Нәзарәт «Благонравие праведников» китабы буенча Дагыстан мөфтияте оештырган Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра

03 август 2021 ел 11:52
Нәзарәт «Благонравие праведников» китабы буенча Дагыстан мөфтияте оештырган Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра

ТР мөселманнары Диния нәзарәте барлык теләүчеләрне Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнденең «Благонравие праведников» китабы буенча Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан үткәрелә.

«Благонравие праведников» китабы Дагыстанда гына түгел, аннан читтә дә танылган. Бестселлер хәзерге вакытта җәмгыятькә һәм кешеләргә хас булган кимчелекләр турында сөйли, анда рухи авырулар турында Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм бөек галимнәрнең фикерләре аша мәгълүмат бирелә һәм алардан «дәвалану» юллары тәкъдим ителә.

Шәех Әхмәд Әфәнденең хезмәте Бөтенроссия бәйгесен оештыруга нигез булды. Оештыручылар бәйгедә җиңүчегә Махачкалада фатир каркасын вәгъдә итә. Бәйгедә катнашучыларның яше һәм җенесе буенча чикләүләр юк.  

«Благонравие праведников» китабын ни дәрәҗәдә яхшы белүгә юнәлтелгән бәйге берничә этапта тест һәм язма биремнәр форматында уза. Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча теркәлү узарга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdC6GRN8C6_us5FOaujTBoJn6LBwVQ_E6zTn2SnwIdzek7nXg/viewform. Татарстанда теркәлү узган катнашучылар ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында (Тукай ур., 38) китапның төп нөхсәсен килеп ала ала. Китапның электрон вариантын https://t.me/muslimmol/192 сылтамасы аша чыгарып алырга мөмкин. Татарстан буенча сайлап алу туры Казанда 2021 елның 15 августында узачак.

Татарстанда узган бәйгедә җиңгән өч кеше Махачкалада август азагында йомгаклау турында катнашачак.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны Инстаграмда @konkurs_mrd аккаунтында табарга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 843 237-86-18.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана