Арча имамы Илдар хәзрәт Шәймәрдановның йорты янып беткән

10 август 2021 ел 17:48
Арча имамы Илдар хәзрәт Шәймәрдановның йорты янып беткән

8 августта төнге сәгать унберләр тирәсендә Арча районы Шура авылы имамы Илдар хәзрәт Шәймәрданов йортында янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр һәм авыл халкының тырышлыгына карамастан, хәзрәтнең йорты көлгә әйләнгән: бу гаиләнең йорты, каралты-курасы, мунчасы тулысынча янып бетте. Моннан тыш, алар янындагы тагын ике йорт хуҗалыгы да зыян күргән.

Илдар хәзрәткә 62 яшь. Ул дүрт ел элек туган Шура авылына Казаннан кайтып, йорт сатып алган һәм биредә имам булып хезмәт итә башлаган. Илдар хәзрәт хәләл җефете Әлфинур белән бер кыз, бер ир бала тәрбияләп үстергәннәр - алар хәзерге вакытта үз гаиләләре белән читтә яши. Әмма Илдар хәзрәтләрнең тагын тәрбиягә алган 15 яшьлек ике уллары бар.

Янгыннан соң бернәрсәсез калган Илдар хәзрәт Шәймәрдановның гаиләсенә ярдәм итү йөзеннән акча җыю игълан ителде. Теләүчеләр аның Сбербанк картасына акча күчерә ала. Карта номеры:  2202 2003 2813 7987 (Шаймарданов Ильдар Габделфартович)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана