Нәзарәттә «Благонравие праведников» китабы буенча Россиякүләм бәйгенең Татарстан туры җиңүчеләрен бүләкләделәр

16 август 2021 ел 13:32
Нәзарәттә «Благонравие праведников» китабы буенча Россиякүләм бәйгенең Татарстан туры җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген, Мөхәррам аеның 8нче көнендә (16 августта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнденең “Благонравие праведников” китабы буенча Россиякүләм бәйгенең Татарстан туры җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләп үттеләр. Бүләкләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Тантанада шулай ук ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов, Дагыстан Республикасы мөфтиятенең Татарстандагы вәкиле, конкурсны оештыручыларның берсе Әхмәд Расүлов катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләкләү тантанасын Коръән аятьләре укып һәм нәсыйхәт сүзләрен җиткереп башлап җибәрде. “Коръәндә гыйбадәткә 130 аять багышланган булса, әдәп белән әхлакка – 1504!  Безнең сөекле Пәйгамбәребез ﷺ дә болай әйткән: “Мин әхлакны камилләштерер өчен сезгә җибәрелдем”. Шуңа күрә әдәп – динебездә иң төп фәннәрнең берсе”, – дип билгеләп үтте хәзрәт. Мөселман галимнәренең хезмәтләренә таянып, ул мөселманның рухи үсеше хәерле әдәп һәм әхлакка кайтып калырга тиешлеген әйтте: “Без кешеләрне аларның әдәбе һәм әхлагы буенча бәялибез. Ягъни без башта әдәпкә өйрәнәбез, ә аннары әдәбебезгә карап безнең никадәр дәрәҗәдә шәригать белемнәрен үзләштерүебез һәм яхшы мөселман дип атарга мөмкинме икәнлеге аңлашыла. Әдәп бар җирдә дә кирәк: укытучылар, өлкәннәр белән мөнәсәбәттә, балалар тәрбияләгәндә, бигрәк тә хатын белән… Пәйгамбәр ﷺ сезнең арагызда иң яхшыларыгыз хатыннарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганыгыз дип ни өчен әйткән? Чөнки чит кешеләр алдында без әхлакны матур яктан күрсәтергә тырышабыз, ә хатын каршында — ничек бар, шулай. Әгәр кеше хатыны белән әдәпле булса, димәк, ул чын-чынлап яхшы әхлакка ия, дигән сүз” – дип аңлатты Татарстан мөфтие һәм рухи авырулар, кимчелекләрне Аллаһны искә төшереп җиңәргә мөмкин булуын искәртте.

Дагыстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән «Благонравие праведников» китабы буенча Россиякүләм конкурсның Татарстан туры түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамланды. Мөмкин булган 35 баллдан 30 балл җыеп, беренче урынны Резеда Якупова алды. Икенче һәм өченче урыннарга Илдар Шакиров (28 балл) һәм Салават Камалов (27 балл) ия булды. Аларга бүген дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырдылар. Моннан тыш, алар Дагыстанда конкурсның йомгаклау этабында катнашачак. Бәйгенең Татарстан турында тагын җиде катнашучысын Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан истәлекле бүләкләре белән бүләкләделәр.

Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Благонравие праведников» китабы буенча Россиякүләм бәйгенең Татарстан туры узды. Китапның авторы — Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнде, бәйгене оештыручы — Дагыстан Республикасы мөфтияте. Китап Дагыстанда гына түгел, аннан читтә дә танылу алды. Бестселлер хәзерге вакытта җәмгыятькә һәм кешеләргә хас булган кимчелекләр турында сөйли, анда рухи авырулар турында Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре һәм бөек галимнәрнең фикерләре аша мәгълүмат бирелә һәм алардан «дәвалану» юллары тәкъдим ителә.

Конкурсның өченче йомгаклау этабы 22 августта Махачкала шәһәрендә тест һәм язма биремнәр рәвешендә үткәреләчәк. Оештыручылар бәйгедә җиңүчегә Махачкалада фатир каркасын вәгъдә итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана