Мөфти Усманхон хаҗи Алимовның вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

15 август 2021 ел 10:52
Мөфти Усманхон хаҗи Алимовның вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

Үзбәкстан мөселманнары дини идарәсенең рәисе, мөфти хәзрәт Усманхон хаҗи Алимов бу дөньядан китеп барган. Кайгылы хәбәр килеп ирешү белән, Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзрәтнең якыннарының һәм Үзбәкстан мөселманнарының ачы хисләрен уртаклашты:

"Үзбәк кардәшләребезнең өммәте олы югалту кичерә - Үзбәкстан мөселманнары дини идарәсенең хөрмәтле рәисе, мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре Усманхон хаҗи Алимов вафат. Озак еллар дәвамында ул үзенең җаваплы вазифаларын намуслы башкарып, Үзбәкстанда ислам  үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен динебез өчен җан атып башкара. Аның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе мөселман җәмгыятенә әле күп файда китерә алыр иде. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм үзбәк кардәшләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән хәзрәтнең гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын, аның туганнары һәм якыннарына, барча шәкертләренә шушы авыр кайгыны кичерергә сабырлык бирүен сорыйм. "Без Аллаһыдан, һәм Аллаһыга кайтачакбыз".

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана