Чистайда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында балалар өчен бәйрәм узды

17 август 2021 ел 10:23
Чистайда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында балалар өчен бәйрәм узды

Республикабыз мөхтәсибәтләре “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылды. Шушы көннәрдә Чистай мөхтәсибәте “Камалия” тәрбия үзәге һәм Ислам үзәге мәйданчыкларында беренче тапкыр мәктәпкә баручы - 25 һәм башлангыч сыйныфларда укучы 20 бала өчен бәйрәм оештырды. Һәр балага мәктәпкә кирәкле канцтоварлар һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Балаларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котладылар. Үзләренең ихлас теләкләрен мөхтәсиб Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова, Аксакаллар Шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, бәйрәмнең иганәчеләре Халит Гарифуллин һәм "Чистави" бизнес-клубы вәкилләре җиткерде.

Моннан тыш, балаларны мавыктыргыч флешмоб һәм театр студиясендә, инглиз телен өйрәнү һәм иҗади мәйданчыкларда, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү станциясендә оештырылган мастер-класслар белән шатландырдылар.

Әлеге чара Ислам үзәге ишегалдында саф һавада чәй эчү белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана