Мөхтәсибәтләрдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшен дәвам итә

03 август 2021 ел 09:18
Мөхтәсибәтләрдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшен дәвам итә

Корбан бәйрәме чаралары узганнан соң, республикабыз мәчетләрендә янәдән мәктәп яшендәге балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшли башлады. Ислам дине нигезләре һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар хәзерге вакытта зур колач белән Чистай мөхтәсибәтендә үтә. Биредә ике мәчет базасында – “Әнәс” һәм “Әниләр” мәчетләрендә 26 июль-6 август көннәрендә 7-14 яшьлек балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшли. Барлыгы 200ләп бала йөри – алар гарәп хәрефләрен үзләштерә, Коръән сүрәләре ятлый, пәйгамбәрләр тарихын, ислам әхлагын өйрәнә. Быелгы программада сәламәтлек, ватанны ярату (патриотизм), хезмәт тәрбиясе, белем алу, ислам дөньясы, гаджетлар буенча тематик көннәр каралган. Әлеге чаралар кысаларында квестлар, мастер-класслар, конкурслар, уеннар, эстафеталар, командалы уеннар уза.

Хәзерге вакытта шулай ук Арча Үзәк мәчетендә 8-15 яшьлек балалар өчен тәхфиз дәресләре уза – алар остазлары, Коръән-хафиз Исмәгыйль хәзрәт Абдусамадов җитәкчелегендә Коръән ятлыйлар. Буш вакытта балалар мәчет белән янәшә урнашкан Арча шәһәренең Үзәк паркында ял итәләр, уеннар уйныйлар. Дәресләр 1 июнь – 31 август көннәрендә иртәнге сигездән икенде намазына кадәр үткәрелә. Ял көне – җомга көн. Хәзерге вакытта дәресләргә 9 малай, 9 кыз йөри.

Менделеев районы Бәзәкә авылы мәчетендә оештырылган рухи-сәламәтләндерү үзәге гарәп теле, әдәп-әхлак нигезләре, дога ятлау дәресләре кертелү белән үзенчәлекле. Малайлар һәм кызлар белән район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче укытучылар Гөлфирә Фазлыева, Мөхәмәтнур Нәҗметдинов шөгыльләнә. Дәресләр 26 июль – 8 август көннәрендә 09.00-15.00 сәгатьтә уза.

Кукмара районы Өркеш авылы мәчетендә 30 июль – 8 август көннәрендә мәктәп яшендәге кызлар өчен ислам дине, әдәп-әхлак нигезләре, ана һәм бала мөгамәләсе буенча дәресләр уза. Дәресләрне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Казанның “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана