Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты утырышында катнашты.
2014 нче елда Татарстанга 2,5 млн турист һәм экскурсант килгән, бу, алдагы елга караганда, 16,3 процентка артык. Бу Россия субъектлары арасында – бишенче күрсәткеч. Бүген Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында комитет рәисе Сергей Иванов шул хакта хәбәр итте. “Ривьера” отелендә узган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган Сергей Иванов ассызыклаганча, соңгы берничә елда Татарстан Республикасында туризм тармагында туристлык инфраструктурасы һәм туристлар ташкынының тотрыклы югары үсеш темплары күзәтелә. “Хәзерге вакытта туризм дөньяда иң тиз үсеш алучы тармак булып санала. 2014 нче елда дөньяда 1 млрд тан артык сәяхәт кылынган”, - дип белдерде ул.
Сергей Иванов узган елның мартында башкарма хакимиятнең махсуслаштырылган органы ТР Туризм буенча дәүләт комитетын булдыру республика үсешенә уңай йогынты ясаганын билгеләп узды. “Аерым комитет булдыру дөньякүләм туристлык базары үсеше шартларында тармак үсеше буенча җитди бурычлар куя”, - дип белдерде ул. Сергей Иванов узган елның 21 нче июлендә, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, "2014-2020 нче елларда ТРда туризм һәм кунакчыллык өлкәсе үсеше" дәүләт программасы кабул ителгәнен искәртте. Дәүләт комитеты тарафыннан республиканың Россиядә һәм чит илләрдә туристлык мөмкинлекләрен алга сөрү буенча күләмле эш башкарылган. 2014 нче елда Татарстан 8 халыкара туристлык күргәзмәсендә катнашкан, шул исәптән Лондондагы халыкара эре күргәзмәдә катнашуы яңадан торгызылган. Сергей Иванов Татарстанга туристлык потенциалын таныту буенча күрсәтелгән ярдәм өчен, Туризм буенча федераль агентлыкка рәхмәтен җиткерде.
Узган 2014 нче елда Татарстанда туризм тармагы үсешенә, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 3,5 тапкыр күбрәк акча бүлеп бирелгән. Былтыр барлык чараларны үткәрүгә федераль бюджеттан 11,4 млн сум акча җәлеп ителгән.
Былтыр туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр 10,03 млрд сум тәшкил иткән, бу, узган елгы күрсәткечтән 20,6 процентка артык. Былтыр кунакханә хезмәтләре күләме үсеше 28,9 проценттан гыйбарәт булган, алдагы ел белән чагыштырганда, туризм хезмәтләре 10,8, санатор-сәламәтләндерү хезмәтләре 2,6 процентка арткан.
Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, туризм өлкәсеннән Татарстан бюджетына кертемнәр елына 350 млн сумнан да ким түгел. Республиканың туризм индустриясендә бүгенге көндә 37 меңнән артык кеше мәшгуль.
Сергей Иванов, Туризм буенча дәүләт комитеты алдында торган барлык бурычларны хәл итү өчен, Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты рәислегендә туризм үсеше буенча координацион совет булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов дәүләт комитеты эшчәнлегенә уңай бәя биреп: “Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында җитди команда формалашкан”, - дип белдерде. Шулай да, Президент, туризм тармагының республикага туристлар ташкыны арттырырга тиешлегенә басым ясады.
Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча федераль агентлык тарафыннан республикага күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Ул федераль агентлык башлыгының Татарстанга коллегиягә килүенең аның республикага мөнәсәбәтен күрсәтүен дә ассызыклады. “Туристлык кластерларын булдыру идеясенә ихтыяҗ бар дип уйлыйм, ә федераль ярдәм белән аны тагын да тизрәк тормышка ашырып булачак”, - диде Президент.
Р. Миңнеханов Туризм буенча дәүләт комитеты булдыруның әһәмиятен билгеләп үтеп: “Бездә хәзер җаваплылык үзәге бар – бу системалы төстә эшләүне таләп итә”, - диде. Республика башлыгы бүгенге утырыш алдыннан, Туризм буенча дәүләт комитеты бинасы ачылуын искәртеп, анда эш өчен яхшы шартлар тудырылганын шәрехләде. “Туризм үсешенә этәргеч бирәчәк инфраструктураны киләчәктә дә булдырырга кирәк. Иң мөһиме – безгә сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү. Бу бик күп кеше өчен яхшы хезмәт хакы һәм тулы бер бизнес”, - дип ассызыклады Президент.
Рөстәм Миңнеханов, туристларны җәлеп итү өчен, республиканың мөмкинлекләре җитәрлек булуын ассызыклады. Телисең икән, мәчет бар, телисең икән, янәшәсендә үк – чиркәү. “Безнең төп бурыч – иминлекне тәэмин итү. Татарстанда куркыныч янарга мөмкин дип, беркем дә шикләнергә тиеш түгел. Урамнарда, җәмәгать урыннарында, транспортта кеше үзен куркынычсыз тоярга тиеш, биналарны яктырту мәсьәләсенә дә игътибар бирү зарур. Кунакханәләрдә дә тәртип булу мөһим. Кыскасы, барысы да стандартка җавап бирергә тиеш”, - дип басым ясады ул.
Президент әйтүенчә, узган елда Татарстанга 2,5 млн турист килүе безне тынычландырырга тиеш түгел. “Республиканың мөмкинлекләре, шанслары тагын да күбрәк, аларны бары тик кеше күңеленә үтеп керерлек дәрәҗәдә тәкъдим итә белергә генә кирәк”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, Казанга килгән туристны республика районнарына да алып барырга кирәк, дип саный. Ни өчен дигәндә, Татарстанның Кама Тамагы, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау һәм башка районнарында күрсәтерлек матур урыннар җитәрлек. Республика җитәкчесе кризис шаукымыннан да үзебезгә отышлы итеп файдаланып калырга кирәклегенә басым ясады. Чит илгә чыгу өчен чыгымнар ике мәртәбә арткан икән, димәк, үзебезнең хезмәтләрне тәкъдим итәргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли бәйрәме Сабан туеның да дөньяда тиңдәшсез булуын, республикада күпсанлы спорт чаралары уздырылуын шәрехләп, болардан туристларны җәлеп итүдә файдалана белергә кирәклеген ассызыклады. “Без үз алдыбызга тагын да катлаулырак бурычлар, җитдирәк таләпләр куярга тиешбез. Сервис хезмәтләре буенча әле калышабыз, бу юнәлештә тырышырга кирәк. Бер әйбергә дә вак кына әйбер дип карау дөрес түгел, бөтен нечкәлекләрне исәпкә алу зарур. Мөмкинлекләребез, белгечләребез бар, шуңа күрә Татарстанны бергәләп танытырга тиешбез”, - дип мөрәҗәгать итте Президент туризм тармагында эшләүчеләргә.
Чыгышыннан соң, Президент комитет эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдереп, тармакның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде.
9 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина