Кукмара имамнары туган телне белү буенча викторинада көч сынашты

10 август 2021 ел 16:37
Кукмара имамнары туган телне белү буенча викторинада көч сынашты

Бүген, мөхәррам аеның 2нче көнендә (10нчы августта), Кукмара районы Туеш авылы мәчетендә, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Дин – телне, тел – динне саклый” дип исемләнгән районкүләм викторина үткәрелде. Викторина  Кукмара  районы мәчетләре имам-хатыйблары өчен оештырылды. Әлеге чараны үткәрүнең төп максатлары һәм бурычлары булып татар мөселман традицияләрен саклау, мөселманнарда милли үзаң тәрбияләү, татар телле мохитне үстерү, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән күренекле татар дин галимнәребезнең татар теленә кагылышлы мирасын барлау һ.б. торды.

Чара барышында Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Татарстанның төньяк районнары казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев татар телен, динне саклау буенча үз нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Шулай ук Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин викторина шартлары белән таныштырып, үз теләк-нәсихәтләрен белдерде.

Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булып Зур Сәрдек авылы мәчете имам-хатыйбы Рифат хәзрәт Ибраһимов, Күкшел авылы мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Садыйков, Каенлык авылы мәчете имам-хатыйбы Нәкыйп хәзрәт Халитов, Мәмәшир авылы мәчете имам-хатыйбы Вәгыйзь хәзрәт Нигъмәтуллин, Олыяз авылы мәчетенең икенче имамы Илназ хәзрәт Ибраһимовлар танылды. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана