РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлангычы белән мохтаҗ имамнарга финанс ярдәме күрсәтелә башлады

18 август 2021 ел 09:04
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлангычы белән мохтаҗ имамнарга финанс ярдәме күрсәтелә башлады

Татарстанда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлангычы белән “Гаилә дәресләре” дип исемләнгән яңа социаль әһәмиятле проект старт алды. Бу башлангыч  гаилә белән җыелып авыл һәм шәһәр мәчетләре имамнарыннан белем алу традицияләрен яңартуга юнәлтелгән һәм бер үк вакытта мохтаҗ хәзрәтләргә дә ярдәм итүне күздә тота. Шул рәвешле, битараф булмаган дин кардәшләр ярдәмендә, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды мәчетләрдә имамнарның мөгаллимлек хезмәтен атна саен түләп бара, ә бу исә үз чиратында авыл җирлегендә һәм республика шәһәрләрендә халыкның дини гыйлемен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Гаилә дәресләре» проекты тулы куәтенә агымдагы елның көзендә эшли башлаячак. Октябрь башына кадәр оештыручылар әлеге проект белән бөтен республиканы колачларга ниятлиләр. Әмма бүгенге көндә тәҗрибә сыйфатында ул Арча, Алексеевск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әлки мөхтәсибәтендә, Кама Аланында, шулай ук Казан шәһәре мәчетләрендә гамәлгә ашырыла. Проектта хәзерге вакытта 10 хәзрәт хезмәт куя, алар атна саен ислам, әхлак, гарәп теле, намаз һәм Коръән уку буенча дәресләр уздырган өчен хәйрия ярдәме сыйфатында 2 мең сум күләмендә акча алалар. Дәресләр барлык теләүчеләр өчен дә бушлай уза.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев билгеләп үткәнчә, проект Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен  һәм авылларда мохтаҗ имамнарга ярдәм итү, җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен тарату максатыннан гамәлгә ашырыла. “Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, татар меценатлыгының күпгасырлык традицияләренә таянып, әлеге социаль әһәмияткә ия миссияне үз өстенә алды. Мәчет, мәдрәсә, галимнәр, остазлар һәм шәкертләр – үзләренең тырышлыклары белән ислам белемнәрен таратучылар һәм алучылар — гомер-гомергә татар хәйриячеләренең ярдәмен тоеп яшәгәннәр. XX гасыр башында татар мецентлары халкыбыз арасында милли һәм дини белем бирүне үстерүдә хәлиткеч роль уйнаганнар, халык тормышында һәм дин кардәшләренең рухи-әхлакый үсеше проблемаларын хәл итүдә актив катнашканнар».

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды барлык теләүчеләрне “Гаилә дәресләре” проектына кушылырга, халык арасында ислам турындагы белемнәрне таратуга һәм ныгытуга өлеш кертергә чакыра. Белешмәләр өчен телефон: +7986 902 0606 (Рөстәм Вәлиев).

Хәзрәтләр исеменнән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзаларына ихлас рәхмәтен Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин җиткерде: “Безнең өчен “Гаилә дәресләре” проекты дәгъват кылу, дини әдәбият сатып алу һәм ислам нигезләренә өйрәтүче имамнарга ярдәм итү буенча яңа мөмкинлекләр ача. Аллаһы Тәгалә Коръәнне өйрәнүчеләр һәм башкаларны өйрәтүчеләр иң хәерле кешеләр, диде. Димәк, әҗер-савапларга ислам динен таратырга ярдәм итүче битараф булмаган мөселманнар да ирешәчәк. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана