Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары: “Ислам үзенә мильтикультурализм идеясен сеңдергән”

12 август 2021 ел 15:34
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары: “Ислам үзенә мильтикультурализм идеясен сеңдергән”

Бүген, Мөхәррам аеның 4 нче көнендә (12 нче августта), Болгар ислам академиясенең онлайн-мәйданчыгында “Мәгариф һәм диннәр диалогы. Россия һәм ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе” темасына “Болгарда мәдәниятләр диалогы – 2021” V Халыкара җәйге мәктәп ачылды. Әлеге чараны оештыручылар булып Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык фонды, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме, Болгар ислам академиясе һәм «Россия - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы” халыкара яшьләр хезмәттәшлеге буенча проект офисы тора. Конференциянең интернет-платформасында Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 110 кеше катнашты.
Халыкара җәйге мәктәпнең пленар утырышында сәламләү сүзе белән федераль һәм республика хакимият органнары, дини оешмалар һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре чыгыш ясады. Пленар утырышта шулай ук ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты, Казан ислам университеты ректоры, Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Халыкара форумда катнашучыларны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул катнашучыларга нәтиҗәле эш көннәре теләде, әлеге конференция студентларга ислам һәм татар-мөселман мәдәнияте белән якыннанрак танышырга, алар өчен динебезне тынычлык, шәфкатьлелек һәм мәгърифәтчелекне алга сөрүче бөек рухи кыйммәт итеп ачарга ярдәм итәр, дигән ышанычын белдерде.
- Билгеле булганча, киләсе елда Россия Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәк, – дип искәртте Илфар хәзрәт. – Ислам 922 елда Идел буенда кабул ителде, ягъни бүгенге Россиянең нәкъ үзәгендә! Башка сүзләр белән әйткәндә, ислам һәм мөселманнар Россиянең күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятенең тулы хокуклы өлеше булып торалар! Безнең уртак Ватаныбызның дәүләт чикләрен һәм аның рухи суверенитетын саклауга, көчле социаль-икътисади киңлекне үстерүгә Россиянең барлык төп халыклары үз өлешләрен керткән. Шуңа күрә күп гасырлар буе иңгә-иң яшәгән халыкларның күпкырлы гомумроссия менталитетын формалаштыручы милли мәдәниятләрен танып белү бик мөһим.
Хәзрәт, Коръәннән “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне (Адәм исемле) бер ирдән һәм (Хава исемле) бер хатыннан яралттык. (Һәммәгезнең дә ата-анасы бер булганга күрә, нәсел-чыгыш белән мактануның ни мәгънәсе бар?) Без сезне (бер-берегезгә уйламый-нитми теләсә ни сөйләр өчен түгел,) танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек” ("Әл-Хүҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсе, 13нче аять) аятен дәлил итеп китереп, бу нисбәттә җәмгыятьнең иң ачык вәкилләре булып нәкъ менә яшьләр һәм студентлар тора, дип билгеләп үтте:

- Хәзерге яшьләр төрле аралашу элемтәләрен киңәйтергә омтыла, алар багланышлар алып бару өчен бернинди чикләр күрми, күп телләр белә, башка фикерләргә һәм карашларны тыныч кабул итә белә, толерантлык күрсәтә», - диде Илфар хәзрәт. Ул Исламның хәзерге заман яшьләренә якын булган мультикультурализм идеясен үзенә сеңдергәненә игътибар итә. Һәм Идел ярларында 11 гасыр элек булган вакыйгалар да кешелеккә динара татулык һәм милләтара тынычлыкның ачык үрнәген күрсәтә, дип искәртә хәзрәт, чөнки ул вакытта Ислам ирекле рәвештә кабул ителә. 
- Россия - күпсанлы халыклар һәм диннәр өчен туган йорт. Алар күп гасыр дәвамында, бер сүздә булып, илебезне саклады һәм Россия дәүләтчелеген төзеде. Бөек Россия милләтен формалаштыруда мөселманнар да катнашты. Без – күпмилләтле Россиянең бер йөзедер!» - дип нәтиҗә ясады Илфар хәзрәт.
Илфар хәзрәт, онлайн-форумда катнашучыларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның җылы теләкләрен җиткереп, Камил хәзрәтнең, шушы көннәрдә динара экспедицияне һәм республиканың мөселман һәм православие эшлеклеләре төркемен җитәкләп, Эльбруска уңышлы күтәрелүен, моның Татарстанда яшәүче халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең уңай мисалы булуын әйтте. "Камил хәзрәт актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә, спорт мастерлыгына кандидат булып тора, ягъни үз үрнәгендә Ислам турындагы күп кенә стереотипларны җимерә һәм шуның белән ул яшьләрдә зур кызыксыну уята”, - диде Илфар хәзрәт. Татарстанның мөселман һәм православие эшлеклеләре катнашындагы динара экспедициягә конференцияне оештыручылар аерым игътибар итте: алар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең спорт һәм яшьләр белән бәйле башлангычларын хуплады һәм Камил хәзрәткә рәхмәт әйтеп, аңа бу юнәлештә уңышлар теләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана