Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде

01 август 2021 ел 12:13
Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде

Казан федераль университетында ректор Илшат Гафуровның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы узды. Әлеге чарада шулай ук КФУ җитәкчелеге һәм институт директорлары катнашты. Очрашуның сәбәбе ректорны туган көне белән тәбрикләү иде. Бу уңайдан Камил хәзрәт Илшат Рәфкать улын Нәзарәтнең III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде. Әлеге бүләк ректорга җитәкче буларак университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды. Илшат Рәфкать улы мөфти кулыннан кабул итеп алган орден һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы өчен рәхмәтләрен җиткерде, аңа фәнни эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана