Азнакайда исламны кабул итүнең 1100-еллыгы Кубогына балык тоту спорт төре буенча Чемпионат узды

23 август 2021 ел 11:37
Азнакайда исламны кабул итүнең 1100-еллыгы Кубогына балык тоту спорт төре буенча Чемпионат узды

Мөхәррәм аеның 14 нче көнендә (22 нче августта) Азнакай мөхтәсибәте районның Балык тотучылар клубы белән берлектә мөселман яшьләре арасында балык тоту спорт төре буенча Чемпионат үткәрде. Ярышлар Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте башлангычы белән быел дүртенче тапкыр оештырылды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы Кубогына узды. Бәйгедә Татарстанның 8 мөхтәсибәтеннән 21 спортчы катнашты.

Быелгы ярышны үткәрү өчен Азнакай районы Сукаеш авылы буасы сайлап алынды – сулыкларга бай булган әлеге җирлектә ярышны югары дәрәҗәдә оештыру, куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча зур әзерлек эшләре күрелде. Балык тотучыларны ТР Балык тоту спорты федерациясе хөкемдарлары бәяләде.

Җиңүчеләр, тотылган балык күләменнән чыгып, калкавычлы һәм төп кармакка (фидер) тоту буенча билгеләнде. Абсолют җиңүче булып калкавычлы кармакка иң күп балык тоткан, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзерге вакытта Ютазы районы Урыссу поселогында яшәүче Ришат Гайнуллин танылды. Ул 10 килограмм балык тотты. Аңа Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы Кубогы һәм кыймәтле кармак бүләк ителде. 

Башка җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр: заманча кармаклар, катушкалар, балык тоту җайланмалары, кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Ярыш барган вакытта намаз уку, туклану өчен барлык мөмкинлекләр булдырылды.

Тотылган барлык балык, яңа уку елыннан шәкертләрнең туклану рационына кертү өчен, Ютазы районы Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсе ашханәсенә тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана