Әлмәт мөхтәсибәте мини-футбол турнирына чакыра

08 сентябрь 2021 ел 08:24
Әлмәт мөхтәсибәте мини-футбол турнирына чакыра

2021 елның 11 сентябрендә Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчет кубогына мөселманнар арасында мини-футбол буенча Республикакүләм турнир узачак. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгына багышлана.

Ярышлар Әлмәтнең “Алнас” стадионында узачак. Турнир иртәнге сигездә (08.00) башлана. Ул мини-футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәреләчәк. Командада 6 уенчы һәм 1 капкачы булырга тиеш. Матч 10 минутлык 2 таймнан тора. Турнирга бары тик намаз укучылар гына кабул ителә (ул тикшереләчәк), профессиональ спортчылар уеннарга кертелми.

Катнашу өчен гаризалар 4 сентябрьгә кадәр +7 917 247-21-77 телефоны буенча (Рөстәм Сиренович) кабул ителә. Конкурс нигезләмәсе белән түбәндәге кушымтада танышырга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана