Нәзарәт мөселман яшьләрен мавыктыргыч сәяхәтләргә алып чыга

13 август 2021 ел 15:11
Нәзарәт мөселман яшьләрен мавыктыргыч сәяхәтләргә алып чыга

Татарстан мөфтиятенең Muslimmol яшьләр хәрәкәте ял көннәрен файдалы уздыру, республикабызның төрле матур почмакларын күрү, алар белән танышу һәм яшьләрне берләштерү максатыннан, тарихи, истәлекле, туристик урыннарга сәяхәтләр оештыра. Мөселман яшьләре форумы узганнан соң мондый сәяхәтләргә чыгу матур традициягә әверелде.

Шундый чараларның чираттагысы – иртәгә бер төркем яшьләр катнашында Яшел үзән районы Исаково бистәсендә урнашкан “Этнографик татар авылы” музеенда узачак. Биредә – татар халкының традицияләре торгызылган урында экскурсия оештырылачак. Ачык һавада урнашкан музей комплексында борынгы тегермәнне күрергә, тимерчелек һөнәре белән танышырга, атларда йөрергә, татар халкының милли киемнәрен карарга мөмкин. Борынгы татар авылы мохите болар белән генә чикләнми: моннан бер гасыр элек безнең җирлектә гомер итүче гаиләнең көнкүреше, татар өенең архитектурасы, бизәлеше бар яктан камил булып сафка баскан.

Намаз укып, төшке аш ашаганнан соң, шулай ук Тихий Плёс авылының истәлекле урыннары белән танышу көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана