Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

16 август 2021 ел 13:39
Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

Бүген, мөхәррам аеның 8нче көнендә (16нчы августта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Әлеге очрашуга КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин чакырылган иде. Хәзрәтләр чакырылган эксперт белән казыйлар өчен медиация буенча чираттагы курсларны оештыру мөмкинлекләрен карады. Билгеле булганча, казыйлар эшчәнлегенең төп өлеше мөселманнар арасындагы бәхәс-низагъларны хәл итү белән бәйле. Шуңа күрә чираттагы курсларда практикага зур әһәмият биреләчәк, халык белән эшләү барышында килеп ирешкән сорауларны хәл итү юллары кузгатылачак. Дәресләрне ноябрь башында үткәрү ниятләнә.

Көн тәртибендә икенче сорау буларак, мөселман зиратының эчке тәртип кагыйдәләренә бәйле мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Казыйлар шәригать кушканча мәет җирләү, каберләрне карап тору, зиярәт кылу әдәпләре хакында халыкка ирештереп тору кирәклеген искә төшерделәр. Казыйлар шулай ук бер гаиләнең хәлен өйрәнеп, гаиләне саклап калу буенча киңәшләрен җиткерде.

Моннан тыш, бүгенге җыелышта сүз авыл-мәхәлләләрдә Мәүлид бәйрәмен оештыру, Яшел Үзән мәчетенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтү, яңа уку елына әзерлек буенча фикер алышулар булып узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана