Камил хәзрәт Сәмигуллин политолог Руслан Корбанов белән очрашты

24 август 2021 ел 15:39
Камил хәзрәт Сәмигуллин политолог Руслан Корбанов белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 16 нчы көнендә (24 нче августта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, политолог, журналист Руслан Корбанов белән очрашты.

Камил хәзрәт аны Нәзарәт һәм Татарстан мөселманнары тормышында булып узган соңгы вакыйгалар һәм үзгәрешләр белән таныштырды. Аерым алганда, Татарстан мөселманнары башлыгы Руслан Вячеславовичка “Хозур” нәшрият йорты һәм “Хозур ТВ”ның уңышлары, мөфтиятнең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге, “Даруль ифта” колл-үзәге, яшьләр сәясәте һәм Нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге хакында сөйләде.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләренең Ислам финанслары өлкәсендә сертификацияләнгән экспертлар булуга ирешүләре хакында җиткерде. Бу хактагы сертификатны алар, белем эстәп, һәм AAOIFI экспертларына имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң алды. Мөфти хәзрәт билгеләп үткәнчә, Татарстанда AAOIFI сертификаты булган шундый 5 белгеч бар. Алар Россиядә – беренчеләр. Камил хәзрәт шулай ук Татарстан казыйлары өчен белем күтәрү курслары программасына медиация буенча лекцияләр оештырылачагы турында сөйләде. Әлеге лекциләр мөселманнар арасындагы бәхәсле мәсьәләләрне җайга салырга өйрәтәчәк.

Руслан Корбанов, үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан мөфтиятенең күпләр өчен исламны үстерү буенча башлангычларны тормышка ашыруда үрнәк булуын билгеләп үтте. Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт Руслан Вячеславовичка “Хозур” нәшрияты китапларын тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана