Камил хәзрәт Сәмигуллин Киров өлкәсе мөфтие белән очрашты

23 август 2021 ел 16:58
Камил хәзрәт Сәмигуллин Киров өлкәсе мөфтие белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 15 нче көнендә (23 нче августта), Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин күренекле дин әһеле, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Зөфәр хәзрәт Галиуллинның ярдәмчесе, ислам фәннәре докторы Гаяз Әхмәтшин да катнашты.

Эшлекле очрашу хәл-әхвәлләр белешүдән башланды. Зөфәр хәзрәт Галиуллин, бик кызыксынып, Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортында басылып чыккан басмалар белән танышты, Киров өлкәсе мөселманнары тормышы, төбәктәге ислам үсеше хакында сөйләп үтте. Ул Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дини һәм милли мирасыбызны өйрәнү, татар байлары тарафыннан төзелгән борынгы мәчетләрне саклауның әһәмияте хакындагы фикерләре белән бүлеште.

Очрашу барышында Зөфәр хәзрәт Татарстан мөфтиеннән Киров өлкәсенә Коръәннәр һәм дини китаплар җибәрүен сорап мөрәҗәгать итте.

– Мөселманнар, һәрвакытта, аралашып, бер-берсен аңлап, булган проблемаларны бергәләп чишеп, шатлыкларын уртаклашып, киләчәк планнарын да бергәләп корырга тиешләр. Киров өлкәсендә дини китапларга ихтыяҗ зур. Коръәннәр һәм аның мәгънәви тәрҗемәләрен бастыру буенча Татарстан үрнәк булып тора, – диде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Зөфәр хәзрәт Галиуллинга мөфтият исеменнән 12 Коръәнне һәм 24 данә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын бүләк итеп бирде. Киров өлкәсе мөфтияте әлеге китапларны Киров өлкәсендә урнашкан барлык колонияләрнең китапханәләренә тапшырырга ниятли.

Зөфәр хәзрәт Татарстан мөфтиятенә Ислам дине һәм өммәт алдында торган мәсьәләләргә җитди каравы һәм ярдәм итәргә әзер торуы өчен рәхмәтен җиткерде. Кунаклар шулай ук Татарстан мөфтие белән кайбер дини сораулар буенча әңгәмә корды, пандемия чорында нәзарәтләрнең мәгърифәтчелек эшчәнлегенә караган тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана