бит тәүхиднең төп канунына каршы килә! Әгәр дә мөбарәк Коръәни-Кәрим булмаса, без пәйгамбәрләр хакында олуг хакыйкатьне белмәс тә идек...

Пәйгамбәрләр — иң мөбарәк кешеләр. Шул ук вакытта — алар гади кешеләр дә, базарга йөриләр, башкалар кебек үк тукланалар, яшиләр вә ахырда вафат булалар. Шунысы да мөһим, Аллаһ Раббыбыз пәйгамбәрлек вазифасын башкару өчен илчеләрне аларның әхлак ягыннан югарылыгы өчен сайлый. Алар могҗизага сәләтле вә гөнаһтан пакь. Алар пәйгамбәр булгач та, булганчы да, гөнаһ кылмыйлар. Илчеләргә шактый камил булу хас. Әгәр Аллаһ Тәгалә аларны җәзалый икән, бу бары алар гади кешеләргә мөмкин булмаган югары камиллеккә ирешсеннәр өчен генә. Шуңа күрә пәйгамбәрләргә карата таләпләр күбрәк вә ныграк. Мәсәлән, гадәти кеше онытылу, хәтерсезлек өчен җәзаланмый, ә беренче пәйгамбәр Адәм галәйһиссәлам Аллаһ әйткәнне оныткан өчен җәзалана — җәннәттән сөрелә.

Кайбер пәйгамбәрләр башкалар белән чагыштырганда, өстенлекләргә ия. «Алар арасында Аллаһ белән сөйләшкәннәре булды. Ә кайберләрен Ул югары баскычларга күтәрде. Мәрьям улы Гайсәгә Без ачык дәлилләр бирдек вә аны изге рух белән ныгыттык». «Без бер пәйгамбәрләргә икенчеләреннән өстенлекләр бирдек. Даудка без Зәбурне тапшырдык». «Без синең белән, Нух, Ибраһим, Муса вә Гайсә бин Мәрьям белән килешү төзегәндә, алар белән Без ныклы килешү төзедек». Югары, бөек пәйгамбәрләр алар — Мөхәммәд ибн Габдулла саллаллаһу галәйһи вәсәлләм, Нух галәйһиссәлам, Ибраһим галәйһиссәлам, Муса галәйһиссәлам һәм Гайсә галәйһиссәлам. Мөселманнар барлык пәйгамбәрләргә дә ышанырга вә аларга бер үк хөрмәт белән карарга тиешләр. «Аларның һәрберсе Аллаһка, аның фәрештәләренә, Аның китапларына вә Аның илчеләренә ышана. Без аның теге яки бу илчеләре арасында аерма күрмибез. Алар әйтәләр: «Без тыңлыйбыз вә буйсынабыз. Синнән генә, әй Раббыбыз, кичерелү вә Сиңа гына кайтарылу».

Пәйгамбәрләр могҗиза күрсәтү сәләтенә ия. Бу могҗизалар Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән эшләнелә вә алар кешелекнең билгеле бер чорындагы үсешенә бәйле. Вакытлар үтү белән, кешенең аң дәрәҗәсе үскәч, бөек могҗиза — Китап җибәрелә, аның һәр сүрәсе исә үзенә күрә бер могҗиза. Укый-яза белүче кеше яшәгәндә, ул сүрәләр дә яшиячәк. Изге Коръән — Аллаһ Китапларының иң бөеге вә мөбарәге. Ул кешелеккә камиллеккә ирешү юлларын күрсәтә. Коръәни-Кәрим ахыргы пәйгамбәргә, пәйгамбәрләр мөһеренә җибәрелә. Элек бары үз кавемләренә махсус җибәрелгән илчеләрдән аермалы буларак, аңа, Мөхәммәдкә с., тапшырылган эш һәр халык, кавем, милләт өчен. Вә нәкъ менә Коръән-Кәримнән без пәйгамбәрләр турында чын хикәяләрне беләбез.

Әйтергә кирәк, ул хикәяләрнең композиция төзелеше бик тә үзенчәлекле һәм гомумән, алар кабатланмас хикәяләр. Коръән-Шәриф тексты кысаларындагы пәйгамбәрләр турындагы хикәяләр дини мәгънәне тапшыруда зур роль уйныйлар, аның органик өлеше булып торалар. Диннең мәгънәсен тапшыру аларның функциясе. Бу яктан, аларны текстка өстәлгән мөстәкыйль, үз сюжеты һәм материалны тапшыру стиле булган әдәби әсәрләр дип карарга ярамый. Юк! Бу әсәрләрнең максаты беренче чиратта безне хак дингә илтү. Иң гаҗәбе шунда ки, алар шундый функциональ роль үтәп тә, югары нәфислеккә ия булып тапшырылганнар. Без ассызыклап, шуны әйтәбез: кеше — автор, язучы — ике башлангычның, функциональлекнең һәм тәэсирлекнең берлеген тәэмин итә алмый. Бәлки, бу Коръәннең илаһи булуын; кеше мөмкинлекләренең, кешедә булган иҗади сәләтнең аның дәрәҗәсенә җитә алмавын дәлиллидер. Аның инсаннар арасыннан булган авторы нинди даһи булса да, функциональ һәм тәэсири аспектларның мондый берлегенә ирешү аның хәленнән килмәс иде...

Хәзер икенче үзенчәлек турында. Без хикәяләүнең үзгә рәвешен күрәбез. Эш шунда ки, бер үк персонаж турында хикәяләү берничә тапкыр, берничә урында кабатланырга мөмкин. Әгәр дә моны берәр кеше эшләсә, «яңалык» моментының һәм тәэсиратның нәтиҗәсе бик аз булыр иде, ягъни бу «әдәби» ысул максатына ирешмәс иде. Бу хикәяләү турында моны әйтеп булмый. Без аларны төгәлсезлекләр һәм хаталар эзләүче таләпчән һәм бик вакчыл әдәби тәнкыйтьче күзлегеннән күп тапкырлар тикшереп карадык. Һәр очракта бездә бары бер генә хис — текстка карата олуг хөрмәт хисе генә туды. Вә башкача була да алмый иде! Без бит Аллаһ Китабын укыйбыз! Илаһилек һәрнәрсәдә ачыклана — сорауның асылын аңлауда, тапшыруның — иҗади хикәяләү стилендә. Дөньяда башка мондый китап юк. Вә бу Китап безгә Мөхәммәд ибн Габдулла саллаллаһу галәйһи вәсәлләм, укый вә яза белми торган ятим гарәп аша килде...

 

matbugat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана